Туган як

Таякның икенче ягы

Без, шәһәрдә зәһәр ис таралса да, заводлар ягында кара төтен җыелып торса да, һаман шул бер «Нефтехим» җәмгыятен генә гаепләргә күнегеп киттек. Ә бит Түбән Камада аннан башка да предприятиеләр җитәрлек. Янәшәдә генә «ТАНЕКО», «ТАИФ-НК» заводлары җәелеп ята. Аннары, шәһәр һәм район территориясендә болардан тыш та предприятиеләр бихисап. Ник соң...

Без, шәһәрдә зәһәр ис таралса да, заводлар ягында кара төтен җыелып торса да, һаман шул бер «Нефтехим» җәмгыятен генә гаепләргә күнегеп киттек. Ә бит Түбән Камада аннан башка да предприятиеләр җитәрлек. Янәшәдә генә «ТАНЕКО», «ТАИФ-НК» заводлары җәелеп ята. Аннары, шәһәр һәм район территориясендә болардан тыш та предприятиеләр бихисап. Ник соң табигатькә зыян салучыларны шулар арасыннан да эзләмәскә әле?

Гадәттә, зур предприятие-ләр экологияне саклауга игътибар бирә. Һәм «Неф-техим» җәмгыяте дә шундый компанияләрнең берсе. Алай димәс идең, монда әйләнә-тирәнең пычрануын автоматлаштырылган күзәтү (мониторинг үткәрү) системасы эшләп килә. Санитария-саклау зонасында һәм «Нефтехим» җәмгыяте промзонасы периметры буенча атмосфераны тикшереп торучы дүрт стационар пост урнаштырылган. Болар һавага чыгарылган җиңел углеводородлар, метан, азот оксидлары кебек химик матдәләрнең микъдарын контрольдә тоту өчен уңайлы. Толуол, бензол, этилбензол, стирол, хлорметан төсле зарарлы матдәләрнең күләме күчереп йөртелә торган хроматограф ярдәмендә билгеләнә. Online режимында эшләүче күзәтү җайланмаларыннан мәгълүматлар шундук җәмгыятьнең үзәк диспетчерлык пунктына, мониторинг үзәге һәм әйләнә-тирәдәге мохитне саклау бүлегенә барып ирешә. Моннан тыш, 18 факел җайланмасы да видео- камералар белән тәэмин ителгән - алар ярдәмендә факелларның төтенсез януы, утильләштерелүче зарарлы матдәләрнең составы һәм күләме билгеләнә. Нинди дә булса җитешсезлекләр, нормативларны бозу булды исә, диспетчерлык пункты хезмәткәрләре шундук заводларга хәбәр бирә - тегеләр тиз арада проблеманы чишү юлларын эзли.
Җәмгыять баш инженерының әйләнә-тирәне саклау буенча урынбасары Анатолий Самольянов әйтүенчә, предприятиенең барлык заводлары да атмосфераның пычрануын тикшереп торучы җайланмалар белән тәэмин ителгән, ә 2011 елдан агып җыела торган суларның сыйфатын күзәтү-тикшерү системасы эшли башлаган.
- Әлегә биологик чистарту җайланмаларына агып җыелучы суларга күбрәк игътибар бирелә. Монда бит шәһәрнең барлык промышленность предприятиеләренең пычрагы җыела. Шуңа күрә чистарту корылмаларын камилләштерергә омтылабыз, иң алдынгы технологияләрне өйрәнәбез. Кайбер заводларда агып җыелган сулардагы зарарлы элементларны күзәтеп торучы заманча приборлар урнаштырылган инде (аның берсе якынча 3 миллион сум тора), быел мондый приборлар җәмгыятьнең башка заводларында да булдырылыр дип өметләнәбез, - ди белгеч.
Димәк, заводның үзендә бер кат чистарту үткән пычрак сулар биологик чистарту корылмаларында тулысынча зарарлы матдәләрдән арына. Ә Кама елгасына чагыштырмача чиста су агызыла. Аннары, 2007-2011 елларда биологик чистарту корылмаларында үткәрелгән төзекләндерү эшләреннән соң, монда чистартылган суларда нефть продуктлары, формальдегид, метанол, фенол һ.б. тупланышы бик нык кимегән.
Билгеле ки, «Нефтехим» җәмгыяте эшчәнлеге табигать өчен дә, кешеләр өчен дә зарарлы. Әмма бу предприятиедә әйләнә-тирәгә салына торган зарарны киметү, җитештерүне мөмкин кадәр зыянсыз итү өчен күп көч куела, бихисап акча түгелә.
Күптән түгел, шәһәр журналистлары моның хак булуын ишетеп кенә түгел, үз күзләре белән күреп белде. Җәмгыять җитәкчелеге массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре өчен махсус пресс-тур, предприятие объектлары буйлап экскурсия дисәң дә була, әзерләгән иде. Әлеге сәяхәт вакытында биологик чистарту корылмаларын да, каучук һәм полиолефиннар җитештерүче заводларны да, локаль чис-тарту җайланмаларын да, тагын әллә нәрсәләр күрергә туры килде. Җәмгыятьнең фәнни-технологик үзәге белгечләре ниндидер махсус микроорганизмнар үрчеткән - шул бактерияләр пычрак сулардагы кайбер зарарлы матдәләрне «ашый» икән. Яртылаш чистартылган сулар шуннан соң гына биологик чистарту корылмаларына юл ала.
Менә шулай, җәмгыять хезмәткәрләре производствоны мөмкин кадәр зыянсыз итү өчен тырыша. Ә без аларны һаман сүгәбез, гаеплибез. Инде химия заводларының кимчелекләрен генә күрергә ияләшеп беттек бугай. Кан басымы күтәрелдеме, хәл бетеп киттеме, «химиядә выброслар булган», дияргә ашыгабыз. Ә бит шушы предприятие бәрабәренә, башкалар белән чагыштырганда, баерак, яшибез түгелме?.. Нишлисең, таяк ике яклы була шул...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: