Туган як

Таба алмаганнар

Минем бер танышым үзе ябык, үзе кечкенә генә буйлы. Шуңа күрә аны күпкә яшьрәк саныйлар. Игезәк сыңары инде кияүгә чыкса да, әле Әлмирәгә йөргән егете тәкъдим ясарга куркып тора. Арык гәүдәсе белән ничек бала табар да, ничек гаилә тормышын тартып барырга куәте җитәр! Кечкенә буйлы булуның, балачага кебек күренүнең яхшы...

Минем бер танышым үзе ябык, үзе кечкенә генә буйлы. Шуңа күрә аны күпкә яшьрәк саныйлар. Игезәк сыңары инде кияүгә чыкса да, әле Әлмирәгә йөргән егете тәкъдим ясарга куркып тора. Арык гәүдәсе белән ничек бала табар да, ничек гаилә тормышын тартып барырга куәте җитәр!
Кечкенә буйлы булуның, балачага кебек күренүнең яхшы ягы да бар, инде фәлән ел элек гамәлдән чыккан студент билеты белән транспортта йөри, мәсәлән. Айлык билетны студентлардан алдыра да, үзенең билеты эченә тыгып куя...
Әле күптән түгел генә үз әнисе ярты төн эзләп, көчкә тапкан аны. Кияүгә чыкмаган кыз бала ярты төнгә кадәр кайда йөргән дисезме? Тыңлагыз, сөйлим, алайса...
Әлмирә бу көнне эштән арып кайта. Эше заводта булмаса да, көне буе тыз-быз чабып йөрү ардырта. Кыз: «Бүген исән-сау өйгә кайтып җитсәм, тиз генә чәй эчеп алам да, караватка авам», - дигән матур хыяллар белән эш көнен көчкә уздыра...
Ә кайтса - өй тулы кунак, залда чәй эчеп утыралар. Ни бәйрәм, ни туган көн түгел, нишләп йөриләрдер?! Кая ул аларга кушылып, чәй эчәргә утыру! Килгән апалары белән исәнләшсә, сүзнең озакка китәчәген чамалаган кыз, кунакларга күренмичә, шыпырт кына икенче бүлмәгә кереп китә. Телефонын «на всякий» случай янына куеп, урын да җәеп тормыйча, караватка өеп куелган мендәрләр артына керә дә, киемнәре белән тынычлап йокыга тала.
Күпме йоклагандыр, кызның үзенә иң күбе ярты сәгать кебек кенә тоела, телефонның берөзлексез пипелдәвенә уянып китә. Трубканы алса, анда әнисенең чыгырыннан чыккан тавышы: «Син кайда йөрисең шул вакытка кадәр? Телефоныңны да алмыйсың? Сәгатеңә кара!» - дип кычкыра.
- Мин күптән өйдә инде, кече залда йоклап ятам, - дигән сүзләреннән соң, әтисе, әнисе, апалары аның сүзләренә ышанмыйча, атылып икенче бүлмәгә керсәләр, кызның чыннан да йоклаудан шешенеп беткән йөзен күрәләр. Әлмирә башта әнисенең елавының сәбәбен аңлый алмыйча аптырый. Сәгатенә караса, төнге икенче ярты!
Баксаң, аның өйдә юклыгы кунаклар китәргә җыенгач ачыкланган! Апасы бу бүлмәгә кереп караган каравын, тик мендәрләр артында песи кебек йомарланып яткан кечкенә кызны күрмәгән. Шуннан инде тавыш купкан. Телефонга шалтыраталар, анысы да нигәдер, шалтыраткан саен: «телефон абонента выключен или находится вне зона сети» дип кабатлый.
Йөрәгенә шом төшкән әнисе кызның дусларына шалтыратырга тотына - кыз берсе белән дә очрашмаган. Бергә эшләгән иптәше инде аның әллә кайчан кайтып киткәнлеген җиткерә. Аптырагач, дәваханәләргә, «ашыгыч ярдәм»гә, полициягә дә шалтыраталар. Шактый йөрәк даруы ашагач, әнисе бар көчен җыеп моргка да шалтырата хәтта...
Безгә тыңлап утырганда көлке булды, билгеле. Тик кызының кайда икәнлеген белмәгән, аның өчен ут йоткан ананың хәле бер дә көләрлек булмагандыр шул...
Илһамия ГАФФАРОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: