Туган як

Татар конгрессы белән Милли шура җитәкчелек итәчәк

2-6 августта Казанда гөрләп узган Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды тәэсирләрен Түбән Кама делегатлары беренче чиратта Халыклар дуслыгы йортына чакырылган милләттәшләребезгә җиткерде. Очрашуда бер сорау да җавапсыз калмады. - Быелгы корылтай узганыннан үзенчәлеклерәк булдымы һәм ни белән тарихка кереп калачак? Ф.ХАНОВ (Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура...

2-6 августта Казанда гөрләп узган Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды тәэсирләрен Түбән Кама делегатлары беренче чиратта Халыклар дуслыгы йортына чакырылган милләттәшләребезгә җиткерде. Очрашуда бер сорау да җавапсыз калмады.

- Быелгы корылтай узганыннан үзенчәлеклерәк булдымы һәм ни белән тарихка кереп калачак?
Ф.ХАНОВ (Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура идарәсе җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Түбән Кама бүлеге президиумы әгъзасы). Бөтендөнья татар конгрессы оешканга быел 25 ел тулды. Бәйрәм рухы һәм кунакларның бихисап булуы беренче көнне үк күренде. Россиянең 73 төбәгеннән, 41 илдән 1054 кешене кабул итте Казан. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин иң әһәмиятле чарада, пленар утырышта катнашты. Анда конгрессның соңгы бишьеллык эшләренә хисап тотылды, бүгенге сәяси вәзгыятьтән чыгып туган телне саклау мәсьәләләре күтәрелде, Уставка үзгәрешләр кертелде.
В.ИСМӘГЫЙЛЕВА (Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Түбән Кама бүлеге башкарма директоры). Мондый мәртәбәле чарага беренче баруым булганга, оештыру югарылыгына исем китте. Теркәлү вакытында ук делегатларга түбәтәйләр, калфаклар бүләк иттеләр. Чара урыннарында заманча милли кием үрнәкләреннән, кул эшләреннән торган күргәзмәләр эшләп торды. Сәнгать осталары концертында бик хисләнеп утырдылар кунаклар, татар моңына сусаганнар. Cәхнә йолдызлары һәм һәвәскәрләр чыгышы бергә үрелеп барды. Актаныштан «Агыйдел» һәм Чуашстаннан «Мишәр» халык ансамбле чыгышларын нык алкышладылар.
Р.ГАНИЕВ («Шинник» спорт комплексы директоры, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Түбән Кама бүлеге рәисе). VIнчы корылтай идарә структурасына үзгәрешләр кертелү белән тарихка кереп калыр. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов үзәк орган булдыру турында тәкъдим кертте. Ул «Милли шура» дип аталачак һәм аның составына 75 кеше керә.
Ф.ХАНОВ. Бу исемлек пленар утырышта ук расланды, әгъзалар рәтендә якташыбыз Рөстәм Ганиев та бар. Милли шура конгрессның стратегиясен, ә 15 кешедән сайланган президиумы эш юнәлешләрен билгели. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм Федераль милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Гыйльметдинов исә Милли шура җитәкчесенең урынбасарлары булачак.
- Үзгәрешләр буласы алдан хәбәр ителсә дә, җитәкчелеккә кем киләсе ахыргача сер булып калды. Үзара сөйләшүләрдә бер генә исем аталмагандыр?
Ф.ХАНОВ. Күпчелеге бу эшкә Минтимер Шәймиев алынуын көтте. Фәрит Мөхәммәтшин, Камил Әбләзов исемнәре дә телдән-телгә йөрде. Милли шура җитәкчесе итеп премьер-министр урынбасары Васил Шәйхра-зиев билгеләнде. Үз мөрәҗәгатендә: «Иң мөһиме - съездда кабул ител-гән карарларны тормышка ашыру», - дип белдерде яңа җитәкче. Шул ук көнне конгресс бинасында ул яңа сайланган президиум белән танышу утырышы уздырды. Башкарма комитет хисап эшләре, җирле оешмалар белән элемтә, программалар өстендә эшләү кебек көндәлек мәсьәләләр белән шөгыльләнәчәк.
Р.ГАНИЕВ. Көнүзәк мәсьәләләрнең иң әһәмиятлесе: туган телне, милли мәгарифне саклап калу, гореф-гадәтләребезне, милли мирасны киләчәк буынга җиткерү. Архангельскидан килгән бер вәкил республикада татар милләтеннән булганнарның да үз телебездә начар сөйләшүенә аптырады. Сиксәннән узган Габдрахман бабай чит илдә туган телебезнең бик кадерле булуын әйтте, гаиләдә гел татарча сөйләшергә чакырды.
В.ИСМӘГЫЙЛЕВА. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында: «Төрле сәбәпләр аркасында телне белмәү, татарларның бердәмлегенә, үзебезне бердәм милләт итеп тоюга киртә булмаска тиеш», - дип искәртте. Яшьләр арасында туган телне камил белүчеләр аз. Дискуссия мәйданчыкларыннан мин «Гаилә, демография, милли тәрбия» темасын сайлаган идем. Киңәшләрне үзебездә «Ак калфак» оешмасы ачып җибәргән «Яшь әниләр» клубында кулланасы булыр. Татар телендә дә мультфильмнар чыгарыла башлады, «Уен» дигән телеканал ачылачагы турында әйтелде.
- Барыбызны да борчыган туган телне саклау һәм милли мәгариф темасы ничек яктыртылды? Уңай үзгәрешләргә өмет бармы?
Ф.ХАНОВ. Милли мәктәпнең 90 нчы еллардан ук бетүгә баруы ачыктан-ачык әйтелде. Борчылып сөйләүчеләр күп иде. Уңай мисаллар да бар. Владимирдан килгән делегат әйтүенчә, аларда башлангыч белем бирүдә татар төркеме ачканнар. Арчага баргач эшкә укытучылар чакырган.
Р.ГАНИЕВ. Съезд кабул иткән резолюциядә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать итү бар, аның бер пункты милли мәктәпләрдә Бердәм дәүләт имтиханын туган телдә тапшыра алу хокукын бирү турында. Туган телдә белем алу һәм туган телне өйрәнү хокукын җайга салучы норматив-хокукый документ әзерләү зарури, диелә анда. Бүген ЕГЭ рус телендә булганга, атааналар арасында татар телен балалар бакчасында һәм башлангыч сыйныфларда өйрәнү җиткән диючеләр бар. Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия директоры Камәрия ханым Хәмидуллина бар фәннәрне татар телендә укып та, имтиханнарны уңышлы биреп булганын саннарда исбатлады. 11 нче сыйныфны тәмамлаучылары математиканы рус телендә уртача 51,51 баллга тапшырганнар. Казан буенча - 49,0 балл, Самарада - 46,5 балл. Егерме ел дәвамында беренче сыйныфтан ук татар һәм рус телләре, алга таба инглиз һәм гарәп телләре укытыла икән. Барлык тәрбия чараларын ана телендә уздыралар.
Ф.ХАНОВ. Кемдер безнең проблемаларны чишәр дип көтеп утырасы түгел. Пленар утырышта Минтимер Шәймиев делегатларны үз төбәкләрендә телне өйрәнү мәсьәләсен активрак күтәрергә чакырды. Белем бирү системасы, киләсе 15-20 ел эчендә үзгәрәчәк, дип белдерде.
Р.ГАНИЕВ. Яңалык керткәндә бүгенге вәзгыятьне истә тотарга кирәк. Без нефть-химия каласында яшибез һәм күпчелек мәктәптән соң техник уку йортларына бара. Гуманитар юнәлешне дә сайлыйлар дип әйтер идем. Чит телләрне сайлыйлар, әмма туган телне камил белүчеләр азая. Галим Искәндәр Гыйләҗев татар авыллары тарихын, фольклорны өйрәнүгә яшьләрнең бик исе китмәвен искәртте. Безнең районда да Болгар эзләре килеп тоташкан авыллар бар. Шәҗәрә төзү белән мавыгучыларга ярдәм кирәк, мәсәлән, архивларга чыгу буенча.
В.ИСМӘГЫЙЛЕВА. Конгресс чаралары 5 августта Казан кирмәне музей-тыюлыгында «Түгәрәк уен» татар фольклор фестивале белән тәмамланды. Такмак әйтеш, «Кашык» уены турниры, сазда уйнау дисеңме, төрле төбәк үзенчә чыгыш ясады. Безнең авыл клублары белән башлап җибәргән «Халкыбыз хәзинәсе» проекты өчен яңа идеяләр алып кайттым.
- Алга таба тагын нинди проектларны дәвам итәргә уйлыйсыз?
Ф.ХАНОВ. Трибунага ашкынып чыккан Фәүзия Бәйрәмова Казандагы Бауман урамына Сөембикә исемен бирүне сораганда, уйлап куйдым, ә бит без Түбән Камада беренчеләрдән булып Сөембикә, Бакый Урманче исемнәрен мәңгеләштердек. Тукай исемендәге уку һәм ял паркын булдыру хыялы да тормышка ашты. Алда эшләр күп әле. Реклама һәм элмә такталарның ике дәүләт телендә язылышын тәртиптә тотарга кирәк.
В.ИСМӘГЫЙЛЕВА. Себер якларыннан килгән милләттәшләребез татар пьесаларын җыеп алып киттеләр. Сәхнәләштерәбез диләр. Узган ел студент яшьләр белән татар театр түгәрәген ачып җибәргән идек. Быелгы уку елында мәктәпләргә дә чакыралар. Белгечкә кытлык юк, татар театры буенча дипломым бар минем.
Р.ГАНИЕВ. «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль кичәләре тарихын туплап, китап-альбом чыгаруны тәмамлыйсы бар. Мәктәпләр арасында татар җыры бәйгесен үткәрүдә иганәчелекне туктатмабыз. Эшләнгәннәр белән тынычланырга ярамый, замана үзгәргән саен таләпләр арта. Кызыклы идеяләрне яңача, заман рухында тормышка ашырырга тырышырбыз.
- Әңгәмә өчен рәхмәт. Эшләрегез уңышлы булсын.
Әлфия ХАФИЗОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: