Туган як

Тарих кабатлана

«Санкция» дигән нәрсә яңа уйлап табылган чара түгел.Тарихка күз салсак, күрше дәүләтләрнең икътисадын какшата торган алымнар куллану рус дәүләтендә XVI гасырның беренче яртысында ук гамәлгә кергән булган. Казан ханлыгының аякка басып, күтәрелеп китүенә Көнчыгыш белән Көнбатыш арасында сату-алу, товар алмашу өчен ярминкәләр оештыру, Казанның чын сәүдә үзәге булуы, зур этәргеч...

«Санкция» дигән нәрсә яңа уйлап табылган чара түгел.Тарихка күз салсак, күрше дәүләтләрнең икътисадын какшата торган алымнар куллану рус дәүләтендә XVI гасырның беренче яртысында ук гамәлгә кергән булган.
 
Казан ханлыгының аякка басып, күтәрелеп китүенә Көнчыгыш белән Көнбатыш арасында сату-алу, товар алмашу өчен ярминкәләр оештыру, Казанның чын сәүдә үзәге булуы, зур этәргеч биргән. Бу традиция Болгар дәүләтеннән күчкән һәм дәвам иткән.
Казан сәүдәгәрләре балык (күбесенчә кырпы балыгы); эшкәртелгән мех; йомшак күн (юфть), югары сыйфатлы сәхтиян; күннән, төрле җәнлек тиреләреннән тегелгән өс-баш һәм аяк киемнәре, савыт-саба белән сәүдә иткәннәр. Әрмәннәр, Болгар чорындагы шикелле, аерым бистәләр оештырып, еллар буе яшәп, сату-алу белән шөгыльләнгәннәр. Персиядән өй җиһазлары, китаплар, кәгазь, уку-язу әсбаплары китереп сатканнар. Бохарадан ефәк, мамык, тукымалар, ювелир (зәркән) һ.б. әйберләр китерелгән. Нугайлар көтү-көтү атлар китереп сатканнар яки башка товарга алыштырганнар. Төрекләр һәм Кавказ сәүдәгәрләре виноград, йөзем, шәраб Дәмәшк корычыннан ясалган кирәк-яраклар, руслар тоз, балавыз, җитен белән сату иткән.
 
Мәскәү патшасы Василий III (Явыз Иванның атасы) Казан ханлыгының уңышлары белән һич тә килешә алмаган. 1523 елда Казанда уздырыла торган ярминкәләрдә, рус сәүдәгәрләренә карата сату-алуда катнашуны тыя торган махсус Указ чыгара. Аны бозучыларны үлем җәзасы көткән.
 
Бу, бүгенге чорда, илләр бер-берсенә куллана торган санкцияләрдән да катгыйрак була. Василий IIIнең бу гамәле казанлыларга зыян сала алмый. Мәскәү дәүләтендә товарларга, чималга кытлык, контрабанда һәм бәяләр котырып артуга китерә.
Үлем куркынычы янауга карамастан, кайбер рус сәүдәгәрләре, качып-посып, әйләнеч юллар табып Казан ярминкәсенә килгәләгәннәр. 1552 елда, Казан ханлыгы җимерел-гәч, ярминкәләр тыелган.
Түбән Новгород шәһәре янында Макарьевка авылында яңа ярминкә оештырыла. Руслар моны «Макарьевская ярмарка» яки
«торжище» дип атыйлар.
«Ярмарка» сүзе татарларның «ярминкә»сеннән үзгәртелеп, русларда кулланышка кереп китә. Руслар оештырган «Макарьевская ярмарка»ны татарлар «Мәкәрҗә ярминкәсе»дип йөртәләр.
Мансур ГАНИЕВ.
Татарстанның
атказанган икътисадчысы,
һәвәскәр тарихчы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: