Туган як

Татарча да яхшы бел!..

Чакырылган кунак буларак, миңа «Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим-2017» шәһәр һәм район бәйгесендә катнашырга насыйп булды. Шәһәребезнең - 38, Кама Аланы поселогындагы 4 балалар бакчасының рус телле тәрбиячеләре арасында татар телен белү һәм балаларга өйрәтү дәрәҗәсен ачыклау максатында узган иде ул бәйге. Балалар бакчаларында татар телен белүче һәм аны тәрбия...

Чакырылган кунак буларак, миңа «Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим-2017» шәһәр һәм район бәйгесендә катнашырга насыйп булды.
Шәһәребезнең - 38, Кама Аланы поселогындагы 4 балалар бакчасының рус телле тәрбиячеләре арасында татар телен белү һәм балаларга өйрәтү дәрәҗәсен ачыклау максатында узган иде ул бәйге. Балалар бакчаларында татар телен белүче һәм аны тәрбия эшендә куллана алучы рус хатын-кызлары байтак икән.
Бәйгедә катнашкан ханымнарның күбесе күңелдә уңай тәэсир калдырды. 68нче балалар бакчасында эшләүче, рус милләтеннән булган Кристина Кузьминаның чыгышын шаккатып тыңлап утырдым. Татарча шигырьләрне бернинди акцентсыз сөйләде, монологлар башкарды.
Соңыннан, кызыксынып, ул ханым янына килеп, сөй-ләштереп карадым. Югалып калмады, ярыйсы гына аралаша икән. Шәһәребезнең 25нче лицеен тәмамлаган, татар теле дәресләрендә гел 5ле билгеләре генә алган. 2008 елда Яр Чаллы педагогия институтын тәмамлагач, 68нче бакчада тәрбияче булып эшли башлаган. 2012 елда «Ана теле» курсында укулар үткән. 2014 елда шәһәребездә уздырылган татар теле конкурсында, республика күләмендә уздырылган «Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим» бәйгесендә катнашкан.
- Татар телен яратып өйрәндем. Без бит татарлар белән бергә яшибез, ике телне дә белергә кирәк, - диде Кристина.
Бәйгегә әзерләнүдә аңа югары категорияле тәрбияче Фәния Гайнуллина зур ярдәм күрсәткән.
Менә бит, әгәр чын күңелдән теләсәң, күп нәрсәгә ирешергә була икән. Татар милләтеннән булган кайберүләр «Татарча не билям» дип, ике-өч сүзне дә әвәләп әйтә алмаганда, күп белергә омтылган башка милләт кешеләре кайвакыт андыйларның «борынына чиртә». Афәрин! Хикмәт кайсы да булса милләтне өстен куюда түгел, ә бер-береңнең телен өйрәнеп, янәшә яшәүче милләт вәкилләренә карата ихтирамыңны күрсәтүдә.
Мансур ГАНИЕВ,
аксакаллар шурасы әгъзасы.
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: