Туган як

Сүздән эшкә күчтеләр

Шәһәрдәшләр Түбән Кама урамнарында ташландык машиналарның күп булуларыннан зарланып бик еш кына “Халык контроле” сайтына мөрәҗәгать итә.

Хәтерем ялгышмаса, ташландык, иске машиналардан зарлану һәм андый тискәре күренешләрне булдырмауга каршы чаралар инде 2015 елдан бирле бара. Архив материалларыннан күренгәнчә, 2016 ел башында ук, Мурадьян урамындагы  28 йортта яшәүчеләр иске “копейка” белән “Мерседес” машиналарыннан зарланып, хуҗаларын эзләп караган булганнар. Димәк, алты елдан артык инде, “тимер-томыр өемнәре”н җиңеп булмый. Чынлап та, әйтерсең бик куркыныч дошман... Әллә хуҗалары битараф, әллә алар инде бу дөньяда юк. Әле тагын шунысы да бар – бу тимер өемнәренең берсен алып китсәләр, аның урынына тагын бер иске машина китереп куюларын көт тә тор!

Сүз дә юк, мондый “авточүп”ләр шәһәрнең  һәр микрорайонында диярлек бар һәм алар шәһәребезне бизәми. Беренчедән, алар йортлар янында болай да аз булган машина кую урыннарын алып тора. Икенчедән, тирә-якны ямьсезли. Өченчедән, бу иске машиналар берникадәр куркыныч та тудыра. Чөнки алар эчендә бертуктаусыз бала-чага уйный.  Пыяла ватылыр, янгын чыгар дип, әти-әниләре уйлап та карамый.

Иске, ташландык машиналар турында түбәнкамалылар үзләре ни дияләр соң?

Шамил Хәсәнов: “Бу машиналар шәхсән минем үземә комачауламый. Тора икән – тора бирсеннәр. Ә менә тәрәзә каршында эшләп торучы машиналар газының, тавышының зыяны күбрәк. Ә сабыйлар уйнамасыннар дисәгез, әти-әниләре нигә балаларын ялгыз урамга чыгара?”

Булат Хаҗиев: “Иске машиналарны металлоломга тапшырырга кирәк. Аларның инде күбесенең машина диярлеге дә калмаган бит. Тик менә кем исәбенә ул машиналарны җыярга? Хуҗаларын табып булмый торгандыр. Хәзер бит, бер кечкенә генә мәсьәләне хәл итим дисәң, әллә ничә имза җыярга, әллә нинди инстанцияләр йөреп чыгарга кирәк. Мин булсам – кран белән барысын төяп чыгар идем дә, тимер-томыр җыю пунктына тапшырыр идем. Ә сатканнан килгән акчаны авыру балалар фондына күчерер идем”.

Ә исемен әйтергә теләмәгән ханым юридик яктан бик белемле булып чыкты. Ул миңа: “Законда “автохлам” дигән төшенчә юк. Иске, ташландык булса да, алар кемнеңдер милке санала. Әгәр рөхсәт ителгән урынга куелса һәм машина хәрәкәтенә комачауламаса – хуҗасы аңа тимәскә дә хокуклы. Аны мәҗбүри алдыру – законны бозу, кеше милкенә кул сузу булып санала”, – дип җавап бирде.

Нәфисә Шәрипова: “Иске районда яшәгәндә күршебездә яшәүче бабай вафат булды да, аның “алтынчы” модель  Жигули автомобиле хуҗасыз калды. Әле йөрмәслек тә түгел иде. Әбинең үз хәле – хәл. Балалары читтә яшиләр, бу машинаны кая да булса тапшырырга вакытлары булмады. Шулай ярты еллап торгач, кемнәрдер башта тәгәрмәчләрен салдырды, кыюраклары тәрәзәләренә хуҗа булды. Ахыргы чиратта, утыргычларына кадәр салдырып алып киттеләр. Яңа районга күченгән идек, монда да бер чит ил машинасы ярты ел чамасы бардыр, кузгалганы юк. Әлегә тимиләр тагын үзенә. Иске йорт-җиһазларын җыялар бит. Монда да шулай җыеп чыгарга кирәк.”

Әйе, ташландык машиналар мәсьәләсе менә-менә хәл ителер кебек. Башкарма комитетның 2014 елның 28 ноябрендә кабул ителгән “Түбән Кама шәһәре җирлегендә ташландык, хуҗасыз транспорт чараларын ачыклау, исәпкә алу, күчерү, саклау, утильләштерү тәртибен раслау турында” 174 нче карары нигезендә, Түбән Камада мондый машиналарны киметү өстендә эш алып барылачак. Шушы көннәрдә инде ике машинаны эвакуатор белән алып та киткәннәр. Озакламый чират башка ташландык автомобильләргә дә җитәчәк.

Идарәче компания хезмәткәрләре, алты ай кузгалмаган (нәкъ шуның кадәр вакыт машина кузгалмый торса, ташландык булып санала икән), автомобиль хуҗаларын эзләп табып, аңлату эшләре алып баралар. Бу урында шуны да әйтеп үтим әле: “Фәлән җирдә машина тора, төгән җирдә ташландык машина тора”дип, шау-шу куптару белән бергә, йортта яшәүчеләр машина хуҗаларын ачыкларга булышсыннар иде. Күп очракта, кеше күршесен белмәсә дә, кемнең машинасы нинди икәнен төгәл белә. Хуҗасын тапкач, аларга машиналарын алырга күпмедер вакыт биреләчәк. Әгәр шул вакыт эчендә хуҗасы бернинди чара күрмәсә, машина штраф стоянкасына озатыла.

Бу – хуҗасы табылган очракта. Ә инде хуҗасы ачыкланмаса, йорт идарәсе компаниясе хезмәткәрләре Түбән Кама муниципаль районы эчке эшләр идарәсенә  гариза юлларга мәҗбүр булалар.

Әгәр сезнең урамда, йорт янында шундый ташландык машиналар бар икән, шәһәребезнең Актүбә урамындагы 6А йортында урнашкан административ-техник комиссиягә (телефоны: (8555) 41-91-43 мөрәҗәгать итә аласыз. Гаризаларны ati.nk@tatar.ru электрон почтага яки пәнҗешәмбе көндезге икедән дүрткә кадәр офисларында кабул итәләр. Инспекция җитәкчесе Альберт Гарифуллин шәһәрне төзекләндерүгә кагылышлы бар теләк-тәкъдимнәрне кабул итеп, мәсьәләне хәл итү юлын эзләрбез дип ышандыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: