Туган як

Сугыш бетәргә аз гына калгач...

Каенлы авылында туып, шунда үскән әтием Сабирҗан Ахуновка өч сугышны кичерергә туры килгән: 1914 елда империалистик сугыш, шуныӊ дәвамы, диярлек, гражданнар сугышы һәм Бөек Ватан сугышы. Беренче сугышныӊ да бик яман булганлыгын әти күз яшьләре белән искә ала торган иде. Бу сугышта немецларга әсирлеккә эләгүе, 5-6 ел буе нинди газаплар...

Каенлы авылында туып, шунда үскән әтием Сабирҗан Ахуновка өч сугышны кичерергә туры килгән: 1914 елда империалистик сугыш, шуныӊ дәвамы, диярлек, гражданнар сугышы һәм Бөек Ватан сугышы. Беренче сугышныӊ да бик яман булганлыгын әти күз яшьләре белән искә ала торган иде. Бу сугышта немецларга әсирлеккә эләгүе, 5-6 ел буе нинди газаплар күрүе турында авылдашларына еш сөйли торган иде. Аӊа бер бай немец хатынында хезмәт итәргә туры килгән. Бөтен ихата эше аныӊ өстенә йөкләнгән. Бай-бичә әсирләрне кимсетеп, күп эшләтеп, ач тоткан. Болар әтинеӊ йөрәгенә тирән яра салган булса кирәк: немецчә әйбәт белсә дә, әлеге телдә бер генә сүз әйтүен хәтерләмим.
1941 ел. Сугышка баштарак яшьләрне чакыралар. Аларныӊ күбесе хәбәрсез югалды. Аннан урта яшьтәгеләр: һәр көнне озаталар, киләләр, озаталар…
Без яшь җилкенчәк тә сугышныӊ ни икәнен төшенә башлады. Туйганчы ипи ашаулар онытылды. Мәктәптә дә укытучылар гел сугыш турында сөйли. Директорыбыз Фәхри абый Шәрәфиев тә сугышка китеп барды. Класслар салкын, парта өстенә куйган кара савытлары да ката. Ѳреп җылытабыз, аякларыбызда - чабата.
Әтием кич саен инеш буенда авыл яшьләрен корал тотарга, шуышырга өйрәтә. Аныӊ «айт-два, на плечо, по-пластунски» командалары яӊгырап тора иде.
Иртән торсаӊ, кич ятсаӊ, бер сүз - немец кая җиткән? «Кара» язулар да килә башлады. Әтинеӊ ту-ганнары да: Габделәхәт, Хуҗаҗан һәм аныӊ малае Салих, Ибраһим яу кырында ятып кала. Ул түзмәгән, әнигә әйтмичә, Ширәмәт военкоматына барып, үзен сугышка алуларын сораган. Повестка 1942 елда килә.
Бу төнне әти дә, әни дә йокламады. Әти һаман немецларны сүкте. Икенче көнне бөтен авыл халкы
диярлек аны озатты. Ап-рельнеӊ 15е, юл өзелгән чак. Ат белән барырга туры килгән. Төпчегебез, 5 яшьлек Хазим «әти, кит-мә», дип, өзгәләнеп елап калды. Әни, дүрт балам белән тол калырмын, дип уйламагандыр.
Әтием өлкән сержант - взвод командиры булган- гел алгы сызыкта. Хатларда да һәрвакыт «без җиӊәрбез, дөреслек безнеӊ якта», дип яза торган булган ул. «Ватан өчен» газетасында аныӊ турында мәкалә басылган. Мәскәүдә чыккан «Память» китабында да исеме язылган.
Каенлы авылыннан фронтка 160ка якын ир-ат китте, яртысы диярлек сугыш кырында ятып калды. 1945 елда ике кеше һәлак булды: берсе - Равил Гәрәев - февральдә, икенчесе - әтием - 23 мартта.
Гомере Польшада
Гданьск якларында өзелгән. Урман тирәсендә булган солдатлар өстенә кинәт кенә немецлар килеп чыгып, көчле атыш башлана. Урман кырыенда кечкенә елга аша чыкканда, дошман пулясы әтигә тия, ул чалкан егылып төшә. Соӊыннан иптәшләре табып алып, хөрмәтләп җир куенынна салалар. Бу турыда исән-сау кайткан Аты авылы кешесе сөйләгән иде.
Саимә СѲЛӘЙМАНОВА,
сугыш һәм хезмәт ветераны.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: