Туган як

Сихри моңнар туганда...

Яңа гасыр каналының һәр шимбә кичендә зәңгәр экранга чыгучы «Җырлыйк әле» тапшыруларын түземсезлек белән көтеп ала идем. Күпме генә үзешчән сәнгать коллективларының, аерым башкаручыларның чыгышын карарга туры килмәде! Чыннан да, җыр-моң сөюче, гүзәлеккә гашыйк талантларга үтә дә бай икән бит безнең җөмһүриятебез. Шул чорда без телевизор экраннарында калабызның Халык иҗаты...

Яңа гасыр каналының һәр шимбә кичендә зәңгәр экранга чыгучы «Җырлыйк әле» тапшыруларын түземсезлек белән көтеп ала идем. Күпме генә үзешчән сәнгать коллективларының,
аерым башкаручыларның чыгышын карарга туры килмәде! Чыннан да, җыр-моң сөюче, гүзәлеккә гашыйк талантларга үтә дә бай икән бит безнең җөмһүриятебез.
Шул чорда без телевизор экраннарында калабызның Халык иҗаты йортында эшләп килүче «Талир тәңкә» татар халык фольклор ансамбле коллективы белән очраштык. Ул вакытта тапшыруны Татарстанның атказанган артисты Айдар Фәйзерахманов алып бара иде. Җырчы-уенчылар өчәр-өчәр итеп өч төркемгә бүленде. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Сарман егете Флүр Гайнемөхәммәтов баянын сузып җибәрүгә, махсус мәйданчыкка күтәрелгән җырчы-уенчыларның саф, моңлы тавышлары залдагыларның күңелен яулап алды. Тамашачы гөрләтеп кул чапты. Татар халык җыры «Мәдинә гөлкәем»не башкарган Нургали Дәүләтшинга исә тиңнәр булмады.
Ниһаять, уенның финал өлеше, ягъни, иң әйбәт, иң уңган, иң булган җырчы-уенчыны ачыклау. Аларның һәрберсе үзенә хуш килгән җырны башкарырга тиеш. Тавыш буенча, тамашачы өстенлекне икенче берәүгә бирсә дә, «Җырлыйк әле» тапшыруның авторы, баянчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәҗип Бәдретдинов халыкның фикерен үзгәртеп, ике боҗраны Нургали
Дәүләтшинга өстәде. Күрәсең, «Рамай» татар халык җыры аның күңеленә хуш килде.
- Бу авыр, бормалы җырны бик сирәк кеше башкара һәм соңгы вакытта минем аны хәтта ишеткәнем дә юк, - диде хөкемдар соңгы сүзенә нокта куеп.
Шулай итеп, ансамбльнең иң актив әгъзасы Нургали Дәүләтша улы Дәүләтшин ул чордагы Президентыбыз М.Шаймиевның Мәдәният ярдәм фонды тарафыннан әзерләнгән олы бүләгенә лаек булды.
Сүз дә юк, ансамбль эзләнә, репертуары даими баетыла, аңа яңа бизәкләр өсти. Казанга барасын белгәч, Нургалинең дә төн йокылары качты, репетицияләр ешая төште. Башкала тамашачысы алдында кемнең сынатасы килсен дә инде?!
Әгәр кем дә булса ул тәүге чыныгуны ансамбльдә алды, шунда чарланды дия икән, бу дөреслеккә һич тә туры килмәс кебек, чөнки сәләт адәм баласына табигатьтән, Ходайдан бирелә. Аның орлыгын, асылын фани акыл белән генә төшенү авыр. Ә бит Нургалинең иҗат чишмәсе еракларга - туган җиренә, туган туфрагына барып тоташа. Әнә шул җирлек аның талантын үстерергә, тотып ачарга, чәчәк атарга ярдәм иткән дә инде.
Нургали Дәүләтшин чыгышы белән Балык Бистәсе районының Тәбәрде Чаллысы авылыннан. Гаиләдә бишенче бала булып туа.
Нургалига яшь ярым ди-гәндә әнисе вафат була. Озакламый биш бала өстенә малаен ияртеп үги ана - Фатыйма килә.
Әтисе Дәүләтша оста тальянчы була. Үзе җыр-моңга гашыйк ата кеше балаларын гармунга өйрәтергә ниятли. Әмма улларыннан Нургали гына кызыксынып китә. Абыйларының чыгып киткәнен көтеп ала да, гармунны алып, сәке астына кереп китә. Менә шулай алты яшьлек малай абыйларыннан уздырып, төрле көйләр уйнарга өйрәнә. Уку яше дә кермәгән Нургалига әтисенең 12 телле тальян гармун алып бирүе гаиләдә генә түгел, авылда зур вакыйгага әйләнә. Мәктәп елларында ул сәхнәдә, кичке уеннарда, сабан туйларында, гармунчылар бәйгеләрендә кешеләр күңелен күтәргән, җырлаткан, биеткән һәм елаткан. Нургали яшьтән үк халык моңнарына гашыйк булып үсә.
Урта мәктәпне тәмамлагач, егет Корноухово механизаторлар училищесында укый. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, авылда автокран йөртүчесе булып эшли. Музыка белән мавыгуын дәвам итә.
1968 елдан тормышы Түбән Кама белән бәйле. Химкобинатның төрле подразделениеләрендә машина йөртүче дә, автокранчы да булып эшләргә туры килә. 22 ел буе СК заводының 1503нче цехында 6нчы разрядлы слесарь вазифасын башкарса, кичен бармаклары гармун телләрен саный. Шул чорда фотосы берничә мәртәбә «Нефтехим»ның Мактау тактасына эленә, 4 мәртәбә «Социалистик ярышта җиңүче билгесенә ия була», фидакарь хезмәте өчен Мактау кәгазе белән бүләкләнә, хезмәт ветераны, лаеклы ялга чыккач та, ун еллап «Нефтехим»ның 3нче халык дружинасын җитәкли.
Гаиләдә җыр-моң өзелеп торганы юк. Нургали «Керим әле урманнарга...»ны уйнап җырлаганда тирә-якта бу җырга битараф кеше юк кебек һәм табылмас та. Шулай да ул:
- Фәтхерахман абый (Әхмәдиев) гармунына җитәме соң? Дөрес, кү-рекләре бераз бушап китте, Казанның гармун фабрикасына ремонтка җибәрдем әле, хакыннан тормадым, - дип куйды. Аннан сүзен дәвам итеп:
- Фәтхерахман абый иҗаты иң һәвәс елларда - мин ул чакта үсмер малай идем - аның белән берничә ел фотограф буларак йөрдем. Гармунда уйнарга да өйрәндем. Аның белән бергә күренекле композиторлар, артистлар белән дә очрашырга туры килде. Ул вафат булгач, гармунын Чистайга алып барып сатканнарын белә идем. Моннан бик күп еллар элек, берничә мәртәбә барып, ул ике рәтле гармунның кемдә икәнен сорашып эзләп таптым һәм бәясеннән тормыйча, сатып алып кайттым. Минем өчен ул гармун Страдивари скрипкасына тиң. Балык Бистәсенең Котлы Бөкәш авылы мәдәният йортында композитор истәлегенә багышлап үткәрелгән очрашуга шушы гармунымны алып бардым һәм «Күңелләрем сине эзли» дигән көйне уйнап җырладым. Сеңелем Хәкимә белән «Мәңге яшисе килә»нең бер куплетын җырладык...
Ә Нургали уйный, үзәк-ләрне өзәрдәй итеп уйный. Каян таба икән ул илаһи моңның мең бизәген, мең төрле чыңын? Аның уйнавын мин шагыйрьнең могҗизалы дастан язуына да охшатыр идем. Күпме аһәң, күме сагыш, күпме дәрт ул уйнаган гармун телләрендә. Тормыштан ямь табып яшәгән, һәрчак ачык, шат күңелле булып кала белгән шәхесләргә сокланмау мөмкин түгел. Нургали Дәүләтшин гомер буе талпынып, канатланып гармун тарта. Сихри моңнар чыгару өчен, ак төймәләр өстеннән бармакларны
нинди тылсым белән йөгертергә, йөрәктә нинди илһамлы көч яшьнәтеп яшәргә кирәктер инде - анысы тыңлаучыларга табышмак, тоташ бер сер сыман. Мәгәр тыңлыйсың икән - искитмәле сафлык дәрьясында йөзәсең, ничектер яктылыкка, матурлыкка омтыласың... Гәүдәң турая, күкрәгең киңәя, күзләрең очкын чәчә башлый, дәртләнеп гайрәтләнеп яраткан шөгылеңне башкарасың.
Федор ЕРМАКОВ.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: