Туган як

Шундый шәһәрдә яшибез

"Ростехнадзор"ның Идел буе идарәсе оештырган махсус комиссия "ТАИФ-НК"дагы бензин заводының 50 метр биеклектәге колоннасында 3 мартта булган авария сәбәпләрен ачыклаган: биредә, ремонт вакытыннан башлап, барлык этапларда да промышленность иминлеге таләпләре тупас рәвештә бозылган. Клапанны монтажлаганда тиешле "прокладка"лар, норматив документта кушылганча, динамометр ачкычлар һәм калибрлы пластиналар ярдәмендә урнаштырылмаган, җитмәсә, ул "прокладка"ларның...

"Ростехнадзор"ның Идел буе идарәсе оештырган махсус комиссия "ТАИФ-НК"дагы бензин заводының 50 метр биеклектәге колоннасында 3 мартта булган авария сәбәпләрен ачыклаган: биредә, ремонт вакытыннан башлап, барлык этапларда да промышленность иминлеге таләпләре тупас рәвештә бозылган.
Клапанны монтажлаганда тиешле "прокладка"лар, норматив документта кушылганча, динамометр ачкычлар һәм калибрлы пластиналар ярдәмендә урнаштырылмаган, җитмәсә, ул "прокладка"ларның кабат куелган булуы да мөмкин. Чыдамлык һ.б. яктан проектка туры килми торган беркеткеч деталь (гайкалар, шпилькалар) кулланылган.
Бу аварияне тикшерү эшендә катнашкан экспертлар башка җайланмаларны тикшереп, ремонтта катнашкан һәм эксплуатация барышында эшләүче персонал белән сөйләшкәч, мондый хәлнең (шул исәптән, эшләгән вакытта кул астында нинди беркеткеч деталь булса, шуннан файдалануның да) биредә гадәти нәрсә икәнен ачыклаган. Һәм моннан шундый нәтиҗә ясалган: 3 марттагы шикелле авариянең "ТАИФ-НК"ның башка технологик җайланмаларында да булуы мөмкин...
Билгеле булганча, бу авариягә китергән сәбәпләрне башта март азагына ук ачыклап бетерергә җыенган булсалар да, ул сәбәпләрне техник тикшерүне "Ростехнадзор" апрельнең 16сына кадәр озайткан иде. Бу эшнең озакка сузылуына - авария урынын һәм янгыннан калган барлык детальне тикшерүчеләр килгәнче ничек бар шул килеш саклыйсы урында, бензин заводындагы 1нче цех җитәкчелегенең үткәргеч трубаның бер өлешен сүттерүе дә сәбәп булгандыр. Трубопроводны сүткәндә авария башланган урындагы тоташтыргыч һәм, шулай ук, фланец ярдәмендәге тоташтыргычның "прокладка"сы да юкка чыгарылган. Шунлыктан, ул предметларга һәм җайланмаларга экспертиза уздыру мөмкин булмавын искәрткәннәр "Ростехнадзор"ның Идел буе идарәсе матбугат хезмәтендәгеләр.
Тикшерү нәтиҗәсе буларак, әлеге авария килеп чыгуга гаепле дип табылган хезмәт урынындагы 11 кешегә һәм "ТАИФ-НК"ның үзенә штраф салынган. Авария килеп чыккан вакытка бу завод директорының да, баш инженерның да, аның промышленность иминлеге буенча урынбасарының да куркынычлы производство объектларында эшләү өчен тиешле тикшерүне узмаганнарын да ачыклаганнар.
Биредәге бензин заводы 2006 елда сафка баскан, ә авария булган җайланмада, ул бәхетсезлек булыр алдыннан гына, төгәлрәге ярты ел элек капиталь ремонт уздырылган булган, диләр. Янгын китергән зыян 550 миллион сумга барып баскан.
"Ростехнадзор" сайтындагы мәгълүмат буенча, 2012 елда бу компания Аи-92 маркалы - 557,7 мең тонна, Аи-95 маркалы 28,3 мең тонна бензин җитештергән булган. 2013 елның беренче яртысында инде Аи-92 эшләп чыгаруны 298,6 мең тоннага җиткергән булганнар. Бу завод Татарстанның автомобиль бензинына булган ихтыяҗының 50 процентын канәгатьләндерә алган. Моннан тыш, бу компания әле авиация керосины, дизель ягулыгы, турыдан кудырылган бензин һ.б. җитештерү белән шөгыльләнә. "ТАИФ" холдингының бер структурасы булган "ТАИФ-НК" үз эченә, бензин заводыннан тыш, газ конденсаты җитештерү производствосын, нефть эшкәртү заводын ала. Елына - 7 миллион тонна нефть һәм 1 миллион тонна газ конденсаты җитештерү куәтенә ия.
Шулай булгач, штраф дигәннәре "ТАИФ-НК" ачык акционерлык җәмгыятенең үзенә дә, урындагы 11 кешегә дә акча ягыннан әллә ни зур зыян килмәстер.
Авария булганнан соң ук, ул янгынның сәламәтлегебезгә бернинди дә зыяны юклыгын әйтеп, барыбызны да тынычландырганнар иде. Шунысына сөенеп яшибез, гәрчә 50 метр биеклектәге колоннаның факелдай дөрләп януы түбәнкамалыларны шөбһәгә төшерсә дә... Нефть продуктлары янганда тирә-юньгә Менделеев таблицасындагы нинди химик элементлар таралгандыр, анысын безгә беркем дә әйтми дә әйтмәячәк тә. Шәһәрне, сулар һавабызны агулыйлар дип, еллар буе "Нефтехим"ны сүгә халык. Ә дәүләт эчендә дәүләттәй яшәүче һәм биләмәләренә чебен дә үтеп керә алмый торган "ТАИФ-НК", күзгә чалынмас ниндидер кодрәт белән, халык игътибарыннан читтә кала бирә. Бездә әгәр дә кемдер сулышы кысылып җәфалана икән, аны бер дә нефть эшкәртү заводларында кулланыла торган нефть продуктлары составындагы күкерт белән бәйләмиләр. Шәһәр урамнарындагы яшь каеннарның яфраклары яздан ук көеп утырса да, корылыкка сылтыйлар. Җәен-кышын халыкның туктаусыз чирләвенә дә ниндидер бетмәс вирусларны сәбәп итәләр. Яше-картының хроник хәлсезлегенә дә, химияле һава сулавыбызга бәйсез йөзләрчә сәбәп табыла...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: