Туган як

«Сугыш афәтен күрергә язмасын!»

Апрель урталарында Төзүчеләр урамындагы Ак барс бүлегенә фатир өчен түләргә килгән олы яшьтәге ханымны чиратсыз гына үткәрдем. Аның артыннан үзем дә газ, телефон, фатир өчен түләдем. Олы яшьтәге ханым әлеге игътибарым һәм ихтирам өчен рәхмәтләр әйтеп, узган тормыш юлын сөйләп, «эчен бушатты». Ул 91 яше белән баручы тыл ветераны Әхмәтшина Минзифа Сафа кызы булып чыкты (кыз фамилиясе – Хасимханова).

Минзифа апа 1927 елда Лениногорск районы Чүти авылында колхозчы гаиләсендә өченче бала булып дөньяга аваз сала. Аннан соң әле тагы өч сеңлесе туып, алты балалы гаиләдә тәрбияләнә, хезмәтне сөеп үсә.Ул башлангыч сыйныфта белем алганнан соң, башта колхозда вак-төяк эшләрдә йөрсә, соңга таба фермада терлекләр карый, кичен мәктәптә укып, урта мәктәпне тәмамлау турында аттестат алуга ирешә. 
17 яше тулыр-тулмаста окоп казу эшләренә дә җибәрәләр кызны. Озакламый Юдинодагы хәрби госпитальдә пешекче һәм санитар хезмәтләрен башкара. Мәскәү һәм Тула шәһәрләрендә күчмә госпитальдә хезмәт итеп, җиңү бәйрәменнән соң туган авылы Чүтигә кайта.
 Ул чордагы күргәннәрен елый-елый сөйләде ветеран: «Үзебез пешекче, үзебез утын хәзерләп (чи утын), колонкадан су ташып, яралыларга ашарга әзерлибез, кулсыз-аяксызларга үз кулыбыздан тотып ашатабыз, аларны кызганып елыйбыз. Җиңелрәк җәрәхәтлеләр савыгып, безгә рәхмәтләр әйтеп, яңадан фронтка киттеләр. Бу чордагы безнең эшләр хезмәт кенәгәсенә тиешенчә кертелмәгән, сугыш ветераны булып саналмадым, окоп казучылар тыл ветераны гына булып калды», – ди ул.
Чүтигә кайткач, тормыш яхшы булыр, дигән хыялы да юкка чыга, чөнки колхозның хәле мөшкел, әти-әниләре – карт, ике абыйсының берсе 1921 нче елгы, икенчесе 1923 елгы – сугышта һәлак булган, сеңелләре кайсы-кая таралышкан.
Минзифа бәхет эзләп читкә китә. Ивановада торф чыгаруда, Ташкентта машинист-оператор  булып эшләп, ирләр хезмәтен башкара. Торган җир яхшы булса да, туган як үзенә тарта, Лениногорскига кайтып, нефтьчеләр оешмасында эшли, 1961 елда яңа төзелүче Түбән Камага килеп, химия комбинатын төзүдә катнаша. Машинист-оператор булып, соңгы елларда эчке эшләр органнарында, төрле учреждениеләрдә сак хезмәтендә эшләп, лаеклы ялга чыга Минзифа ханым.
Намуслы тырыш хезмәте өчен  бик күп Мактау кәгазьләренә лаек була. 1941-1945 еллардагы хезмәте дәүләт тарафыннан макталып искә алына. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президенты Владимир Путин исеменнән бирелгән Рәхмәт хатларын иң зур бүләк итеп кабул итә Минзифа апа.
Тыл ветераны буларак, Җиңүнең 50, 55, 60, 65 һәм 70 еллыкларына бирелгән медальләрне ул зур горурлык белән күкрәгенә тагып йөри.
«Тормышымда күп югалтулар кичердем. Әтием-әниемне, сеңелләремне, бердән-бер улымны һәм иремне җирләдем. Абыйларым сугыш кырында ятып калды. Күпне күрсәм дә, тормышымнан зарланмыйм, хезмәттәшләрем, дусларым онытмый, хөкүмәтебез безнең кебекләр турында кайгырта», – ди ветеран.
– Олы гомер юлы кичергән ветеран буларак, яшьләргә нәрсәләр әйтер идегез? – дигән соравыма:
– Яшь буын кабат сугыш афәтләрен күрмәсен, кызлар сөйгәннәрен, хатыннар ирләрен югалтмасын, балалар ятим калмасын. Бөек Җиңү бәйрәме белән, шәһәрдәшләребез! – диде Минзифа апа. 
Суфиян МИНҺАҖЕВ, 
хезмәт ветераны.
Фотода: Минзифа Әхмәтшина (2005 ел).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: