Туган як

Тамырларын онытмыйлар

Түбән Камада 40тан артык милләт вәкиле яши. Һәрберсенең үз тарихы, теле, гореф-гадәтләре бар. Газета укучыларыбызга алар белән танышу кызык булыр дип, уйладык. Сезне даими рәвештә шәһәребездә яшәүче сирәк милләт вәкилләре белән таныштырып барачакбыз. - Минем немец милләтеннән икәнемне белгәч, кешеләр, гадәттә, сез монда ничек эләктегез, дип сорыйлар, - ди түбәнкамалы...

Түбән Камада 40тан артык милләт вәкиле яши. Һәрберсенең үз тарихы, теле, гореф-гадәтләре бар. Газета укучыларыбызга алар белән танышу кызык булыр дип, уйладык. Сезне даими рәвештә шәһәребездә яшәүче сирәк милләт вәкилләре белән таныштырып барачакбыз.
- Минем немец милләтеннән икәнемне белгәч, кешеләр, гадәттә, сез монда ничек эләктегез, дип сорыйлар, - ди түбәнкамалы Лидия Хорошилова (Буззз). - Безне, нишләптер, сугышта әсирлеккә төшкән солдатларның балалары дип уйлыйлар. Югыйсә, Идел буе немецлары турында Россия тарихында язылган.
Тумышы белән исә Лидия Адамовна Түбән Идел буйларыннан. Немецлар бирегә, патшабикә Екатерина II чакыруы буенча, 1764 елда күченгән. Католик колония булып яшәгәннәр, тел, гореф-гадәтләр барысы да сакланып, балаларга, оныкларга тапшырылган. Әмма нәсел тарихы турында ул аз белә. Бабасы 1937 елда репрессиягә эләккән, шуннан кайтмаган. Әти-әнисен 1929 елда раскулачивать» иткәннәр. 1941 елда Идел буеннан куып чыгарганда, барлык әйберләрен, шул исәптән документларын алып юк иткәннәр.
Богословлаг лагереннан алар бары 1957 елда чыгып, Волгоград өлкәсендә төпләнеп, яши башлаганнар.
- Мин мәктәпне шунда тәмамладым, аннан Балашовтагы медицина училищесында укыдым, юллама буенча Саратов өлкәсендә эшләдем, кияүгә чыктым, ирем белән Каракалпакстанда һ.б. урыннарда эшләдек, 1976 елда бирегә килеп төпләндек, - дип исенә төшерә Лилия Адамовна.
Аның әнисе Маргрет, әтисе Адам исемле булган, әмма, заман таләбе буенча, балаларына рус исемнәре биргәннәр. Шулай да, өйдә үзләренчә дәшкәннәр, мисал өчен, Лиди. Аларга үз телләрендә аралашырга, балаларын өйрәтергә ярамаган, чөнки моның өчен атканнар.
Ничек кенә булмасын, Лидия Адамовна туган телен үзләштергән: китаплар укый, энесе янына Германиягә баргач та, җирле халык белән аралашкан. Оныкларына да өйрәтергә тырыша.
Аның өчен иң зур бәйрәмнәр- Пасха һәм Раштуа. Аларны әле әти-әнисе исән булган чакта, авыр заманнарда да үткәргәннәр. Лидия Адамовна гореф-гадәтләрне сакларга тырыша.
- Бездә Яңа елга бүләк биреш юк - Раштуаны зурлап үткәрәбез. Оныкларым бу вакытны бигрәк тә көтеп ала. Чыршы бизәп, кечкенә өстәлгә чыршы ботакларыннан тәкыя үреп куям, шәмнәр кабызам. Бүләкләр дә әзерләп, барысын бәйрәмгә чакырам, - ди ул сөенеп. - Әнием өйрәткәнчә, милли ашларыбызны да пешерәм: ривель, штрудель, дамфнудельне һ.б. оныкларым яратып ашый.
Түбән Камада немецлар җәмгыяте күптәннән эшләп килә. Тик менә хәзерге вакытта әгъзалар саны шактый кимегән - күбесе Германиягә күченгән. Әмма Лидия Адамовна чит илгә күченергә теләми: биредә балалары үскән, оныклары туган. Эшен дә калдырасы килми. Ул Түбән Кама бала тудыру йортында 40 елга якын акушер булып эшләгән. 70 яшен тутырса да, һаман да сафта - репродукция кабинетында 10 ел буе шәфкать туташы вазифаларын башкара.
Лидия Адамовна үз халкы вәкилләре кебек, чисталык, тәртип ярата. Гөлләр өен генә түгел, җәен подъезд төбен дә бизи. Ул «эшне башкарырлык булсаң гына алын, булдыра алмасаң, вәгъдә бирмә» принцибы белән яши. Һәм, тормышы ничек кенә авыр булмасын, һәр көнгә сөенеп гомер итә.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: