Туган як

Түбән Кама башлыгы урынбасары: «балаларны өйдән чыгармагыз»

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина җитәкчеләрнең атналык планеркасында Түбән Кама әти-әниләрен балаларын игътибар белән күзәтергә һәм аларны өйдән чыгармаска чакырды.

Үз чыгышында ул өлкәннәр генә түгел, балалар да риск зонасында булуын билгеләп үтте.

 

Ял көннәрендә үз Instagramында Долотказина үзенең йорты тирәсендә балалар күп йөрүен билгеләп үтте. «Ата-аналар нәрсә турында уйлый?», - дип ачуланды Түбән Кама мэры урынбасары.

 

« Өйдә утыру бик авыр. Һава торышы пышылдый: «чык...әйдә, орлыклар бакчага чакыралар... Ләкин иртәгә ничек яшәячәгебез һәрберебездән тора. Әйдәгез, түзәрбез, өйдә калыйк. Үзебезне, якыннарыбызны, күршеләребезне саклыйк»  - диде Эльвира Долотказина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: