Туган як

Шәһәргә төлке килгән

Быел Түбән Кама районында урам этләре 646 кешене тешләгән, шуның 196сы - балалар. Узган ел белән чагыштырганда, сукбай этләрнең талау очраклары 11 процентка арткан. Бу хакта санитария-эпидемиология комиссиясе утырышында әйттеләр. Күптән түгел шәһәрдәге балалар бакчаларыннан берсенең ишегалдында котырган төлке күргәннәр. Бәхеткә, беркемгә дә зыян салмаган. Төлкенең шәһәрдә үз урманындагыдай иркенләп...

Быел Түбән Кама районында урам этләре 646 кешене тешләгән, шуның 196сы - балалар. Узган ел белән чагыштырганда, сукбай этләрнең талау очраклары 11 процентка арткан. Бу хакта санитария-эпидемиология комиссиясе утырышында әйттеләр.

Күптән түгел шәһәрдәге балалар бакчаларыннан берсенең ишегалдында котырган төлке күргәннәр. Бәхеткә, беркемгә дә зыян салмаган. Төлкенең шәһәрдә үз урманындагыдай иркенләп йөрүе бик сәер, әлбәттә. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Г.Китанов та моңа сәерсенү белдерде.

Гадәттә, котыру чире төлкеләрдән урам этләренә дә күчә. Ә шәһәр урамнарында Актырнак, Тузиклардан башка да, хуҗалары өйдән чыгарып җибәргән күпме эт йөри?! «Роспотребнадзор» идарәсенеө баш табибы Рөстәм .Изиятуллин сөйләвенчә, кыш көннәрендә кыргый хайваннар кеше яши торган урыннарга җыелып, йорт хайваннарын тешли. Урам этләре һәм мәчеләре теш-тырнагыннан зыян күреп, ел саен 4 меңнән артык кеше дәваханәгә мөрәҗәгать итә икән. «Бүгенге көндә Түбән Кама дәваханәләрендә тиешле вакцинаның бер кабы гына калган. Тиздән яңалары кайтыр дип көтәбез. Дәваханәләрне вакцина белән ел саен шәһәр бюджеты тәэмин итә», - дип әйтеп үтте үз чыгышында Р. Изиятуллин.

Киңәшмәдә, эт һәм мәче асраучы түбәнкамалыларның 2012 елның 1 мартына кадәр дүрт аяклы дусларын теркәтергә тиешлеге, шулай ук аларны урамда йөртү кагыйдәләрен эшләү мөһимлеге дә ассызыкланды. Йорт һәм хезмәт этләренә котыру чиреннән вакцина ясау, «стерилизация» үткәрү мәсьәләләре дә каралды.

Шуны искәртергә кирәк: киңәшмә ахырында урамга чыгарып җибәрелгән хуҗасыз этләрне вакытлыча асрау өчен Түбән Камада махсус питомник булдыру турында да сүз кузгатылды. Хәзерге вакытта сукбай эт-мәчеләргә ярдәм күрсәтү белән бары тик «Дом надежды» хәйрия фонды гына шөгыльләнә.

Әгәр дә котыру авыруының ниндирәк чир икәнен беләсегез килсә, ул - куркыныч һәм йогышлы, өстәвенә, үзәк нерв системасына зыян китерә. Вакытында ярдәм күрсәтмәгәндә, кешене үлемнән йолып калу мөмкин түгел. Гадәттә, котыру чире җан иясен бер ай дигәндә аяктан ега. Иң күбе төлкеләрдә күзәтелә икән. Шунлыктан, нәкъ менә алар бу йогышлы авыруны тараталар да инде. Котыру чире йоктырган кыргый җәнлек-җанвар курку тойгысын югалта. Ул көндез авылларга килә, абзарларга керә, сыер, сарык, эт һәм мәчегә ташланып, аларны тешли. Котыру чире селәгәй аша канга йога.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: