Туган як

Таң суына каләм манып

Урман буйлары ла, әй,элмәлек, Элмәлектә былбыллар күрмәдек. Көзләрнең җиткәнен чамаладык, Гомерләр үткәнен сизмәдек. Әйе, гомерләр узып, гомер көзенә җиткәнне сизми дә калабыз шул. Әле күптән түгел үзенең саллы гына гомер бәйрәмен билгеләп үтүче Никифор Тукмачевны шәһәребездә белмәгән кеше бик сирәктер. «Сугыш чоры балаларының ачы язмышын, ачлык, ятимлек михнәтен үз җилкәмдә...

Урман буйлары ла, әй,элмәлек,
Элмәлектә былбыллар күрмәдек.
Көзләрнең җиткәнен чамаладык,
Гомерләр үткәнен сизмәдек.
Әйе, гомерләр узып, гомер
көзенә җиткәнне сизми дә калабыз шул.
Әле күптән түгел үзенең саллы гына гомер бәйрәмен билгеләп үтүче Никифор Тукмачевны шәһәребездә белмәгән кеше бик сирәктер. «Сугыш чоры балаларының ачы язмышын, ачлык, ятимлек михнәтен үз җилкәмдә татыр өчен, 1942 елның 24 февралендә Зәй районы Югары Баграж авылында, әнием Федораның сигезенче баласы булып, әтием Ионның сугыштан соңгы хаты килгән көнне дөньяга аваз салганмын», - дип яза ул үзенең «Таң суы» дип аталган икенче китабында.
Югары Баграж халкы СССР-ның атказанган спорт мастеры,Олимпия чемпионы, унике мәртәбә СССР чемпионы булган атаклы чаңгычы Федор Симашев, танылган язучы Аяз Гыйлаҗев, өч китап авторы Никифор Тукмачев белән бүген дә горурланып яши. 1963 елда - Алабуга медицина училищесын, 1970 елда Казан медицина институтын тәмамлаган, Никифор Тукмачев гомере буе сайлаган һөнәренә тугры кала. Аның хезмәт юлының чирек гасырдан артыгы Эчке эшләр министрлыгы системасы белән бәйле. Мамадышта һәм Питрәч районындагы хатын-кызлар колониясендә эшләгәннән соң, ул 1975 елда Түбән Камадагы 1нче хезмәт белән төзәтү колониясенә табиб-психиатр итеп күчерелә. Лаеклы ялга чыккач та, әле эшен шәһәрдәге кан алу станциясендә дәвам итә. Кырык елдан артык «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә йөреп, үзенә рухи ризык таба. Мәктәптә укыганда ук, каләм тибрәткән Никифор Тукмачев әниләр, туган җир һәм халык алдында җаваплылык тоеп, тормыш фәлсәфәсен, сүз кадерен, бәһасен белеп иҗат итә. Ә шигъриятенең иң үзәгендә - милләтенең, тулы бер язмышы.
 
Аның әйтәсе килгән фикерләрен юмор-сатирага, кина-ягә төреп бирә белү осталыгы да игътибарга лаек. Күпләрне чемметтергән шаян шигырьләре «Чаян» журналында даими басылып торсалар, сагышлы, көйле-хисле шигырьләре - шигырь кысаларына гына сыймыйча моң, җыр булып түгелә. Түбән Кама егете Рамил Әсхәдуллин, Чулпан Зиннәтуллина, Фәрит Хатипов, Ринат Гайнуллин Никифор Тукмачев шигырьләренә алтмышка якын көй иҗат иткәннәр. «Торналар», «Күк сирен», «Гармунчыга», «Нишләргә соң» дигән җырлары озак еллар зур сәхнәләрдә яңгырап, халкыбызның яраткан җырларына әверелделәр. Бүгенге көндә, Рахмай Хисмәтуллин, Хатип Касыйм, Рәшит Гәрәй кебек олпат шагыйрьләребезнең шигъри догалары калган юлдан атлаучы Никифор Тукмачев - тирән фикерле, киң карашлы, югары зәвыклы һәм югары әхлаклы шагыйрь. Аның холкына тыйнаклык, ихласлык, дан-абруй артыннан кумау дигән сыйфатлар хас. «Бар байлыгым - күңел нечкәргәндә үзем сыздырып уйнап җибәрә торган гармуннарым һәм эчке халәтем, рухым чагылышы булган шигырьләрем. Ходай шулардан аермасын дип, яшисем килеп яшим», дип яза ул үзенең китабына. Без «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, беркемне кабатламаган, бәгырьләрне телә торган сагышлы, күзләрдәге яшьләрне киптерә торган шаян шигырьләре белән безне алга таба да сөендерер дигән теләктә калабыз. Ходай безне Сездән, Сезне бездән аермасын!
Рәсимә НӘБИУЛЛИНА,
«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: