Туган як

Шәһәребезнең үткәне һәм бүгенгесе

Соңгы елларда кайбер шәһәрдәшләребезнең Казанга, я Мәскәүгә китүләре яки Америкага китәргә «чабаталарын майлаулары», ягъни анда китү өчен документлар әзерләүләре җанны борчый. Мин үзем урамнарында да этеш-төртеш булган шаушулы, ыгы-зыгылы зур шәһәрләрне яратмыйм. Мәскәүгә баргач, шәһәрләрен мактап арыган туганнарыма бу турыда әйт-кәч: «Ә метро ничек?» - дип сорадылар. «Көне буе үтәли...

Соңгы елларда кайбер шәһәрдәшләребезнең Казанга, я Мәскәүгә китүләре яки Америкага китәргә «чабаталарын майлаулары», ягъни анда китү өчен документлар әзерләүләре җанны борчый.
 
Мин үзем урамнарында да этеш-төртеш булган шаушулы, ыгы-зыгылы зур шәһәрләрне яратмыйм.
 
Мәскәүгә баргач, шәһәрләрен мактап арыган туганнарыма бу турыда әйт-кәч: «Ә метро ничек?» - дип сорадылар. «Көне буе үтәли җил (сквозняк) исеп, кырмыска оясыдай кеше кайнап торган шау-шулы метро яхшы нәрсә булса, күптән безнең авылда төзегән булырлар иде», - дигәнне ишеткәч (мине я «с приветом» дип уйлагандыр, яки көне буе 4-5 яшьлек баланы җәяү йөртеп булмагач, күтәреп үтә җилдә йөреп авырганны, арыганны аңлаганнардыр), Мәскәүнең өстенлекләре турында башка сүз кузгатмадылар. Ә үз балаларын татар телендә дөрес сөйләшсеннәр өчен Мөслимгә, Түбән Камага алып кайткач, бик яраттылар шәһәребезне. «Бәхетле кеше-ләр үз илләрендә, үз җирләрендә яшиләр, үз телләрендә сөйләшәләр» дигән фикер әйттеләр.
 
Түбән Камабызны бөтен яктан да урман-болыннар, елгалар, күлләр чолгап алган. Урамнары иркен, шәһәр чиста, төзек, кешеләре игелекле һәм ачыклар, бөтен җирдә дә тәртип, рәхәтләнеп үз телебездә сөйләшәләр, транспорт исә Мәскәү метросы кебек төгәл эшләп тора, үтә җиле дә, этешләр-төртешләр дә юк. Ничек шундый шәһәрне ташлап китәсең инде?!
 
Ә моннан 40-45 еллар элек ничек иде соң? Ул елларда шәһәр төзелешенә авыллардан күп кеше килде. Өстәвенә, Мәскәү, Ленинград, Киев кебек зур шәһәрләргә «прописать» итәргә ярамаган җинаятьчеләрне «условник»лар итеп җибәргәннәр, үзебездә дә «зоналар» бар. Трамвай-автобусларда эш киемнәреннән йөриләр, чиратлар, сүгенү, тәртипсезлекләр, сугышулар да була иде. Аракы «достать итсәләр» үзләрен космоска менгән каһармандай хис итеп, шәшәне кулларында болгап кайталар, исереп йөрүне «егетлек» саныйлар. Яшьләр аларга иярә.
 
Иң аянычы, бу тәртипсезлекләрне Россия шәһәрләреннән килгән «условник»лар гына түгел, ә авылдан килгән татарлар да кыла иде. Ә транспортта, кибеттә хатының яки балаң белән татар телендә сөйләшсәң, исерек уголов-никның: «Говори человеческим языком, чтобы я понял», - дип кычкыруы гадәти хәл саналды. Түбән Каманың яман атын чыгарып, аны җинаятчеләр, хулиганнар шәһәре итеп күрсәтәләр иде. Болар - безнең үткәнебез...
Ә хәзер шәһәребез иң чиста һәм төзек шәһәр дип санала. Бу чыннан да шулай. Шәһәребезнең 50 еллыгын бәйрәм иткәндә Түбән Кама бигрәк гүзәл төс алды, хәзер монда туып-үскән яңа буын- төп хуҗалар. Күптән түгел шәһәребездә 150 меңенче бала туды, шәһәр уртасында әкияттәге кебек ял паркы ясадылар, килгән кешеләр манаралы мәчетебезгә карап соклана.
 
1990 еллар башында мәчет урынындагы 2 вагонга җомга намазына 50-60 кеше килә иде. Ә бүген үзәк мәчеттә җомга көннәре ир-атлар гына да 500дән артык җыела. Иң куанычлысы, алар арасында яшьләр күп. Исерекләрнең кимүенә төп сәбәп, мәчеткә йөрү-челәрнең артуыдыр, дип уйлыйм. Милләтара дуслыкны ныгытуда да мәчет үз бурычын үтәде, күп көч куйды.
 
Гүзәл шәһәр өчен - төзүчеләргә, ә аны дөнья күләмендә таныткан өчен - химикларга, шинчыларга рәхмәтле булсак, халыкның тәрбия дәрәҗәсен күтәрүдә күп көч куйган, ул өлкәдә күбрәк хатын-кызларыбыз эшләгән мәктәп, китапханә, мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтлебез. Аларның рәсемнәре Мактау такталарында да эленеп тормый, фәлән процентка план да үтәмиләр. Моннан 30-40 ел элек, артист сәхнәдә җырлап торганда да, көтүләре белән гардеробка кием алырга чаба торган кешеләрнең бүгенге көндә аяк өсте басып «Туган тел»не җырлап, артистларны озатып, залда үзләре халык уеннарын уйнауларының башка шәһәрләргә дә таралуын безнең «Җидегән чишмә»дән башланган диләр. Димәк, болары да шәһәрдәшләребез хезмәте.
 
Үзебездә туып-үскән, укыган, эшкә өйрәнгән егет-кызларыбызның Казанга, Мәскәүгә китүләрен бик ошатмыйм. Анда да ике гомер яшәмиләр. Ә пенсиягә чыккач, туган нигезләре ятим калмасын, аны кычыткан басмасын, саф һава сулап, үзем үстергән дип, инде үлем-төшем булганда кабер казыр кешесе дә калмаган авылларны тернәкләндерүчеләргә хөрмәт белән карыйм.
 
Матди һәм рухи байлык тудыручы кешеләребез шәһәребезнең, җиребезнең, телебезнең кадерен белеп, шәһәребезне матурлап, кешеләрнең үз илендә генә бәхетле булуларын белеп яшәсеннәр иде.
Илгиз ХӘЕРКӘЕВ,
пенсионер.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: