Туган як

Совет чорындагыча ныклы һәм чыдамлы итеп төзесеннәр иде

Түбән Камага шәһәр статусы бирелүнең 50 еллыгына санаулы көннәр генә калып бара. Шуңа да шәһәребез кадерле кунак көтә торган олы йортка охшаган: Шәһәр паркына парк төсе кертелә; Кама елгасы ярының елга порты тирәсе заманча ясала; күп кенә йортлар ишегаллары, утыз ел көткәннән соң, ниһаять, юллы була. Кая карама ремонт, төзекләндерү,...

Түбән Камага шәһәр статусы бирелүнең 50 еллыгына санаулы көннәр генә калып бара. Шуңа да шәһәребез кадерле кунак көтә торган олы йортка охшаган: Шәһәр паркына парк төсе кертелә; Кама елгасы ярының елга порты тирәсе заманча ясала; күп кенә йортлар ишегаллары, утыз ел көткәннән соң, ниһаять, юллы була. Кая карама ремонт, төзекләндерү, матурлау бара. Җанны сөендергәне - заманында 1000 еллык бәйрәмен каршы алган Казан шикелле, бездә тишек-тошыкларны, кеше күзенә күрсәтмәслек корылмаларны зур пәрдә-чаршау белән каплап кую белән чикләнмиләр. Булдырыйк дип, тырышалар. Юллары да сыйфатлы һәм озак елларга чыдамлы булсын. Узышлый караган идем, Менделеев урамындагы 32нче (Шинчылар почмагы да керә) йорт аркасыннан кергәч яңартып эшләнә торган ишегалды юлында иске бордюрлар калдырганнар. Эшләгәч, җиренә җиткерелергә тиештер инде ул...
Безнең заманда, халык контроле көчле булган совет елларында Түбән Каманы ныклы итеп төзеделәр. Ил хуҗалыгын җимергәч тә, ничәмә-ничә дистә еллар шул чордан калган юлларда йөрдек. Шул чорда төзелгән йортлар чирек гасырдан да озаграк вакыт ремонт төсе күрмәде. Ул заманда хәзерге кебек адым саен кибет булып, аларда Кытай чүбе тулып ятмаса да, ательеларда арзан бәягә сыйфатлы кием тегелде.
Мин үзем Түбән Камага, нәни улымны кочаклап (ирем армия хемәтендә иде), 1964 елның октя-брендә килдем. Автовокзал да юк, промбазада («Башсантехмонтаж» урнашты анда) берничә вагон гына бар иде. Чаллы КБОсына барып, эшкә урнаштым. Эш урыным Төзүчеләр поселогындагы вагонда иде. Фотографлар һәм без тегүчеләр - бер вагонда, ә чәч алучы-кисүчеләр аерым вагонда иде. Поселоктагы баракка күчкәч, күлмәк тегүчеләр дә, пәлтә тегүчеләр, кисүчеләр дә аерым-аерым бүлмәләрдә утырдылар. Олы улым Зирәкне эшкә үзем белән ияртеп йөрдем. Берсендә әле фотограф улымны төшереп алган да, икенче көнне фотосын кертеп бирде. Гаилә альбомында әле дә саклана ул. Ул чагында барыбыз да дус, тату эшләдек. Мин үзем пәлтәләр тектем, халык кибеттән алмый, ә чират торып, безгә тектерә иде.
Ул вакыттагы төзүчеләр - теләсә кайдан җыелган халык. «Восход» кинотеатры янында автобусның соңгы тукталышы, ул шунда борыла да, тагын Төзүчеләр поселогына китә иде. Тукталышлар да нибары өч кенә урында: «Кама» кибете янында, промбазада һәм поселокта. Автобуслар халыкны - Красный Ключка, Чаллыга, Бөгелмә, Әлмәт, Зәй һ.б. районнарга да йөртте... Поселокта яшәүчеләр шул кечкенә «ПАЗ-651» автобусына төялеп, кичләрен «Восход»ка кинога киләләр иде...
Бертуган апаларда өч ай чамасы яшәдем... Армиядән кайтып, 36 автобусы булган Чаллы филиалына эшкә урнашкан ирем башта автобуста эшләп торды. Документлары тикшерелеп, КГБга эшкә урнашкач, иремә квартир бирделәр. Хәзерге яшьләргә әйтсәң, әкият сөйли дип, ышанмыйча баш чайкарлар иде. Чөнки нибары 6-7 йорты һәм «Кама» кибете булган («Галантерея»не төзеп кенә яталар иде) Түбән Камада, 1 мартта эшли башлаган иремә мартның 27сендә инде ике бүлмәле квартир бирделәр. Төзүчеләр урамындагы 11б йорттан (ул чагында 32нче йорт дип йөртелде).
Заманында Түбән Камага килүебез, биек йортлары, тигез урамнары, язларында шау чәчәктә утыра торган алмагачлары белән күңелләргә бик тә якын булган шәһәребезне төзешүдә катнашуыбыз белән горурланабыз.
Бу - безнең яшьлек каласы, гомеребезнең бушка узмавына эчке горурлык кичерә торган газиз калабыз!
Миңниса МӨХСИНОВА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: