Туган як

Татарстан – дуслык иле

Ана телен белмәү, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын санга сукмау - милләтеңне хөрмәт итмәү, ә мөмкинлек була торып та башка милләт кешесенең мәдәниятен өйрәнмәү яисә белергә теләмәү - ул күпкә артта калу, минемчә. Һәрбер халыкның үз теле, үз дине, үз мәнфәгате бар, әткә-әнкәсе кебек якын алар. Идел буе халыклары турында мәгълүмат туплау,...

Ана телен белмәү, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын санга сукмау - милләтеңне хөрмәт итмәү, ә мөмкинлек була торып та башка милләт кешесенең мәдәниятен өйрәнмәү яисә белергә теләмәү - ул күпкә артта калу, минемчә. Һәрбер халыкның үз теле, үз дине, үз мәнфәгате бар, әткә-әнкәсе кебек якын алар.
Идел буе халыклары турында мәгълүмат туплау, балаларны халкыбызның милли сыйфатлары, тарихы, мәдәнияте, халык педагогикасы чаралары белән таныштыру, үз милләтенә һәм башка милләт халкына булган карашларын формалаштыру, милли үзаң тәрбияләү - әти-әнинең һәм тәрбиячеләрнең бурычы. Һәр нәрсәнең үз вакыты булган кебек, тиешенчә куллана белү дә мөһим мәсьәлә булып тора. Кечкенәдән үк бер төркемдә бергә уйнап үскән дустыңның кем икәнлеген, кайсы милләттән булуын белмәсәң, кызык та, кызганыч та булыр иде. Кеше сөймәгән кебек, үзеңне генә ярату, үзең турында гына кайгырту яхшы сыйфат түгел, киресенчә, эгоизмга илтүче сукмак булыр иде...
Хәер, мондый ямьсез күренешләр түбәнкамалыларга янамый. Иманым камил, Түбән Кама балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлар кечкенәдән үк башка милләт халкының уеннарын, җыр-биюләрен, мәкаль-әйтемнәрен, әкиятләрен өйрәнеп үсәләр. Ел дәверендә уздырылган милли мәдәни атналыклар, тематик кичәләр, «Туган көн» ункөнлеге, милли бәйрәмнәр, шуның ачык дәлиле. Тәрбиячеләрнең дә тәҗрибәләре зур, уртаклашыр фикерләребез дә шактый.
Сүзем 64 нче балалар бакчасында уздырылган «Күпмәдәниятле белем бирү моделе аша шәхес тәрбияләү» дип исемләнгән семинар хакында. Май чүлмәгеннән беленә дигәндәй, безне дә ул көнне бакчаның төрле милләт костюмыннан киенгән педагоглары каршы алды. Теркәлү вакытында кемнәрдер эчтәлекле күргәзмә белән танышса, икенчеләре мастер-класслар аша белемнәрен ныгытты. Зәвыклы итеп бизәлгән «милли йортлар», милли ризыклар, сувенирлар, эш кораллары тупланган күргәзмәләр дә семинарның аерылгысыз бер үзенчәлекле кушымтасы булып торды.
Беренче өлештә сүз нәниләргә бирелде. Алар «Дуслык белән көчле без» дип исемләнгән бәйрәм аша үзләренең һөнәрләрен күрсәтте. Төрле милләт киемнәреннән киенгән кыз-малайлар җыйнаулашып татар, рус, башкорт өендә кунакта булдылар, аларны каршы алган хуҗабикә һәрбер халыкның тырыш, уңган булуларын раслап, эш кораллары, көнкүрешләре белән таныштырды, аларга хас булган җырлы-биюле уеннар оештырды. «Татар өе» остаханәсендә балалар калфак, түбәтәй ясадылар. Башкорт уен кораллары белән танышкач, курай моңын яратып тыңладылар. Санамышлар кулланып, башкорт телендә «Бакыр бүкән» уенын уйнап ял иттеләр. «Ярминкә»дә рус халкының сувенирлары белән танышкач, бергәләшеп мари кызы яшәгән йортка юл тоттылар. Тал чыбыгыннан, юкәдән үреп ясалган җиһазлар белән бизәлгән йорт каршында балалар мари халкының «Куян өе» дип исемләнгән әкиятен сәхнәләштерделәр. Бәйрәм сый-нигъмәтсез узмый бит. Дуслык күпере аша без дә халык ашлары куелган бүлмәгә чыктык. Тәмле ризыклардан авыз иттек.
Балалар бакчасында милли тәрбия бирү системасын проектлаштыру, педагогик экспериментлар алып баруның мөһим һәм кирәкле эш булуын семинарның икенче төп өлешендә янә бер кат искәрттек, фикер алыштык. Әби-бабаларыбызның үткәне, гореф-гадәтләре, традицияләре, әти-әниләр үрнәге, уңай гадәтләре һәм рухи тәҗрибәләре балалар күңелендә кече яшьтән үк халыклар дуслыгына карата гуманлы хисләр нигезен формалаштырырга ярдәм итүен ерак араны якын итеп килгән Чистай, Мамадыш, Алабуга, Чаллы, Кама Аланы балалар бакчаларында хезмәт куючы педагоглар чыгышыннан да ишеттек. Кунаклар да, үзләренә сүз бирелгәч, Түбән Кама шәһәренең һәрвакыт кунакчыл һәм алдынгы булуын ассызыклап, эшебезгә югары бәя бирделәр.
Нурзия МИРХАЗОВА,
39 нчы балалар бакчасының
югары категорияле өлкән тәрбиячесе,
методик берләшмә җитәкчесе.
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: