Туган як

«ТАНЕКО» факеллары төтенсез һәм утсыз яна

Факел хуҗалыгы җитештерү процессының бер челтәре булып тора, анда технологик җайланмалардан алынган калдык газлар кабул ителә һәм яндырыла. «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятенең факел хуҗалыгын Түбән Камадагы Нефть эшкәртүче һәм нефть химиясе заводлары (НПиНХЗ) комплексының визит карточкасы дип атарга мөмкин. Установка начальнигы Алексей Демидов моны әлеге объектның Россия нефть эшкәртү өлкәсе масштабында...

Факел хуҗалыгы җитештерү процессының бер челтәре булып тора, анда технологик җайланмалардан алынган калдык газлар кабул ителә һәм яндырыла. «ТАНЕКО»
акционерлык җәмгыятенең факел хуҗалыгын Түбән Камадагы Нефть эшкәртүче һәм нефть химиясе заводлары (НПиНХЗ) комплексының визит карточкасы дип атарга мөмкин.
Установка начальнигы Алексей Демидов моны әлеге объектның Россия нефть эшкәртү өлкәсе масштабында уникаль булып торуы белән аңлата. Факелның мачта системасы үзенә һәрберсе 140 метр озынлыктагы дүрт торбаны (ствол) ала. Югары һәм түбән басым, кислоталы газлар һәм резевта торган бу факеллар бер фундамент плитәсенә монтажланган һәм бер төп башняга беркетелгән.
Россия предприятиеләрендә бүген дә бер терәккә, бер, күп дигәндә, ике факел монтажлыйлар. Шуңа да «Татнефть» җәмгыяте тарафыннан шундый яңалыкны кулланышка кертүен бу өлкәнең инкыйлабы дип атарга кирәктер.
- Факел системасына беркетелгән мәйдан күпкә кыскартылды, -ди А.Н.Демидов. -Шул сәбәпле, терриотрияне генә түгел, финанс чыгымнарын да экономияләүгә ирешелде. Чөнки аерым торган факеллар өчен терәк конструкцияләре һәм резерв торбалар төзү ки-рәк булмады.
«ТАНЕКО» факел системасының тагын бер өстенлеге: аның тирәя-як мохиткә зыян ки-термәвендә. Түбән Кама сәнәгать челтәрендәге факеллар янында НПиНХЗ комплексы установкасы «бала» булып кына күренә. Тыйнаклык кешене генә түгел, хәтта факелны да бизи икән. Биш ел эшләү дәверендә бу факеллар һавага кара төтен җибәрмәде.
Моның да үз сере бар икән. Алексей Демидов пар куллануларын әйтә. Факелларга пар ике юнәлештә бирелә: торбага һәм аның иң югары ноктасындагы боҗрага. Бу, үз чиратында, һава бөтерелүенә китерә. Газлар спираль сыман бөте-релү нәтиҗәсендә атмосфера һавасы белән кушыла һәм тулаем диярлек янып бетә. Газлары утильләштерә торган шундый җайланма булу чистартылганнан соң калган өрдермәле газларның күп өлешен заводның җылыту челтәренә кайтарырга мөм-кинлек бирә.
Дүрт факел торбасының очларының конусыман эшләнүе дә зур әһәмияткә ия. Аларның һәркайсы махсус япкыч һәм энергия ресурсларын сак сарыф итә һәм дистанцион рәвештә яндырыла торган дежур яндыргыч (горелка) белән җиһазландырылган. Шул рәвешле, уникаль ялкын көйләгечләре һәм яну зонасына парны аерым бирү нәтиҗәсендә факелга чыгарылган газлар төтенләми генә яна.
Сәнәгать зонасына игътибар белән караган һәркем моның чынбарлыкка туры килүенә ышана ала. Шуны да әйтеп китәр-
гә кирәк: һавага чыгарыла торган газларны газга анализ ясаучылар һәм яну температурасын күзәтүче приборлар да ситуацияне контрольдә тота.
Проект буенча факел җайланмасын туктатмыйча гына резервта торга-нын кулланырга була. Һәр торбаны ике тартучы һәм
көйләүче чыгыр ярдәмендә күтәртергә һәм төшерергә мөмкин.Дөрес, әлегә «ТАНЕКО» факелларына ремонт таләп ител-ми. Бу аларда заманча технология, җиһазлар куллану һәм дөрес хезмәт күрсәтү белән бәйле.
- 116нчы Федераль закон буенча, факел хуҗа-лыгы куркыныч производство объекты булып санала, - дип дәвам итә А.Н. Демидов. - Бу коллективтан зур профессионализм һәм җаваплылык сорый. Һәр көнне сменага оператор һәм машинисттан торган бригада эшкә чыга.
Алексей Николаевич үзе бу комплекста 2009 елдан бирле эшли. Ул вакытта та факел хуҗалыгы эшен яхшы белгән, чөнки берничә ел күрше предприятиедә эшләгән. Бу вазыйфа аны яңа проблемалар белән каршы ала. Факел установкасы проектын халыкара «Флуор» корпорациясеннән алып «Башгипронефтехим» дәүләт унитар предприятиесенә тапшыралар. Проектны эшләп бетерергә, Россиядә аналогы булмаган факел төзергә, ә иң мөһиме, аңа хезмәт күрсәтү өчен квалификацияле коллектив тупларга кирәк була.
Ә эшкә килергә теләк белдерүчеләр күп. «Иң яхшысы» принцибы буенча сайлап алалар. Резюмелар җентекләп өйрәнелә, белгечнең һө-нәри осталыгы, эшләргә теләге һәм әзерлеге бәя-ләнә. Мондый кырыс сайлап алу үзен аклый: уникаль җайланмага хезмәт күрсәтү һәм киеренке эш графигы кеше-дән төпле белем дә сорый.
А. Демидов технологик җайланмалар операторлары Алексей Прописнов, Илгиз Сәлахов, Андрей Хомяков, Илнар Сәлмәнов, технологик насослар машинистлары Роман Ярослав, Дмитрий Тупиков, Рамил Мөхетдинов, Фәрит Зариповны үз эшенең осталары дип атый. Яшьләр өчен үрнәк һәм остаз булган Ренат Якуп улы Әхмәтов пенсиягә чыккан.
«Акыллы» техника халыкка хезмәт итә. Ә кешеләр бу җайланма үзләренә куркынычсыз, озак һәм ышанычлы хезмәт итсен өчен барысын да эшли.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: