Туган як

Сөтне дә белеп эчәргә кирәк

Кибеттә сатып алынган кайбер сөтләр ачымый һәм бүлмәдә дә озак вакыт саклана ала. Авыл сөте, киресенчә, бик тиз әчеп чыга, әмма аннан башка ризык, мисал өчен, эремчек ясап була. Ә кибет сөтеннән берни ясап булмый. Бу сөт түгел - порошок яки антибиотик кушылган эчемлек, диючеләр бар. Бу фикер дөреслеккә туры...

Кибеттә сатып алынган кайбер сөтләр ачымый һәм бүлмәдә дә озак вакыт саклана ала. Авыл сөте, киресенчә, бик тиз әчеп чыга, әмма аннан башка ризык, мисал өчен, эремчек ясап була. Ә кибет сөтеннән берни ясап булмый. Бу сөт түгел - порошок яки антибиотик кушылган эчемлек, диючеләр бар.
 
Бу фикер дөреслеккә туры киләме?
Озак вакыт ачымый торган әлеге эчемлек сөт була ала. Югары температуда озак итеп стерильләштерелгәч, анда бернинди бактерия калмый. Шуңа күрә мондый сөт ачымый да.
Әмма каптагы әлеге продукт - сөтле эчемлек тә була ала икән. Бу вакытта тышына закон буенча «сөт» дигән атама куелырга тиеш булмаса да, җитештерүчеләр чын исемен күрсәтергә ашыкмыйлар. Чөнки законны бозган очракта каралган җәза бик җитди түгел.
Сөт составында антибиотик та була. Эш шунда ки, ул сөтне әчетә торган бактерияләрне юкка чыгара. Сыерны антибиотик белән дәвала-ганнан соң, 10 көнлек карантин тоту зарур. Әмма кайсы фермерның җитештерү процессын акрынайтасы килсен? Аннары элек сыерларга салам, печән, катнаш азык ашатсалар, хәзер эшмәкәрләр арзан бәягә чит ил азыгы сатып алуны кулай күрә, анда да антибиотик булырга бик мөмкин. Сыерга ул азык аша, ә безнең организмга сөт аша керә.
Тыелса да, сөткә кайчак консервант та кушыла, мисал өчен, натрий бензоаты. Аллергияле кешеләр өчен мондый ризык куркыныч.
Кайбер шундый сөт-ләр составында сода да бар. Аны саклау вакытын озайту өчен кушалар. Ул сөтне үз хәленә кайтарганда да, сөт порошогын җитештерүдә дә кулланыла. Сода үзе сәламәтлеккә зыян китерми, әмма бу очракта кире йогынты ясарга мөмкин. Сөтне үз хәленә кайтарганда, масса берничә мәртәбә югары температурага җиткерелә, бу вакытта сода сөт аксымы белән реакциягә керү нәтиҗәсендә, аммиак аерылып чыга. Ул организмда җыелып, ашказаны һәм унике илле эчәктә куркыныч авыруларга китерергә мөмкин.
Нәтиҗә ясыйк. Сөт ризыкларын аз күләмдә кулланганга күрә, организмга зур куркыныч янамый. Шулай да, майлылыгы күбрәк һәм саклау вакыты чикле булганын сатып алырга тырышыгыз - андые файдалырак. Авыл сөтен эчәм дисәгез, бары белгән кешегә генә мөрәҗәгать итегез. Балаларга исә махсус җитештерелгәннәрен алу хәерлерәк. Әлеге ризыклар күптөрле тикшерү уза һәм сәламәтлеккә зыян итми.
http://shkolazhizni.ru/
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: