Туган як

«Татарлар белән һәрчак татарча сөйләшәм»

«Катнаш никах»лар турында күп язалар. Татар егетенә чыгып, анда-санда татарча өйрәнгән берәр «марҗа кызы» турында ишетсәк, шаккатабыз. Юкса, башкача булырга тиеш тә түгел... Мин әңгәмә корган Сергей Жилочкин – татар кызына өйләнгән рус кешесе. Ә менә алар гаиләсендә ике телне дә бертигез күрәләр икән. Ул үзе дә татарча чатнатып сөйләшә, балалары да татарча әйбәт белә, хәзер инде оныкларына да өйрәтәләр.

– Сергей Владимирович, сез милләтегез буенча рус кешесе булсагыз да, татарча яхшы сөйләшәсез? Ничек шулай өйрәнә алдыгыз?

– Балачакта күңелемә бик яхшы уелып калган бер вакыйганы хәтерлим. Әле бөтенләй сабый идем. Чистайдагы әбием үз бакчасында үстергән яшелчә, җиләк-җимешне базарга алып чыгып сата иде. Кайчак мине дә үзе белән базарга алгалады. Анда сатучыларның күпчелеге – рус карчыклары. Якын-тирәдә сатып утыручы рус әбиләр «Огурцы покупайте!» дип кычкырып, үзләренең товарларын тәкъдим итәләр. Ә минем әби, кемнәндер шул сүзләрнең татарчасын да сорашып белгән дә, миңа «Кыяр алыгыз!» дип тә кычкырырга кушты. Мин шулай русача да, татарча да кычкырып тора башладым. Сатып алучылар арасында татарлар күп. Алар миңа карап елмаялар. Безнең кыярны килеп карыйлар. Кайчак алмасалар да, башымнан сыйпап китәләр. Барыбер, әбинең сәүдәсе башкаларныкына караганда уңышлырак бара башлады. Ул кыярларны тиз сатып бетерә һәм мине һәрчак мактый иде. Ул мактагач, мин тагын да тырышыбрак «Кыярал... кыярал...» дип кычкырам. Ят сүзләрнең мәгънәсен белмәгәнлектән, мин аларны бер сүз дип белеп, кушып әйтә идем.

– Кыярны шулай тиз сатарга ярдәм итә торган нинди «могҗизалы сүз» икән бу дип уйлаганыгыз булдымы?

– Әлбәттә, бу сүзләрнең кешеләргә ниндидер тәэсир көче барлыгын тойдым. Тик аңлап бетерми идем. Соңрак, үсә төшкәч кенә, хикмәт сүзнең үзендә түгеллегенә төшенә башладым. Базарда үтепсүтеп йөрүче татар кешеләре, үз телләренә карата хөрмәт өчен шулай җавап биргәннәр. Әбием дә, ул сүзләрне, оныгым татарча белсен, дип түгел, сатуым уңышлы булсын, дип өйрәткәндер?! Янәшәдә аралашып яшәүче милләтнең теленә карата хөрмәт белән карасаң, ул да сиңа шундый мөнәсәбәттә буласын ул яхшы аңлаган. Беренче тапкыр башка телдә сөйләшеп, чирканчык алуым әнә шунда булды. Һәм зирәк әбиемнең ул сабагын мин гомерем буе онытмадым.

– Ә ныклап татарчага өйрәнә башлавыгыз кайчанрак?

– Техникумда укый башлагач, Мөслим районыннан килеп шунда укучы Диләрә исемле кыз белән таныштым. Ул – татар авылыннан. Әле русчасы да такы-токы гына. Менә шунда минем белән аралашып, ул русчасын ныгытты, ә мин әкренләп татарчага өйрәнә башладым. Аннан безнең дуслык мәхәббәткә әверелде. Ул чакта, үзегез беләсез, «интернациональ гаиләләр» хуплана иде. Гаилә кордык. Әбинең миңа сабый чакта биргән үтемле сабагын истә тотып, мин хатынымның ана теленә хөрмәт йөзеннән, өйдә ике телдә дә аралаша башладык. Тормышыбызны тагын да түгәрәкләп, ике улыбыз туды...

– Исемнәре ничек?

– Олы улымның исеме – Эдуард, кечесенеке – Марат. Без монда да тигез урталыкны сайладык. Эдуард рус исеме булса, Марат исеме татарларда еш куела.

– Балалар тугач, гаиләдә нинди телдә сөйләштегез?

– Улларым ике яшькә җиткәнче күбрәк татар телендә сөйләштек. Шуңа күрә балаларның телләре татарча ачылды, дисәм дә арттыру булмас.

– Димәк, «татар әни»нең йогынтысы зуррак булган?..

– Алай димәс идем. Киресенчә, хатыным кайчак русча күбрәк сөйләшә башласа, аңа татарча да сөйләшергә кирәклеге турында искәртә идем. Монда да, янәшәңдә яшәгән кешенең телен хөрмәт итәргә дигән, әбиемнең сабагын уйлаганмын, күрәсең. Гомумән, катнаш гаилә икән, бала әтисенең дә, әнисенең дә ана телен яхшы белергә тиеш, минемчә.

– Ә нишләп соң алайса, малайлар ике яшькә кадәр күбрәк татарча сөйләштек, дисез?

– Мин бит шушы җәмгыятьтә яшим. Мәктәпләрдә дә, урамда да аралашу күбрәк рус телендә икәнен күреп торам. Шулай булгач, рус телен бала беркайчан да онытмаячак. Ә менә татар теле белән кыенрак. Тора-бара ул онытылырга мөмкин. Аннары татар телен белә икән, киләчәктә ул тагын дистәләрчә телне аңлый алачак. Белүемчә төрки телләр бер-берсенә бик нык охшаган. Татар телен белгән кеше аларны бик тиз өйрәнәчәк. Хәзер инде улларыбыз үзләре олы кеше, икесе дә гаиләле. Алар ике телне дә бер үк дәрәҗәдә яхшы беләләр.

– Ә киленнәрегез кайсы милләттән?

– Икесе дә татар кызлары. Олы улымның хатыны – әнисенең күрше авылыннан. Ул чиста татар авылы. Улым җәйге каникулларда авылга еш кайта иде. Авылда үсте. Булачак килен белән шунда танышканнар булса кирәк. Ә менә Маратның хатыны татар булса да, татарчаны белми. Ул Үзбәкстанда туыпүскән, гаиләләре белән шуннан күченеп кайтканнар.

– Оныкларыгыз бармы? Алар бабайларына охшап, татар телен яхшы беләләрме?

– Кече улыбызның әлегә балалары юк. Олы улым ике кыз үстерә. Хәзер мәктәптә укыйлар. Татар теле дәресләренә яратып йөриләр. Алай да, бер көнне олы оныгым, укып бетергәч барыбер кирәк түгел бит ул, дип сөйләнгән иде. Кемнәрдәндер ишеткән, күрәсең. Аңа, ике телнең дә дәүләт теле булуы һәм икесе дә бер үк дә дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен аңлатып бирергә туры килде. Минем уемча, әгәр кеше Татарстанда яши икән, ул андагы җирле халык телен аралашу дәрәҗәсендә булса да белергә тиеш.

– Кайбер рус телле ата-аналар, татар телен кирәкмәгәнгә өйрәнү, башка фәннәрне үзләштерергә комачаулый, диләр? Моңа карта фикерегез ничек?

– Мин киресенчә уйлыйм. Кеше ике телне дә белә икән, ул аңны арттыра гына. Мөмкинлеге булганда кеше ике, өч, аннан да күбрәк тел өйрәнә ала. Әлбәттә, моңа эчке теләк кенә кирәк. Һәр кеше үзара аралашып яшәүче халыкның телен белергә тиеш, минемчә. Белеме дә такы-токы гына булган әбием, кечкенә чагымда миңа бу хакыйкатьне бик ачык белдергән. Эх, җитәкчеләребезгә дә әбиемдә булган акылны бирсен иде Аллаһ, дим.

– Сергей Владимирович, татар булып та, үзләренең ана телләрен белмәүчеләргә карата сез нинди фикердә?

– Мин андыйларны гомумән аңлый алмыйм. Ничек итеп, үзеңнең ата-бабаларың сөйләшкән телне белмәскә мөмкин? Ниндидер сәбәпләр аркасында, кечкенә чакта кеше үзенең ана телен өйрәнә алмаган икән, аңа телесә кайсы яшьтә өйрәнергә була. Татар теле җиңел бирелә. Өстәвенә, Татарстанда яшәгәч, аралашу мөмкинлеге бик зур. Ә аралашу ул тел өйрәнүдә иң мөһим шарт дип уйлыйм. Менә мин – рус кешесе – татарча да өйрәндем, үземнең ана телемне дә онытмадым. Кайда гына эшләсәм дә, янәшәмдәге татарлар белән татарча сөйләштем. Аңа карап, руслардан да тискәре сүзләр ишетмәдем. Ә татарлардан бары тик хуплау һәм хөрмәт кенә тойдым

Фәрит Имамов

Фото: шәхси архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: