Туган як

«ТАНЕКО». Халыктан яшерен сер юк

Мохиткә сакчыл караш - нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексын төзегәндә һәм файдалануга тапшырганда «Татнефть» компаниясенең төп өстенлекләреннән булды. Түбән Каманың 20 октябрьдә «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятенә килеп киткән җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре моның шулай булуына тагын бер мәртәбә инандылар. Катлауы нәрсәләр турында гади тел белән Чакырылган 70тән...

Мохиткә сакчыл караш - нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексын төзегәндә һәм файдалануга тапшырганда «Татнефть» компаниясенең төп өстенлекләреннән булды. Түбән Каманың 20 октябрьдә «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятенә килеп киткән җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре моның шулай булуына тагын бер мәртәбә инандылар.
Катлауы нәрсәләр турында гади тел белән Чакырылган 70тән артык кеше - шәһәр һәм район депутатлары, Түбән Кама муниципаль районы иҗтимагый советы, дини оешмалар әгъзалары, экологлар, медицина хезмәткәрләре, педагоглар, журналистлар - күренекле бу делегация предприятиенең промышленность мәйданына гадәти экскурсиягә генә түгел, ә «ТАНЕКО» һәм «Нижнекамский ТЭЦ» җәмгыятьләре җитәкчеләре белән күзгә-күз карап сөйләшергә дип килгәннәр иде.
Вакытны әрәм уздырмас өчен, промышленность иминлеге идарәсе начальнигы Руслан Фатихов һәм «ТАНЕКО»ның баш экологы Зилә Вәлишева юлда килгәндә үк кунакларны предприятие белән таныштыра башладылар. Заводның узганы һәм бүгенгесе турындагы документаль фильм табигатьне төп саклау объектларын карый башлауга үзенчәлекле бер керешү дә иде.
Куркынычсызлык техникасы буенча мәҗбүри инструктаж үткәрелгәннән соң, кунаклар ике автобуска төялеп, тиешле маршрут буенча кузгалдылар. Генераль директорның техник ярдәм һәм сыйфат буенча урынбасары Илшат Сәлахов һәм нефть эшкәртү заводының баш инженеры Айдар Хисмәтуллин, оста экскурсоводлар кебек, гади, аңлаешлы итеп, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексында кулланылган иң катлаулы һәм заманча технологияләр хакында сөйләделәр.
Экскурсия азагында Түбән Кама педагогия колледжы директоры Фәйрүзә Манихова: «ТАНЕКО»да эшләүчеләр бу производствога гашыйк, алар үз эшләре өчен янып яшиләр. Аларның югары профессионаллар булуы бер карауда күренә. Мондый технологик производствода башкача була да алмыйдыр, - дип әйтеп куйды.
Түбәнкамалылар бик күп сораулар бирделәр. Аерым алганда, очрашу өчен сәбәп булган иң мөһим темаларның берсе - кокс җитештерүгә һәм, ягулык буларак, аны Түбән Кама ТЭЦында куллануга кагылышы иде.
Хәтерегездә булса, быел июль аенда «ТАНЕКО»да комплекслы эшләтеп карау режимында акрынайтылган кокслау җайланмасы эксплуатациягә тапшырылды.
Акрынайтылган кокслау җайланмасы - нефть эшкәртү тармагы өчен яңа түгел, ә сынап каралган, техноген һәм экологик яктан бернинди дә куркынычы булмаган объект. Акрынайтылган кокслау технологиясе - дөнья күләмендә нефтьне җентекләп эшкәртү бурычын хәл итүдә иң нәтиҗәле чара. Әмма 40тан артык промышленность предприятиесе тупланган Түбән Кама халкында акрынайтылган кокслау җайланмасын эшләтә башлау күп сораулар тудырды.
 
Уйдырмаларга чик куелды
Төрле имеш-мимеш, уйдырмаларны юкка чыгару өчен ха-лыкның, мең кат ишеткәнче бер кат күрүең яхшы, дигән зирәк сүзенә таянылды. Барысын да җентекләп аңлатканнан соң, кунаклар радиация фонын контроль үлчәп карауның шаһитлары булдылар. Халык каршындагы үзенчәлекле имтиханны экспресс-тест өчен алдан әзерләп куелган кокс кына түгел, ә төяп озату өчен хәзерләнелгән продукция дә уңышлы үтте.
Шунысын да белеп торыгыз, һәр территориянең үз табигый радиация фоны бар. Халык өчен куркынычсызы булып, сәгатенә якынча 0,5 микрозивертка яки 50 микрорентгенка тигез булган зурлык санала. Үз сәламәтлегенә зыян килмәслек итеп, кеше куәте 10 микрозиверттан (мкЗ/ч) артмаган нурланышны күтәрергә сәләтле. Ә инде тәэсир итү вакытын минимумга кадәр киметкәндә, сәгатенә берничә мең микрозиверт нурланыш та зыянсыз була ала. Флюорография, рент-ген (3000 мкЗ/ч.ка кадәр) нәкъ шулай тәсир итә. Теш табибына мөрәҗәгать иткән кешенең авырта торган тешен рентгенка төшерү 200 мкЗ/ч тәшкил итә.
Делегациядәгеләр каршында төрле ике прибор «ТАНЕКО»да кокс янәшәсендәге радиация фонын билгеләде: 0,12- 0,18 микрозиверт яки сәгатенә 12-18 микрорентген иде. Сүз уңаеннан, күбебез көндез дә, төнлә дә аерыла алмый торган кесә телефоннарының дозиметрларга бик тә агрессив тәэсире барлыгын әйтик.
Аксакаллар шурасы рәисе Зирәк Шиһапов объектларны караганнан һәм нефть эшкәртү заводы директоры Чыңгыз Хәлилов белән сөйләшкәннән соң, Түбән Камада беренче заводларны һәм «ТАНЕКО»ны төзегәндәге технологияләр арасында зур аерма булуын түбәндәгечә бәяләде: «Җир белән күк арасы!»
Бу очрашу барышында Түбән Кама ТЭЦында кокс ягыла башлауга кагылышлы имеш-мимешкә дә чик куелды. Мондый сүзләр, чыннан да, төялгән коксның җылылык центральләре ягына озатылуына бәйле. Әмма коксны станциядәге пар казаннарына түгел, ә тимер юл буйлап Россиянең һәм чит илләрнең металлургия предприятиеләренә озату өчен төяү урынына китерәләр. Алга таба коксны яндыру, чынлыкта да күздә тотыла. Әмма ул проект барлык тиешле экспертизаларны үткәннән һәм, җәмәгать тыңлаулары уздыру юлы белән, түбәнкамалыларның ризалыгын алганнан соң эшләнәчәк.
Делегация әгъзалары тере-көмеш заводы төзелеше турында да сорадылар. «ТАНЕКО» территориясендә терекөмеш заво-дының беркайчан да булмаячагын Илшат Сәлахов зур җаваплылык белән белдерде.
Суны да чистарталар «ТАНЕКО»ның чистарту корылмаларында да тукталыш ясалды. Алар Россиянең нефть эшкәртү тармагында иң заманча булып санала. Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексында җыентык суны чистарту нәтиҗәлелеге, кайбер күрсәткечләр буенча, 99,9% тәшкил итә. Мембранлы биореакторларда сепарация, ультрафильтрация, сорбция, ультрафиолет йогышсызландыру алымнарын куллану шундый яхшы нәтиҗәгә китерә. Баш инженер урынбасары Халит Гайнуллин суны чистартуның лицензияле технологияләре һәм шул мөһим процесста файдаланыла торган микроскопик
организмнар турында сөйләде. Нефтьне һәм нефть продуктларын тулысынча минеральләштерүне тәэмин итә торган микроорганизмнар хакында ул бик тә аңлаешлы итеп җиткерергә тырышты:
- Алар - үзебездәге елгалар һәм күлләр төбендә үрчи торган гадәти бактерияләр, бары тик бик зур концентрацияләрдә генә.
Делегациядәгеләргә чистартуның төрле этапларындагы су сыйфатын да күрсәттеләр.
Киләчәк ягулыгы
«ТАНЕКО» продукциясенең экологик яктан чиста булуы турындагы мәгълүмат очрашуның башыннан ахырына кадәр кызыл җеп булып сузылды. Мәсәлән, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексында җитештерелә торган дизель ягулыгындагы күкерт 3-4 ррm.нан (ЕВРО-5 стандарты нормасы 10 ррm. тәшкил итә) артып китми. Цетанлы саны, киресенчә, бик тә югары. Илшат Сәлахов ассызыклап үткәнчә, «Татнефть»нең бүгенге көндә ЕВРО-5 маркасы белән сәүдәгә озатыла торган дизель ягулыгы, чынлыкта, киләчәк ягулыгы булып исәпләнелә һәм әле хәзергә кабул ителмәгән ЕВРО-6 стандартына туры килә.
2015 елда «ТАНЕКО»да 1,4 миллион тоннага якын дизель ягулыгы җитештерелде, ә 2025 елга аның күләме бер елга 7 миллион тоннага җитәчәк. Белгечләр тарафыннан ясалган исәп-хисап буенча, бер елга 2 миллион тонна Евро-5 дизель ягулыгын куллану, яндырылган газлар аша, атомосферага күкерт окислларының чыгуын 5300 тоннага киметәчәк. Шул рәвешле, базарга экологик чиста продукция чыгарып, «Татнефть» компаниясе мохитне саклауга үзеннән зур өлеш кертә.
 
Ачытан-ачык сөйләшү
Көннең икенче яртысында кунакларны предприятие офисында «ТАНЕКО»ның генераль директоры Леонид Алехин каршылады. Очрашуның бу өлеше, традиция буенча, доклад белән башланып китте. Генераль директорның техник ярдәм һәм сыйфат буенча урынбасары Илшат Сәлахов, «Нижнекамская ТЭЦ» директоры Алексей Юмангулов һәм «ТАНЕКО»ның баш экологы Зилә Вәлишева өстәмә мәгълүматлары белән уртаклаштылар. Шуннан соң промышленность мәйданында башланган әңгәмә дәвам итте. Предприятиенең һәм өстәмә куәтләрнең үсүе Түбән Кама муниципаль районы кешеләрен, бер яктан, шатландырса, икенче яктан, борчуга да сала. Промышленность зонасы үзенә якын авылларны да «басып алмасмы»? Л.С.Алехин «Татнефть» төзи торган бар объектларның да бүлеп бирелгән территория эчендә урнашканын әйтте. Өстәмә зарарлы матдәләрнең һавага чыгу куркынычы юк. Яңа җайланмалар катгый экологик стандартларны исәпкә алып сафка бастырыла.
Зарарлы матдәләрнең һавага чыгуы турында сөйләгәндә, Леонид Степанович предприятиенең аларны үз югалтуына тиңләве турында ассызыклады. Үз стратегик проектында «Татнефть» тарафыннан кертелгән технологияләр һавага чыга торган зарарлы матдәләрне потенциаль пычратучыдан кыйммәтле продуктка әйләндерү яки кабат производствога кайтару мөмкинлеге бирә. Күкерт производствосы, факель хуҗалыгы, чистарту корылмалары - шуның ачык мисалы.
«Нижнекамская ТЭЦ» директоры Алексей Юмангуловка да бик күп сорау бирелде. Кокс яндырылыган очракта, төтен газларын чистарту дәрәҗәсе ничегрәк булачак? Бу процесс тормышка ашырылачак технологияләр нинди? Саннар, исәпләүләр һәм
диаграммалар белән коралланып, Алексей Рәшидович станциянең өлешчә кокска күчүеннән төбәк экологиясенең зыян күрмәячәген раслады. Технология тикшерелгән. Төтен газын эшкәртүнең төп этаплары: көлне бетерү максатыннан, газны фильтрларда чистарту; күкерт окислларын бетерү өчен төтен газын аммиак эретмәсендә юдырып авыл хуҗалыгы ашламасы - аммоний сульфаты алу.
Очрашуларда сораулардан тыш, «Татнефть» һәм «ТАНЕКО» адресына, уку йортларына ярдәм иткәннәре, Түбән Каманың социаль-икътисад үсешенә керткән өлешләре, табигатькә сакчыл карашлары, ветераннарга булышулары һ.б. өчен рәхмәт сүзләре дә яңгырады. Мондый экскурсияләрне алга таба да оеш-тыруларын сорадылар.
- Без мондый очрашуларга һәм сөйләшүләргә әзер, - дип җавап бирде Л. С. Алехин. - Килегез, барлык сорауларыгызга да җавап бирербез.
Елена ТОКАРЕВА.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: