Туган як

Табиб икән, шундый булсын

Тормышта булган кимчелекләрне үзләреннән түгел, башкалардан эзли торган кешеләр күбәйде. Тегендә начар, монда начар дип, бөтен җирдә узара чыш-пыш киләләр. Хастаханәдә эшләүче табиблар һәм шәфкать туташлары адресына да тәнкыйть сүзләрен еш ишетергә туры килә. Сугыш елы баласы буларак, үзем хастаханәләр юлын аз таптамадым. Күпчелек очракта игътибарлы һәм мәрхәмәтле табибларда дәваландым....

Тормышта булган кимчелекләрне үзләреннән түгел, башкалардан эзли торган кешеләр күбәйде. Тегендә начар, монда начар дип, бөтен җирдә узара чыш-пыш киләләр. Хастаханәдә эшләүче табиблар һәм шәфкать туташлары адресына да тәнкыйть сүзләрен еш ишетергә туры килә. Сугыш елы баласы буларак, үзем хастаханәләр юлын аз таптамадым. Күпчелек очракта игътибарлы һәм мәрхәмәтле табибларда дәваландым.
Быел февраль уртасында үзәк район хастаханәсенең офтальмология бүлегендә уң күзгә операция ясатып, дәваланырга туры килде. Операцияне табиб - хирург Руслан Әхмәтҗанов ясады. Аңа шәфкать туташы Екатерина Шмелёва ярдәм итте.
Алар белән алдан аралашкач, операциянең уңышлы булачагына шикләнмәдем. Ялгышмаганмын - нәтиҗәсе уңышлы булды. Хәзер укый-яза алырлык дәрәҗәгә җиттем, урамда да ярдәмче таяктан башка йөрим. Халыкка чын мәгънәсендә хезмәт итүче, эшен яратучы, булдыклы табибларга рәхмәт.
Булдыклы һәм чын табиб нинди булырга тиеш соң, дигән бик урынлы сорау туа. Тирән белемле, бай тәҗрибәле, үз хезмәтен сөеп, шатланып башкаручы, дип уйлыйм. Шул гынамы? Чын табиб булу өчен тагын бер мөһим сыйфатка ия булырга кирәк, минемчә. Авыруны бер караштан аңлый белергә, «кисү-ямау», дару белән генә түгел, җылы сүз белән дә дәваларга тиеш. Көчле психолог булып, авыруның хәлен җиңеләйтәчәгенә авыруны ышандырырга да тиеш ул. Офтальмология бүлегендә инде озак еллар халыкка хезмәт күрсәтүче табиб, хирург Руслан Дамир улы - шундыйлардан.
Яшем 85 кә якынлашканда, күпчелек табибларның мәрхәмәтле хезмәтләрен күрергә туры килде. Бусында да язмышымны Руслан әфәндегә тапшырып ялгышмаганмын. Бу хакта аның үзенә дә әйткән идем: «Без - табиблар - барыбыз да үзебезнең хезмәтебезне яратып башкарабыз, кешегә ярдәм итү - безнең изге эшебез, максатыбыз», - дип, бик саран гына белешмә бирде. Артык тыйнак булуы сизелеп тора.
Медицина университетын тәмамлагач, бик тырыш һәм киләчәге өметле студент Руслан Дамир улын ординатурада калдырып, күз табибы итеп хәзерлиләр.
- Башка төр авыруларны дәвалаучы табиб була ала идең, нигә күз табибы булырга теләдең? - дигән соравыма ул:
- Күзләре авырта торган кешеләрне күреп, бик кызгана идем. Аларга ярдәм кулы сузасым килде. Аллага шөкер, теләгемә ирештем, - диде.
Хастаханәдән киткәндә тәкъдимнәр журналына рәхмәт сүзләре язып калдырдым. Шунда башка язмаларга да игътибар иттем. Анда Руслан Дамир улына язган рәхмәтләрнең исәбе юк. Әйе, табиб өчен халык ихтирамыннан да зур нәрсә бармы икән?!
Халкыбызда, «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», - дигән бик матур әйтем бар.
- Аллага шөкер, әти-әнием исән-сау. Гомерем буе алар үрнәгендә, алар кушканча яшәргә тырыштым. Намуслы булырга, эш сөяргә, кешеләргә ихтирамлы булырга да мине әтием-әнием өйрәтте, - диде табиб.
Суфиян МИНҺАҖЕВ,
мәгариф ветераны.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: