Туган як

Тагын җидәү өстәлгән

Узган атнада алты балага дуңгыз гриппы диагнозы (H1N1) куелган. Күптән түгел тагын берсендә H3N2 штаммы ачыкланган. Анысы Австралия гриппы дип атала. Ул балаларга һәм өлкән яшьтәгеләргә авыр тәэсир итә.

Авыручыларның алтысы – балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, берсе – мәктәп укучысы. Белгечләр әйтүенчә, вакытында прививка ясатканнарга берни янамый, чөнки вакцина А вирусының барлык төрләренә каршы тора ала. Хәзерге вакытта бу балаларга берни янамый.
Тын юлларының кискен ялкынсынуы очраклары да арта бара. Соңгы атнада теркәлгән 1566 авыруның 825 е – балалар. Сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Венера Рәхимова төрле оешма һәм предприятие җитәкчеләренә күңел ачу чараларыннан тыелырга кирәклеген кисәтте. Табиблар түбәнкамалыларга алдагы ике атна дәвамында кеше күп булган урыннарга бармаска киңәш итә. 
Грипп – йогышлы авыру. Йокканнан соң, ике тәүлектән билгеләре күренә башлый. Тән температурасы 38-40 градуска кадәр күтәрелә, кеше туңа башлый, башы, күз алмалары, мускуллары, буыннары авырта. Аннары коры ютәл, томау барлыкка килә. Авыруның кискен чоры 3-7 көн дәвам итә, хәтта үлемгә китерергә мөмкин. Өзлегүләр арасында менингит, миокардит, пневмония, отит, синусит һ.б. бар.
Авыру билгеләрен сизгәч тә, нишләргә? Вирусны башкаларга йоктырмас өчен өйдә калып, табиб чакырырга кирәк. Балагыз авырса, аны бакчага, мәктәпкә, күңел ачу чараларына илтмәгез. Авырганда кайнар чәйне, мүк җиләге һәм көртмәлек кушылган морсны, минераль суны күп һәм ешрак эчү зарур. 
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: