Туган як

Тагын ОДН турында

Соңгы вакытта редакциябезгә ОДН бәяләре күтәрелүе турында хатлар күп килә башлады. Берничәсен газетабызда бастырып чыгардык. Әлеге мәсәләгә ачыклык кертү максатында, Түбән Кама муниципаль район советы депутаты, ПЖКХ-17 директоры Илшат Мөбарәкшин белән очрашып сөйләштек. - Безгә дә бу турыда шалтыраталар да, килеп тә зарланалар. Шәһәрдәшләребез шуны аңласыннар иде: квитанцияләрдәге бер генә...

Соңгы вакытта редакциябезгә ОДН бәяләре күтәрелүе турында хатлар күп килә башлады. Берничәсен газетабызда бастырып чыгардык. Әлеге мәсәләгә ачыклык кертү максатында, Түбән Кама муниципаль район советы депутаты, ПЖКХ-17 директоры Илшат Мөбарәкшин белән очрашып сөйләштек.

- Безгә дә бу турыда шалтыраталар да, килеп тә зарланалар. Шәһәрдәшләребез шуны аңласыннар иде: квитанцияләрдәге бер генә сан да һавадан алып язылмый, берсен дә үзебез уйлап чыгармыйбыз. Беренчедән, торак-коммуналь хуҗалыгы белән идарә итүче барлык компанияләр Татарстан Министрлар кабинетының 2013 елның 28 декабрендә кабул ителгән «Күп квартирлы торак йорт эчендә файдаланылган электр энергиясен, салкын һәм кайнар суны хисаплап чыгару тәртибе турында»гы 1079нчы карары нигезендә эшлиләр. Хөкүмәт карарында, шулай ук,
ОДНны исәпләү тәртибе дә бик җентекләп күрсәтелгән. Ә бу безнең өчен төп күрсәтмә, - диде Илшат
Альбертович.

Утны, суны, электр энергия-сен исәпләү приборлары - счетчиклар барлык квартирларда да булган йортларда һәм бу счетчиклар квартирларның барысында да урнаштырылмаган йортларда ОДНны хисаплау ике төрле була инде. Бу ике йорттагы күрсәткечләрдә аерма булып, ОДН суммасы да шуңа тәңгәл килә.

Йортта яшәүчеләр файдаланган электр энергиясе, димәк, ОДН күрсәткече дә бертөрле була алмый. ОДН күләменә йортка куелган электр көче белән эшләүче җайланмаларның күп яки аз булуы да йогынты ясый. ОДН күрсәткече, шулай ук, квартир хуҗаларының - шәхси милек ияләренең күрсәткечләрне төгәл һәм үз вакытында тапшыруларына да бәйле.

Йорттагы уртак электр челтәренә тоташып энергия урлап ятучылар булу сәбәпле дә ОДН күрсәткече арта. Хисаплау приборлары куймыйча гына, норматив буенча түләп, ә утны, суны, чынлыкта, өчләтә-бишләтә артыграк сарыф итүчеләр булу сәбәпле дә ОДН күрсәткечләре арта. Менә шундыйларның тәртипне явызларча бозуы аркасында, намуслы, тәртипле кешеләр ОДНны үз кесәләреннән түләргә мәҗбүр булалар.

Бу очракта оятсыз кеше намуслы күршесенең кесәсенә керә дигән сүз.

Нишләргә соң дигән сорау-га, оятсыз күршеләргә каршы ЖКХ компанияләре белән берлектә көрәшергә кирәк. Торак-коммуналь хуҗалык идарәләре, әлбәттә, тик ятмыйлар. Квитанцияләргә анализ ясап, шикле квартирларны даими тикшереп торалар.

- Мәсәлән, счетчик 100 кВт күрсәтә, ди. Квартирда исә 3 кеше пропискада, суыткычның гына да аена 70 кВт энергия алуы билгеле бит. Менә шуңа шикләнеп, ул квартирга барып, счетчикларны тикшереп кайтабыз. Тәртип бозу очракларына закон нигезендә чик куябыз. Тик, кызганыч, ничек кенә тырышсак та, бөтен квартирларны тикшереп чыга алмыйбыз, -
ди Илшат Альбертович. - Шуңа да халыктан ярдәм өмет итәбез. Йортларда хәзер «старший»лар бар, тәртип бозган күршеләр турында аларга да әйтә аласыз.

Якындагы универмаг яки «ларек»тан шикләнү урынсыз икәнлеген дә аңлатты ПЖКХ директоры. Аларның һәрберсе тиешле килешү төзи. Ә бу килешүдән башка алар ачыла алмыйлар. Үзләренең индивидуаль счетчиклары да бар. Шуңа да нинди дә булса йортка тоташу, алар өчен һич мөмкин хәл түгел, ди ул.

Тагын бер бик мөһим мәсьәләгә басым ясады директор: ОДН күрсәткече экономия белән яши белүләренә дә бәйләнгән. Подъездларда көндез дә ут яндырмаска, краннарны су таммаслык итеп гел төзәтеп торырга, кирәк булмаганда, утны сүндерергә. Редакциягә килгән хатларда ОДНның, нишләптер, кинәт кенә апрель аеннан артып китүе әйтелә. Моңа ни диярсез дигән соравыма, Илшат Альбертович : «Кабатлап әйтәм, әңгәмәбездә телгә алынган хөкүмәт карары шушы елның гыйнвар аеннан көченә керде. Ә апрель аенда бер-ике йортта без санап киткән кимчелекләр аеруча күп булгандыр. Шикаятьләрнең менә шул йортлардан килгән булулары ихтимал», - диде.

Әгәр дә оешма яки аерым кешеләр үз белдекләре белән кайсы да булса йортның электр челтәренә тоташалар икән, аларны ниди җәза көтә? Бу сорауны Түбән Кама прокуроры ярдәмчесе Иван Ширыковка бирдем. Электр энергиясе челтәренә үзлегеннән тоташкан һәм файдаланган өчен, зыянның күләменә карап, 3 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф, яисә бер елдан ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган икән.

...Халкыбыз берәр котылгысыз, эшләү-эшләмәү турында бәхәсләшү мәгънәсез булган гамәл хакында: «Нишлисең, башыңнан да югары сикереп булмый» ди. ОДН мәсьәләсендә дә болайрак: ЖКХлар да башларыннан югары сикермичә генә, махсус карарлар нигезендә тиешле саннарны хисаплыйлар. Тәртипкә күнеккән, квартирга түләмичә бурыч җыюдан курыккан халыкның күпчелеге, сукрана-сукрана булса да, ай саен барып, «квартплата»сын түли. Намус белән яшәргә күнеккән бу күпчелек, башыңнан югарырак сикерергә тырышуның мәгънәсезлек икәнен күптән төшенгән...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: