Туган як

Татар халкына тугры булды

Күптән түгел зур югалту кичердек. 24 сентябрьдә галим, техник фәннәр докторы, җәмәгать эшлеклесе, шәһәребезнең Мактаулы гражданины Азат Шәймулла улы Зыятдинов арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Ул фән дөньясында гына бикләнеп ятмады: гаиләсендә барысы да спорт белән дус, бергәләп иҗат кичәләренә, театрга йөрделәр. Түбәнкамалылар күңелендә ул шәһәребезгә милли рух бирүче татар зыялысы...

Күптән түгел зур югалту кичердек. 24 сентябрьдә галим, техник фәннәр докторы, җәмәгать эшлеклесе, шәһәребезнең Мактаулы гражданины Азат Шәймулла улы Зыятдинов арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Ул фән дөньясында гына бикләнеп ятмады: гаиләсендә барысы да спорт белән дус, бергәләп иҗат кичәләренә, театрга йөрделәр. Түбәнкамалылар күңелендә ул шәһәребезгә милли рух бирүче татар зыялысы булып истә калыр. Һәйкәлләр кую, мәдәният учакларын оештыру, милли белем бирү өчен бергә янып йөргән хезмәттәшләре һәм фикердәшләре матур хатирәләрен җәмәгатьчелеккә җиткерү аша олпат шәхескә зур хөрмәтләрен белдерә.
Разил Вәлиев, ТР Дәүләт Советы депутаты, җәмәгать эшлеклесе , халык шагыйре.
- Азат ага Дәүләт Советында ике чакырылышта депутат булды, 1990-95 елларда тарихи Декларация әзерләүдә катнашты. Шәхси үтенечләрен бер дә хәтерләмим, ә халык гозерләре белән күп йөрде. Китүенә ышанасы килми, әле аннан ике көн элегрәк кенә Дәүләт Советына килгән иде. «Нефтехим» берләшмәсендәге фәнни-тикшеренү үзәге проблемалары буенча хат китерде. Бу мәсьәләдә аның фикердәшләре күп, ул хатны васыяте кебек кабул итәбез, хәл итү өчен тырышырбыз. Бар борчылулары республика, милләт хакында иде. Киң кырлы, шигъри җанлы шәхес. Казанда Һади Такташка һәйкәл куелуын сорап йөрүчеләрнең берсе булды. Әгәр Түбән Камада бүген милли рух бар икән, монда Азат абыйның роле искиткеч зур.
Фирдәвис Ханов, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура идарәсе җитәкчесе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган архитекторы.
- Урамнарыбызны Бакый Урманче, Сөембикә исемнәре белән атарга Азат абый Зыятдинов тәкъдим итте. Нурлы мәчетебезне калабыз уртасына күчерү өчен шәһәр җитәкчеләренә делегация җыеп алып барды. Татар халкының әйтәсе килгәнен җиткерде, күндерде. Ә бит ул Мурадьян урамында төзелә башлаган иде инде. Тукай һәйкәле өчен урын сайлаганда сынчы Бакый Урманчены Казаннан алып килеп башта үзенә күрсәтте. Муса Җәлилгә һәйкәл куелганга бик горурланды, чөнки 1976 елда кабул ителгән карардан соң утыз алты ел үткәч тормышка ашты хыялы. Мөрәҗәгать хаты белән Президентка кадәр барып җитте. Түбән Камага 40 ел гомерен багышлады һәм шәһәребезнең татар йөзен булдыру өчен нык тырышты. Фәннәр Академиясендә хушлашу вакытында күпсанлы җылы сүзләрдә әйтелгәнчә, татар халкына тугры булуын гомере буе матур гамәлләре белән исбатлады.
Әнәс Сәхәбетдинов, «Тү-бән Кама Нефтехим» акционерлык җәмгыятенең баш технологы, химия фәннәре кандидаты.
1968 елда Казан авиация институты дипломы белән нефть-химия комбинатын дөньяга танытырга килгән татар егетен әле дә искә алалар чордашлары. Ул бит космонавтлар рәтенә алуларын теләп хатлар язган. 1975 елда Мәскәүгә юл тотты, тик инде аспирантурага керү максатыннан, шунда диссертация яклады. Мин фәнни-технологик үзәккә 1985 елда килдем. Өметле дип күргәнгәдер, аспирантурага керүдә нык булышты. Үзәкне җитәкләүгә үк, сайлап ала-ала яшь белгечләр туплады. Ышанычын акладылар, эшләрен дәвам итүче алмаш калдырды.
Илшат Сәлахов, «ТАНЕКО», акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары, техник фәннәр кандидаты.
- Азат ага минем остазым иде һәм аның укучысы булу белән горурланам. Бу зур җаваплылык та, чөнки Азат Зыятдинов зур галим, катализ буенча җитди тикшеренүләре, каучук төрләре буенча эшләнмәләре химия сәнәгатендә бүгенгәчә кулланышта. Ике меңенче еллар башында «Нефтехим»ның фәнни-технологик үзәге нефть эшкәртү һәм пиролиз лабораториясендә алган күнекмәләр алдагы казанышларыма нык ярдәм итте. Фән ачышларын сәнәгать җитештерүе белән бәйләү кирәклегенә басым ясады. Заманны сылтау итеп югалып калмаска, максатка ирешү юлларын эзләргә өйрәндек без остаз галимнән. Аның белән эшләү чоры тормыш мәктәбенә тиңләрлек.
Эльвира Хәсәнова, «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте үзәк лаборатория комплексының әйдәп баручы инженеры.
- Азат ага «Нефтехим» ның фәнни-технологик үзәгендә яшьләрне үз тирәсенә туплый алды һәм ачышлар ясау, продукция сыйфатын үстерү серләренә төшендерде. 1969-74 елларда Яшь белгечләр советы рәисе булган һәм 2001 елда аның эшен янә яңартып җибәргән Әхмәтов Илдар - докторлык, ә тагын 17 укучысы кандидатлык диссертациясен яклауга иреште, җитәкчеләр булып үстеләр. Әле берничә генә ел элек булган 75 еллык юбилей кичәсендә сәхнәдән: «Сезнең биргән олы фатихагыз ачкыч булды фәнни дөньяга...» дигән шигырь юллары белән саф татар телендә котлаган идек. Дулкынланудан күзләре яшьләнде хәтта, чөнки туган телебезне, әдәбиятыбызны яратырга, нәсел тамырларын җиде буынга кадәр өйрәнергә, татарлыгыбыз белән горурланып яшәргә ул өйрәтте безне.
Рөстәм Ганиев, «Шинник» спорт комплексы директоры, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе, шәһәр советы депутаты.
- Азат ага татар иҗтимагый үзәге башында торды. 2005 елда Бөтендөнья татар конгрессының шәһәр бүлеген оештыру уңаеннан халык җыенында аны бертавыштан шәрәфле рәис итеп сайладылар. Туган телне, гореф-гадәтләребезне саклауда балалар бакчаларына, мәктәпләргә ярдәм итү кирәклеген искә төшереп торды. Көрәш турнирлары үткәрүебезне бик хуплый иде. Ул бит үзе дә яшь чагында авыл сабантуйларында бил алышып йөргән егет. Техник галим булса да, сәнгать җанлы шәхес иде. Юбилей кичәсендә, тормыштагы җиңүләрен татар көрәше белән чагыштырып, иңенә Сабантуй сөлгесе салдым да, яшь чагындагы фотосын сәхнә түрендә күрсәттек. Шуны да бик зур бүләк итеп кабул итте. Сәхнәгә егетләрчә җитез генә менәр иде. Чаңгыда шуды, ә соңгы елларда саф һавада әллә ничә чакрым җәяү үтә иде. Сәламәтлек ягыннан да, эчке дөньясы белән дә Бакый ага Урманчены еш кына үрнәк итеп куйды. Такташны яттан укуы гына ни тора. Чын татар зыялылары шундый булырга тиештер, дип уйлыйм мин.
Фәтхулла Абдуллин, язучы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе.
- «Җидегән чишмә» кичәләрен әдәби-музыкаль берләшмә калыбында рәсмиләштерү буенча күп йөрде ул. Режиссер Наил Нуретдинов, язучы Рахмай Хисмәтуллин башлангычында 1981 елның 13 декабрендә Сибгать Хәкимнең иҗат кичәсе бездә узды. Сәхнәдән зурлавыбызны Казанга кайтып сөйләгән. Берләшмә оештырырга булдык. Совет составына, «Нефтехим» ягыннан ярдәм алуны күздә тотып, Мәсгут Сибгатов кебек җитәкчеләрне җәлеп иттек. Азат Зыятдинов Казаннан һәм күрше республикалардан кунак-лар чакыру өчен җаваплы иде. Сара Садыйкова белән Гомәр Бәширов, Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин кебек танылган сәнгать әһелләре, башкорт халык шагыйрьләре Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗмиләр чыгыш ясадылар. Казах, кыргыз язучылары булды. Бакый ага белән Флора хынымны Казанга барып алды. 88 яшьлек Бакый аганың «Ончы Фәхри» халык җырын башкаруын халык алкышларга күмде. Азат Зыятдинов тырышлыгы белән «Җидегән чишмә» үз чикләрен киңәйтте.
Алмаз Хәмзин, язучы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе.
«Җидегән чишмә» тарихы турында Түбән Каманың татар конгрессы оештыруында китап чыгаруга алындык. Архивлардан күп мәгълүмат тупланды. Азат ага Зыятдинов 1996 елда чыккан бер мәкаләсендә «20 ел Бакый ага белән аралаштым, аның бөеклеген аңладым һәм күрмәгән булсам, зыялылыкның нәрсә икәнен аңламаган да булыр идем» - дип яза. Азат ага белән аралашкан кешеләр хәзер инде аны да шулай сокланып искә алырлар.
Истәлекләрне Әлфия ХАФИЗОВА язып алды.
 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: