Туган як

Тарихы әле язылып бетмәгән

Кызыл Чапчак тарихын Илдус хәзрәт Ахунов туплый башлаган иде. Ул Казан, Мәскәү архивларында эзләнеп, бик күп материаллар җыйган. Археологик экспедиция килеп, Кала Тауны актарып, анда шәһәр булганлыгы ачыкланган, тик спонсорлар ярдәме беткәч, ул эш тукталып калган... Әнә шул бай тарихка ия Кызыл Чапчак турында авылдашлары Рузалия Гыйльманова китап чыгарган. Туганым...

Кызыл Чапчак тарихын Илдус хәзрәт Ахунов туплый башлаган иде. Ул Казан, Мәскәү архивларында эзләнеп, бик күп материаллар җыйган. Археологик экспедиция килеп, Кала Тауны актарып, анда шәһәр булганлыгы ачыкланган, тик спонсорлар ярдәме беткәч, ул эш тукталып калган... Әнә шул бай тарихка ия Кызыл Чапчак турында авылдашлары Рузалия Гыйльманова китап чыгарган.
Туганым Роза Әзәл кызына баргач, ул миңа калын тышлы, яхшы ак кәгазьгә басылган «Чапчагым, син яшь чагым» дип исемләнгән ул китапны күрсәтте. Истәлекләрен язган авылдашлар һәрберсе үзләренең матур фоторәсемнәрен дә биргәннәр.
Бар да әйбәт, мактауга лаек. Рузалия ханымга бик зур рәхмәт, ул китапта, хәтта минем мәкаләләремә дә урын бирелгән. Ә шулай да күңелдә төер димме, үпкәме калды бит.
Беренчедән, Әзәл җизнәм Хәбиров өчен. Сугыш елларында Кызыл Чапчакта укыткан әнием Наҗия әйтүенчә, унынчы класста укучы ир балаларны дәрестән чакырып чыгарып, сугышка алып киткәннәр. Алар арасында әле үсмерлектән дә чыгып өлгермәгән Әзәл дә булган. Калганнары кемнәр булгандыр, хәтеремдә калмаган. Менә шулар турында китапта беркем дә берни дә язмаган. Ә бит 17 яшьлек Әзәл Сталинград сугышына эләгә. Яралана, тагын сугышка керә. Миндә сеңлесе, укытучы Фатыйма апа язган истәлек тә бар. Ул анда Әзәлнең кайсы фронтларда булганын, Берлинны алуда катнашып, соңыннан Геббельс гәүдәсен саклап төн чыгуларын, сугыштан орден-медальләр тагын кайтуын язган. Минем Ләйлә апама өйләнгәндә дә әле Әзәл япь-яшь егет булган. Җизнәм 58 яше тулганчы вафат булды. Гомере буена РТСта баш хисапчы булып эшләсә дә, өендә байлыгы булмады, чөнки эш урыныннан файдаланмады, намуслы иде.
Авылда аның хәзер дә энесе Зәкәрия абый белән сеңлесе Фатыйма апа яшиләр. Ник берсе искә алып, язып бирмәгәндер Әзәл җизнәм турында. Юкса, матур гына фотолары да бар иде. Ә мин япь-яшь көе шул коточкыч сугышка кергән әтием Сәхиулланы, җизнәмнәрне жәлләп, сугыш турындагы киноларны караганда әле хәзер дә елап утырам. Кодачабыз Фатыйма апа һәм әниемнең сеңлесе Ләйлә апам гомерләре буе Кызыл Чапчак мәктәбендә укыттылар, икесе дә - мәгариф отличнигы! Бу китапта алар турында да бер сүз дә юк...
Ә хәзер бабаем - Хәбибулла хәзрәт улы Фатих турында языйм әле. Бөтен Кызыл Чапчакта бармы икән илле ел укыткан Ленин орденлы укытучы? Ул заманында укытып кына утырмаган. Фатих бабаем, Указлы мулла башы белән, ярлы халык ягында булып, илнең иң буталчык чагында - гражданнар сугышы, сәнәкчеләр сугышы елларында Чапчак һәм Каенлы авылларында Совет власте оештырып, мәктәпләр ачкан, җирсез крестьяннардан Болгар авылы оештырган. Ул гомергә тирә-як авылларда иң абруйлы укытучы булып саналды. Алар әбием Ситдыйка белән иңгә-иң торып укыттылар. Аларның да бер юньле карточкаларын да бирә белмәгән сеңелем Роза. Ә Рузалия ханым минем үзем белән күрешеп түгел, телефоннан сөйләшергә дә, ник-тер, теләмәдеме, хурландымы... Архивларда казынган Илдус хәзрәт исә миннән бабаем Фатих турында мәгълүмат алу өчен генә дә автобус белән өч мәртәбә безгә килгән иде.
Ярый инде, ахыры хәерле булсын. Миңа калса, Кызыл Чапчакның тарихы язылып бетмәгән, әле башланган гына. Бу авылның (анда яшәгән һәм яшәүче хөрмәтле кешеләрен дә кертеп) тулы тарихын чагылдырган китап та язылыр һәм, бәлки әле, аны уку бәхете дә насыйп булыр...
Лира ГАБИТОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: