Туган як

Сөйләшә беләбезме?

«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Фәтхулла Абдуллинның Татарстан язучылар корылтаенда ясаган һәм «Туган як»ның 12 июль санында урын алган «Яза беләбезме?» дигән чыгышы бу язмама, үзенә күрә, бер этәргеч булды. Әдәби телдә язу өчен аерым осталык, сәләт кирәк һәм ул һәркемгә дә бирелми. Хәзерге татар сөйләм теленең бик ярлы булуы,...

«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Фәтхулла Абдуллинның Татарстан язучылар корылтаенда ясаган һәм «Туган як»ның 12 июль санында урын алган «Яза беләбезме?» дигән чыгышы бу язмама, үзенә күрә, бер этәргеч булды.
Әдәби телдә язу өчен аерым осталык, сәләт кирәк һәм ул һәркемгә дә бирелми. Хәзерге татар сөйләм теленең бик ярлы булуы, кирәкмәгән чит ил сүзләре һ.б. белән артык пычрануы, ана телебездә дөрес сүз табалмыйча азаплануыбыз - болар барысы да күңелне борчыган мәсьәләләр булып тора.
Моңа каршы килеп, татарча матур сөйләм тыңлыйсың килсә, «әнә телевизор кара, радио тыңла», дип әйтүчеләр дә табылыр. Әйе, тыңлыйм да, карыйм да, тик кайбер тапшырулар барышында алып баручының татарча сөйләшә белмәвен ишеткәч, хәтта, аның өчен үзең ояла башлыйсың. Тел төзеклеге мәсьәләсендә мин артык таләпчән түгел, әмма урамда, кибеттә, транспортта үзебезнең татар кешесенең, телен сындырып, яртылаш урысча, яртылаш татарча сөйләшүен тыңлагач, нишләптер, ачуым килә башлый. Шунысы аяныч, саф татар гаиләләрендә тәрбияләнгән күпчелек балаларның үз ата-аналары белән урысча сөйләшүе бездә гадәти хәлгә әйләнеп бара.
Тиздән шәһәребез үзенең илле еллык юбилеен уздырачак. Ярты гасыр элек Татарстанның төрле төбәкләреннән җыелган татар егетләре һәм кызлары гүзәл Түбән Камабызга нигез салганнар. Көннәр буе төзелештә эшләп арыгач, кичләрен татар «пятачок»ларына чыгып, җырлап-биеп күңел ачканнар, авыл җырларын, такмакларын, биюләрен, гореф-гадәтләрен оныт-маска тырышканнар... Шәһәргә нигез салган шул ветераннарның бүгенге көндә оныклары үз әби-бабайлары белән татарча сөйләшә белми, яисә теләми. Ә инде ул оныкларның балалары туган телләрен белерләрме, татарча сөйләшерләрме - бу турыда берәү дә анык кына әйтә алмас шул. Нәрсә бу? Тормышыбызда булып торган гомумүзгәрешләр нәтиҗәсеме, шау-шулы шәһәр тормышы шаукымымы? Ни өчен татар гаиләләрендә телебез онытыла, югала бара? Бу мәсьәләдә озак еллар дәвамында галимнәр, тел белгечләре, педагоглар баш вата. Берәүләре баланы ана теленә гаиләдә ата-анасы өйрәтергә тиеш дип әйтсә, икенчеләре телебезгә мәктәп ягыннан игътибар җитеп бетми дип, укытучыларны гаепли.
Шәһәр халкының күпчелеге - авылдан килгән, авылдан чыккан. Татар авылы гасырлар буе телебезне баетып, җанландырып, аңа ямь өстәп, яңа сулыш биреп торды. Татарстанның төрле төбәкләреннән Казанга җыелган яшьләр университетның татар теле һәм әдәбияты факультетында телебез буенча төпле белем тупладылар. Заманында бу факультеттан күпме язучы, тел белгече, укытучы чыкты. Алар, чын мәгънәсендә, телебезне кадерләп саклаган тел белгечләре булдылар. Берничә ел элек, Мәскәү күрсәтмәсе буенча, «татфак»ны бөтенләй ябып куйдылар. Ул вакытта язучы Ркаил Зәйдулла һәм берничә студент моңа протест йөзеннән университет каршында пикет торып карады, файдасы тимәде. Әйтерсең, ниндидер куркыныч, авыр механизм телебезнең, мәдәниятебезнең тамырын корытыр өчен эшкә җигелгән. Авыл җирендә бер-бер артлы ябылган күпсанлы мәктәпләр, клуб-
лар моңа мисал булып тора. Хәзерге вакытта Казан шәһәренең югары уку йортларында татар теле белгечләрен әзерләү үз абруен югалтты, җитмәсә, яшьләр дә анда барырга бик атлыгып тормыйлар.
Үткән гасырның алт-мышынчы елларында миңа әтинең тарантасына утырып, аның Кукмара районындагы туган авылына еш кайтырга туры килде. Ул елларда башлангыч мәктәбе, җыйнак кына клубы, үз фермасы булган ике урамлы бу авыл гөрләп яшәде. Ул авылдагы картларның татарча матур ипле сөйләшкәннәрен әле дә оныта алмыйм. Хәзер сирәк ишетелә торган гади, саф татар сөйләме иде бу. Ни кызганыч, янгын-фәлән булмыйча, әтинең авылы әкренләп юкка чыкты. Янәшә-тирәдәге тагын өч-дүрт авыл шундый ук ачы язмышка дучар булды.
Казан дәүләт университеты профессоры Гомәр Саттаровның «Топонимик атамалар» китабы күпләргә таныштыр дип уйлыйм. Академик хезмәткә тиң булган бу китапта Татарстандагы барлык район үзәкләре, авыл исемнәре, аларның килеп чыгу тарихы, сөйләм теленең үзенчәлекләре һәм диалект (җирле сөйләш) буенча тирән мәгълүмат тупланган. Шунысы кызганыч, Г. Саттаровның бу хезмәтендә телгә алынган күп авыллар җир йөзеннән юкка чыкты. Димәк бу, һәр авылның үз тарихы, үз теле, үзенчәлекле фольклоры, үзенә генә хас гореф-гадәтләре һәм халкы белән бергә юкка чыгуын аңлата. Нәрсә бу? Татарның искиткеч бай теленә, чал тарихына, ата-бабайлардан калган гореф-гадәтләренә, гасырлар буе сакланган күркәм гадәтләренә тамырдан балта белән чабумы?!
Очрашуларның бер-сендә телебезнең хәзерге торышы турында бәхәс купкач, дәрәҗәле бер абзый: «Бетми телебез, мәдәниятебез дә яшәячәк», дип күкрәк сукты... Телебез саекмасын, мәдәниятебез дә татар данын арттырсын иде. Әмма әйләнә-тирәбездәге тискәре үзгәрешләргә дә күз йомып калырга ярамый. Дөрес, әлегә театрларыбыз татарча спектакльләр куя, китапханәләребез эшли, татар телендә газеталар чыгып килә (бер таныш мөхәррир әйтүенчә, бүген аларда эшләргә кеше табыла әле, әмма ун-егерме-утыз елдан соң нәрсә булыр - анысы билгесез).
Бу язмам бераз пессимистик рухта килеп чыкты, нишлисең, тормышыбыз шундый булса кирәк. Урта гасырда яшәгән бер француз комигы «Еламас өчен, көләргә кирәк», дип әйтеп калдырган. Халкыбыз тарихында хафалы авыр еллар күп булды, димәк, елмаер, шатланыр көннәребез алда әле, дигән өмет белән яшик. Ә сез ничек уйлыйсыз, җәмәгать?!
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: