Туган як

Татар халык театрына 30 ел

Мәскәүдәге "Диләфрүз" татар халык театры 30 еллыгын билгеләп үтә. Бу уңайдан альбом-китап дөнья күрәчәк, анда төрле спектакльләрдән фотографияләр, артистлар, гастрольләр турында мәгълүмат кертелгән. Диләфрүз Дежурова җитәкчелегендәге театр 1986 елда оешкан. Труппадагы 25 актер арасында һәвәскәрләр һәм профессионаллар бар. Киләсе елның 29 гыйнварында "Диләфрүз" Казанда "Әкият" татар дәүләт курчак театрында чыгыш...

Мәскәүдәге "Диләфрүз" татар халык театры 30 еллыгын билгеләп үтә.

Бу уңайдан альбом-китап дөнья күрәчәк, анда төрле спектакльләрдән фотографияләр, артистлар, гастрольләр турында мәгълүмат кертелгән. Диләфрүз Дежурова җитәкчелегендәге театр 1986 елда оешкан. Труппадагы 25 актер арасында һәвәскәрләр һәм профессионаллар бар.

Киләсе елның 29 гыйнварында "Диләфрүз" Казанда "Әкият" татар дәүләт курчак театрында чыгыш ясаячак: тамашачыларга спектакльләрдән өзекләр, концерт номерлары тәкъдим ителәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: