Туган як

Әсирләрнең хәле җиңел булмаган

Сугыш вакытында күпләр фашистларга әсирлеккә төшә. Шулардан берсе - авылдашым, күршебездә Әгъләмов Кыям абый бар иде. Ул 1941 елның җәендә әсир ителгән. Аны Германияга Заксенхаузен концлагерена озатканнар. Бер төркем туристлар, Европага чыккач, Германиянең Заксенхаузен лагеренда булдык. Анда хәзер музей оештырганнар. Нинди экспонатлар күрдек соң? Менюлар: көненә 50-70 грамм бирелә торган...

Сугыш вакытында күпләр фашистларга әсирлеккә төшә. Шулардан берсе - авылдашым, күршебездә Әгъләмов Кыям абый бар иде. Ул 1941 елның җәендә әсир ителгән. Аны Германияга Заксенхаузен концлагерена озатканнар.
Бер төркем туристлар, Европага чыккач, Германиянең Заксенхаузен лагеренда булдык. Анда хәзер музей оештырганнар. Нинди экспонатлар күрдек соң? Менюлар: көненә 50-70 грамм бирелә торган көрпә, комбикорма, пычкы чүбе, аз гына арыш оны кушып пешерелгән ипи, ниндидер баланда (итсез шулпа), су (чәй юк). Кайчак су да бирмәгәннәр. Әсирләрнең эшкә ярамас-тайларын, хәлсезләрен, яралыларны юк итә барганнар. Үзебезне алар урынына куеп, ике көн генә яшәп карыйк әле. Әсирләр тормышы әнә шулай бик газаплы, әр-нүле булган, алар фашистлар кулында кунак тугел - кол.
Музейда алтын, көмеш, гәрәбәдән, ахактан, рубиннан ясалган әсирләрдән алынган бизәнү әйберләре, алтын тешләр, төрле төстәге толымнар, париклар, алардан ясалган матраслар, әсирләр тиресеннән тегелгән акча янчыклары, сумочкалар, перчаткалар, бик кадерле ипидән ясалган шашка, шахмат фигуралары, каскалар, пәкеләр, пычаклар, баш сөякләре, әсирләр ясаган илаһи гүзәл савытлар, вазалар, кәрҗиннәр; ташны, гранитны уеп ясаган фигуралар күрдек.
Экскурсия безне тетрәндерде. Лагерь безгә ияреп чыкмадымы икән дип, кат-кат борылып карадык. Яшәү ямен тояр өчен акыл җыярга, тарихыбызга әйләнеп карарга, дөнья күрергә, чагыштырулар ясарга, гыйбрәт алырга кирәк шул.
Авылга кайткач, күршебез Кыям абый хәл белергә керде. Заксенхаузенда үткән гомере, иптәшләре, андагы хәлләр турында ачынып сөйләде. Бигрәк тә балалар әсирлеге, аларның бер гөнаһсыз интегүләре турында сөйләве күздән яшьләр китерде. Ишетеп белүебезчә, балаларның эшкә яраклылары эшкә тартыла, аларны бик яшьли аналарыннан аералар. Яшьрәк балалардан һәр көнне, хәлсезләнеп үлгәнче, немец солдатларына госпитальләргә озату өчен кан алалар, донор ясыйлар.
Кыям абый сугышка кадәр авылда немец теле укыткан, рус телен, немец телен бик яхшы белә иде. Аның әсирлеге сугыш беткәч тә дәвам иткән әле, 1954 елга кадәр ул күпләр кебек Сталин лагерьларында утырган, Себердә урман кискән. Аларны Сталин үлгәч кенә азат иткәннәр, аклаганнар, араларыннан геройларны да барлап тапканнар. Бу истәлек кешеләрнең авыр язмышы турында бер мисал.
Мин Шәңгәлче кешесен - бик ягымлы, күркәм холыклы Вәдүт абзыйны белә идем. Ул 1941 елны сугышка китә, тиздән камалышта кала, әсир төшә. Анда якташы, Каенлы кешесе (элекке Ширәмәт районы) Гариф исемле егетне эзләп таба, кочаклашып, посып кына хәл-әхвәл сорашалар. Гариф абый Вәдүт абыйның яраларын бәйли. Җәй эчендә алар 3 тапкыр качалар. Немецлар этләр белән куып тотып, изеп кыйнап ташлыйлар. Бер көнне лагерьга немец фермерлары килеп, икесен дә үзенә эшкә алып китә. Алар маллар карыйлар, сыер савалар, тирес түгәләр. Ярты елдан тагын качалар, чех партизаннарына килеп чыгалар, үзләрен яхшы яктан таныталар, җиңүне Берлинда каршылыйлар.
Сугыш бетә, ил тантана итә. Гариф абый Донбасс шахталарында шахтер булып эшли. Вәдүт абый авылга кайта, гомере буе колхозда маллар карый. 1980 елның Сабантуена Гариф абый Вәдүт абыйга кунакка кайта. Капка төбенә кап-кара «Волга» килеп туктый. Машинадан район җитәкчесе түгел, дусты Гариф төшә. Тавык суела, тәбә өлгерә, кабартма чыҗлап пешә, табынга туралы, алмалы май куела. Гариф абый бай кайткан, бүләкләр өләшә, багажнигыннан бер капчык шикәр комы, бер капчык ак он, бер әрҗә кукуруз мае, 10 кг әстерхан чикләвеге, 3 кг кипкән камбала, 2 кг кара йөзем, 3 кг күрәгә, шоколад конфетлар бушата.
Авыл «аһ!» - итә. Күңелләрне бушатып бәйрәм итәләр. Имән, каен, пихта, юкә себеркеләре белән чабынып, 4 көн мунча керәләр. Сабантуй батырына кунак аккордеон бүләк итә, аны уйнап, җырлап, биеп тапшыра. Шәп уйный икән!
Вәдүт абзый гаилә дустыбыз иде, кунакка дәшеп, истәлекләрен язып алдым. Язмамның ахырында күпне күргән халкыма исәнлек, иминлек, иман байлыгы, күтәренке рух телим. Бөек бәйрәм мөбарәк булсын!
Асия САЛАВАТОВА,
пенсионер.
Шәңгәлче авылы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: