Туган як

Шәһәрнең беренче уку йорты

Түбән Камада иң «өлкән» уку йорты булган 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе ачылуга быел 50 ел тула. Бу мәктәпне Түбән Кама тарихының чишмә башы дип атасаң, һич тә хаталану булмас. Чыннан да, мәктәп 1962 елның сентябрендә, шәһәрнең беренче бинасы буларак сафка баса. Ул чакта, Түбән Кама төзелешенә агылган беренче...

Түбән Камада иң «өлкән» уку йорты булган 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе ачылуга быел 50 ел тула.
Бу мәктәпне Түбән Кама тарихының чишмә башы дип атасаң, һич тә хаталану булмас. Чыннан да, мәктәп 1962 елның сентябрендә, шәһәрнең беренче бинасы буларак сафка баса. Ул чакта, Түбән Кама төзелешенә агылган беренче төзүчеләр өчен гомуми торакларга, баракларга ихтыяҗ зур булган бер мәлдә, балаларга белем бирү учагын сафка бастыруны алга сөрү, бәлки, югарыдан бирелгән күрсәтмә нигезендә булгандыр. Ни әйтсәң дә, бирегә килгән беренче төзүчеләрнең балаларын, әлегә шәһәр төзелмәгән булуны сәбәп итеп кенә, белемсез калдырып булмый бит. Шул ук вакытта, бу мәктәпне җитәкләүче беренче директор Николай Максимовның үтә таләпчән булуы, әйткән сүзен җиренә җиткереп үтәве дә зур роль уйнагандыр. Ул чакта шушы мәктәптә эшләгән укытучылардан Василий Игнатьев, Рәшит Шәяхмәтов, Клементий Кузьмин, Петр Ибаевларның төрле елларда язган истәлекләренә караганда, директор, булачак мәктәпкә җиһазлар кайгырту һәм педагог кадрлар туплау белән генә чикләнеп калмыйча, мәктәпнең төзелеш мәйданына килергә дә вакыт таба. Ул төзүчеләргә үзенең эшлекле киңәшләрен бирә, тәкъдимнәр кертә һәм аларның тормышка ашырылуына да күзәтчелек итә. Сүз дә юк, коллектив формалашуда, мәктәпнең шәһәрдә генә түгел, башка районнардагы мәктәпләр арасында да үрнәк уку йорты дәрәҗәсенә күтәрелүендә ул елларда эшләгән педагогларның өлеше өйтеп бетергесез зур була. Шул чакта Яр Чаллы административ-территориаль районы мәгариф бүлегенең беренче мөдире булган Нәкый ага Әхмәтшин үзенең истәлекләрендә: «Бу мәктәп ачылган елда ук, мәгариф министрлыгы карары белән, Түбән Кама педагогларының алдынгы эш тәҗрибәсен өйрәнү өчен, барлык район мәгариф бүлекләре мөдирләрен шушы мәктәпкә җыйдылар», - дип яза. Мәктәпнең яхшы даны әнә шулай итеп ерак-ларга тарала башлый.
Башлангычында алган югары дәрәҗәне мәктәп киләчәктә дә югалтмый. Беренче уку елында монда 400 бала укыса, аларның саны елдан-ел арта барып, шушы көнгә чаклы берничә буын сәләтле балалар тәрбияләнеп олы тормыш юлына аяк бас-ты һәм хәзерге вакытта аларның күпчелеге шәһәребезнең төрле эре предприятиеләрендә эшли-ләр. 50 ел эчендә мәктәпне 4890 кеше тәмамлаган. Шулардан 61 укучы - алтын, 53 укучы көмеш медаль ияләре. Дәүләт эшлеклесе, язучы, шагыйрь, Татарстан дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев тә шушы мәктәптә укыган.
Хәзерге вакытта 1нче мәктәптә 560 укучы белем ала. Алар арасында шәһәр, республика, Россия күләмендә уздырылган олимпиадаларда катнашып, призлы урыннарны яулаучылар да шактый.
Биредә хәзер яңа директор Гүзәл Салихова җитәкчелегендә 38 педагог эшли. Шуларның 2се - Татарстанның атказанган укытучысы, 5есе - Россиянең һәм СССРның халык мәгарифе отличник-лары, 1 педагог - Россия Федерациясе гомуми белем бирү өлкәсендә мактаулы хезмәткәр, 1се «Россиянең иң яхшы укытучысы» исемен алган.
Мәктәпләрдә яңача эшләү, үз эшләренең чын осталары булган укытучылар булдыру - заман таләбе. Укыту-тәрбия эшләрендә яңа ысуллар куллану, эшкә иҗади якын килү, укытучыларның һөнәри осталыкларын һәрдаим үстерү өстендә эшләү нәтиҗәсендә, 1нче мәктәп әлеге таләпләргә тулысынча җавап бирә. Укыту процессында биредә заманча мәгълүмати технологияләр кулланыла, яңа проектлар кертелә. Әнә шуңа да мәктәп заман белән бергә атлый.
Шәһәребезнең 1нче мәктәбенең укучылар һәм укытучылар коллективларын, анда эшләп киткән ветеран укытучыларны әлеге юбилей белән котлыйбыз!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: