Туган як

Тарихта гына калды инде

Быелның 7 ноябрендә Бөек Октябрь социалистик революциясенең 100 еллыгын зурлап билгеләп үткән булырлар иде. Ләкин... Әйе, элегрәк андый түгәрәк даталы юбилейларга берәр ел алдан әзерләнеп, ил күләмендә зур вакыйга итеп билгеләп узалар иде. Бишьеллык планнарны вакытыннан алда үтәү, бәйрәмне хезмәттә зур җиңүләр белән каршылау, тугандаш республикаларда яшәүче халыклар арасындагы дуслыкны...

Быелның 7 ноябрендә Бөек Октябрь социалистик революциясенең 100 еллыгын зурлап билгеләп үткән булырлар иде. Ләкин...
Әйе, элегрәк андый түгәрәк даталы юбилейларга берәр ел алдан әзерләнеп, ил күләмендә зур вакыйга итеп билгеләп узалар иде. Бишьеллык планнарны вакытыннан алда үтәү, бәйрәмне хезмәттә зур җиңүләр белән каршылау, тугандаш республикаларда яшәүче халыклар арасындагы дуслыкны чагылдырган фестивальләр уздыру - барысы да югары дәрәҗәдә оештырыла иде. Бәйрәмнең кульминация ноктасы 7 ноябрьгә - ил халкы белән күмәк уздырыла торган демонстрациягә туры килә иде.
«Октябрь бәйрәме» дип аталган бу бәйрәм хәзер илебездә яшәүче урта һәм өлкән буын кешеләренең күңелендә аллы-гөлле чәчәкләре һәм шарлары, күтәренке рухтагы өндәмәләр язылган күпсанлы транспарантлары, кешеләрнең шат күңелле авазлары, патриотик җырлары, котлаулары белән хәтергә уелып калган. Дөрес, хәзер инде андый демонстрацияләрне хәтерләү генә түгел, хәтта белми дә торган яшь буын үсеп җитте. Чөнки ул бәйрәмне соңгы тапкыр зурлап билгеләп узган «түгәрәк дата» моннан төп-төгәл 30 ел элек -Октябрь социалистик революциясенең 70 еллыгы иде. 80 һәм 90 еллыклары зурлап уздырылмады, бары тик искә төшереп кенә үттеләр, дисәк тә зур хата булмас. Демонстрацияләргә дә Коммунистлар партиясе вәкилләре инициативасы белән аз санда гына өлкән кешеләр чыкты. Транспарантлардагы сүзләрнең дә, югары рухта булудан бигрәк, күпчелеге эшчеләргә лаеклы хезмәт хакы түләүгә, пенсияләрне күтәрүгә, эшсезлекне бетерүгә, халыкның яшәү шартларын яхшыртуга һ.бга кагылышлы таләпләр иде...
Мин үзем - социалистик җәмгыятьтә яшәп калган, аның иң чәчәк аткан 70-80нче елларны күргән, коммунизмның булачагына чын күңелдән ышанган буын вәкиле. Чөнки балаларыбызны гына түгел, үзебезне дә коммунистик җәмгыятьтә яшәячәк буын дип тәрбияләделәр безне мәктәпләрдә. Ә анда «һәркемнән сәләтенчә, һәркемгә хаҗәтенчә» дигән принципта яшәячәксез, диделәр. Ягъни күпме булдыра аласың, шулкадәр эшлисең, ә хезмәт хакын күпме телисең, шулкадәр аласың!.. Хәзерге буын яшьләренә никадәр генә көлке тоелмасын, без - ул чакта мәктәп парталары артында утыручы балалар - киләчәкнең нәкъ шулай буласына чын күңелебездән ышана идек...
Ләкин теләкләребез никадәр генә якты, матур булмасын, узган гасырның 90нчы елларында андый хыяллар чәлпәрәмә килде: «Советлар Союзы» дип аталган зур бер ил таркалды. Моңа китергән сәбәпләрне һәркем үзенчә аңлатырга тырышты. Төрле фикерләр булды һәм хәзер дә моңа карата бәхәсләр күп. Кемдер ул вакыттагы ил җитәкчеләрен гаепли, икенчеләре партия Ленин кушкан юлдан түгел, ә ялгыш юлга кереп китте димәкче, кайберәүләр чит ил катнашкан дип расламакчы була. Ничек булса да, хәзер инде моңа бары тик белгечләр генә дөрес җавап бирер, мөгаен.
Җиде дистә ел дәвамында бу иҗтимагый строй зур юл узды: эшче-крестьяннар большевиклар партиясе җитәкчелегендә революция ясап, властьны үз кулларына алдылар, Гражданнар сугышы, колхозлашу еллары, Бөек Ватан сугышы һәм аннары соңгы җимереклекләрне торгызу һ.б. - болар җәмгыятьтә дә, кешеләр тормышында да зур урын биләгән вакыйгалар. Россияне "чабаталы ил"дән, һичшиксез, зур индустриаль илгә әверелдерү, Бөек Ватан сугышында фашист илбасарларын җиңү һәм шуннан соң тиз арада илнең икътисадын күтәрү, галәмгә беренче космонавт очыру, бушлай белем алу һәм медицина хезмәте күрсәтү һәркемне эш белән тәэмин итү, хезмәт кешесенә бушлай фатир бирү - социалистик җәмгыятьнең зур казанышлары. Шул ук вакытта, инде тарихта мәгълүм булганча, һәм әлегә исән булган өлкән буын кешеләре хәтерендә сакланганча, ялгышлар да булмаган түгел. Кайвакыт, Коммунистлар партиясенең хәзерге вакыттагы җитәкчеләре: «Әгәр властька килсәк, андый хаталар башка кабатланмаячак!» - дигән сүзләр дә әйткәлиләр...
Ничек кенә булмасын, Совет эпохасы, әле бик еракта булмаса да, инде тарихта калды. Безнең күңелләрдә ул матур демонстрацияләре, төрле милләт халыкларының үзара туганнарча дуслыгы, бушлай белем алу һәм медицина хезмәте күрсәтү гаранты буларак, якты истәлек булып саклана.
Фәрит ИМАМОВ.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: