Туган як

Шәһәр паркы ниндирәк булачак?

Дистә еллар буе шәһәр уртасындагы ташландык урманны хәтерләткән, узган гасырның туксанынчы елларында җинаятьчел төркемдәгеләрнең үзләренә буйсынмаган үсмерләрне «акылга утырту» урыны да булып алган, кичләрен аяк басарга куркыныч бер почмакка әйләнгән «шәһәр паркы»... Ниһаять, ул парк Түбән Камага шәһәр статусы бирелүнең 50 еллыгына танымаслык булып үзгәртеләчәк. Шул һ.б. мәсьәләләр хакында сөйләшү...

Дистә еллар буе шәһәр уртасындагы ташландык урманны хәтерләткән, узган гасырның туксанынчы елларында җинаятьчел төркемдәгеләрнең үзләренә буйсынмаган үсмерләрне «акылга утырту» урыны да булып алган, кичләрен аяк басарга куркыныч бер почмакка әйләнгән «шәһәр паркы»... Ниһаять, ул парк Түбән Камага шәһәр статусы бирелүнең 50 еллыгына танымаслык булып үзгәртеләчәк. Шул һ.б. мәсьәләләр хакында сөйләшү өчен, редакциягә Түбән Каманың баш архитекторы Фирдәвис ХАНОВны чакырдык.

- Шәһәр паркындагы 45 гектар җирнең 13 гектарында хәзерге вакытта зур эш бара. Бу агачлык парк төсмерен алсын өчен, аны төрле зоналарга бүлеп, кирәк җиһазлар урнаштырылырга тиеш. Үзгәртелгән паркны рәсми ачу тантанасы 20 августта, зур кунаклар катнашында булыр дип өметләнәбез.
Парк аша Химиклар һәм Шинчылар урамын берләштерә торган җәяүлеләр юлын тагын да киңәйтеп, төсле брусчатка җәелә, яктырткычлар көйләнә. Химиклар урамындагы «Шәһәр паркы» автобус тукталышыннан башланган ул юл яңартылган паркны икегә бүлеп тора. Химик-лар ягыннан керә торган өлешендә, иң беренче булып, ял итүчеләрне велосипедчылар өчен эшләнгән биек күпер каршы ала (бер үк вакытта ул паркка керә торган капка ролен дә үтәячәк). Кеше күп йөри торган юл буларак, велосипедта, роликта йөрүче яшьләр белән җәяүлеләр бер-берсенә комачауламасын өчен шулай уйланылды. Күпернең култыксалары велосипедны хәтерләтәчәк.
Велосипед һәм ролик
юлы паркның олы «боҗ-ра»сы дип атала. Ул шушы территориядә урнашкан телевышканы әйләнеп үтеп, Шинчылар урамы ягына чыга һәм кире паркка әйләнеп кайта. Бу юллардан кыш көне чаңгыда йөрергә яратучылар да файдаланыр. Ул юл асфальт белән каплана һәм ике яклап та торшер- яктырткычлар көйләнә. Химиклар урамындагы шул «Шәһәр паркы» автобус тукталышы һәм шәһәр үзәк мәчете ягы - паркка төп керү урыннары.
Төп керү урыннарын бизәүгә һәм матурлауга зур игътибар бирелә. Аның шәһәр үзәк мәчете ягыннан керә торган өлешендә сәүдә рәтләре урнаштырылмый. Аның каравы, ул тирә ачык һәм якты булып, чәчәкләр белән бизәләчәк. Ул якта халык күп йөргәнлектән, кеше төрле яктан килерлек итеп, ягъни төрле юнәлешләрдә тротуарлар салырга сөйләшенгән иде, бу эш башкарылды.
Паркның шәһәр үзәк мәчете белән күпер арасындагы урынында гаилә почмагы көйләү нияте бар. Квартирдагы бер бүлмә күренешен хәтерләтерлек итеп, гаилә почмагы гигант утыргычлар, рояль һәм телевизор белән бизәләчәк.
Йога белән шөгыль-ләнүче төркем җитәк-челәре тәкъдиме белән, паркның зур гына бер аланында махсус мәйдан көйләнелә.
- Анда әле җыйнак амфитеатрга охшаган корылма да күзгә чалынды.
- Шул ук гаилә почмагыннан ерак түгел ясалма амфитеатр корылмасы эшләнде. Балчыктан өелеп ясалган рельефка металл каркаслар белән тамаша трибунасы беркетелде, утыргычлары - «палубный» такта белән тышланып, караңгы шоколад төсенә кертелде. Аның артистлар һәм биючеләр чыгыш ясарлык җыйнак кына сәхнәсе дә бар. Бу зонаның төп тротуары янында кечкенә генә кафе булачак. Юлның икенче ягында күп функцияле үзәк төзелә. Ул үзәктә -
полиция, администрация, инвентарьне прокатка бирү, киенү-чишенү бүлмәләре һәм кечкенә генә җәмәгать туклануы урыны булачак. Күп функцияле үзәк урнашкан шул бина тирәли, дуга рәвешендә, төрле-төрле спорт мәйданчыклары (футбол, бадминтон һ.б.) урнаштырыла. Балалар өчен воркаут, ягъни спорт уен корылмалары булачак.
- Ул паркта үзенчәлекле фонтаннар да булачак бит әле.
- Әлбәттә. Шинчылар урамына таба спрей-парк көйләнә. Ук, дуга кебек төрле формадагы җиһазлардан, вакыт-вакыт, өстән су тузаны бөркеп, сиптереп торачак.
Күп функцияле үзәк артындагы аланда җир астыннан сиптерә торган фонтан төзелә. Төрле зурлыктагы өч түгәрәктән ясалган ул фонтан Россиядә иң зур фонтан булачак. Җир астына урнаштырылган форсункалардан рәшәткә аша сиптерә торган андый фонтан Казандагы Горький паркында төзелде, әмма күләме буенча безнекеннән күпкә кайтыш. Ул фонтандагы суның басымы, төсе, биек-
леге һәм музыкасы комплекслы үзгәрерлек итеп көйләнә.
- Балалар мәйданчыгына инде уен җайланмалары урнаштыра башлаганнар.
- Фонтанга терәлеп торган аланда төрле яшьтәге бәләкәй балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыгы булачак. Андый зур комплекс безнең шәһәрдә юк иде. Комплекска терәлеп торган тагын бер аланда балалар өчен кафе була. Бәдрәфләр һәм башка кирәк-ярак корылмалары да шул тирәдә урнаштырылачак.
Наратлар, каеннар күмәкләп үскән урыннарда агачларга сыерчык оялары беркетү, тиеннәр өчен куышлар ясау да күздә тотыла. Такта тротуарлар түшәләчәк. Агачларны, куакларны исән калдыру өчен бар көчне куеп, паркның табигыйлыгын саклап калырга омтылабыз. Шуңа да биредә эшнең бөтенесе дә экопарк кысаларында башкарыла.
Соңыннан, төзелеш эшләре беткәч, киң, якты урыннарга рулонлы үләннәр җәелеп, автополив та көйләнәчәк әле.
- Парктан мәчет яклап Шинчылар урамына илтә торган җәяүле юлының уң ягында, субай кагылган ташландык котлован күңелгә шом салып утыра.
- Ул зонада узган гасырның туксанынчы елларында ук төзелә башлаган бассейн котлованы бар. Паркта ял итүчеләргә куркыныч тудырмасын өчен, аның Шинчылар урамы ягын гына ачык калдырып, тирә-ягын койма белән әйләндереп алу каралган.
- Яшүсмерләр телефоннан, Wi-Fiдан аерыла алмый торган заманада яшибез...
- Паркта замана таләпләренә туры килә торган барлык нәрсә дә -
Wi-Fi (чыбыксыз гына интернетка тоташу мөмкинлеге), музыка, видеокүзәтү һ.б. булачак. Утырып ял итү өчен эскәмияләр, яктырткычлар, чүп савытлары, чәчәк газоннары, плакатлар, күрсәткеч язулар, койма һ.б. урнаштырылачак.
- Парк янәшәсендәге автобус тукталышы корылмалары җимереп ташланган...
- Әйе, иң кызыклысы, күпләр уена да кертеп карамаганы - шәһәр үзәк мәчете һәм «Шәһәр паркы» автобус тукталышларындагы иске павильоннарны сүтеп, яңаларын төзүгә керешелде. Җәй көне кондиционерлар белән суытылып, кышкы салкыннарда җылытылачак ул павильоннар «зеркальный» пыяла белән тышланачак һәм ишекләре, кеше якынлашуга, үзеннән-үзе ачылып-ябылачак.
- Телевышка да үзгәр-телә түгелме?
- Соңгы яңалыкларның берсе - Россия күләмендә сирәк булганы (җиде генә дип әйтәләр) - биеклеге 200 метрдан артып киткән телевышканы Эйфель башнясы кебек бизәү эше башланды. Тирә-яктагы шәһәрләргә дә күренеп торырлык һәм бик тә матур булачак ул.
- Кыскасы, шәһәр паркы гаҗәп матур булачак.
- Түбән Каманың 50 еллык юбилеена халык ел дәвамында шәһәрнең үзендә рәхәтләнеп ял итәрлек шундый парк бүләк итә икән җитәкчелек, аның кадерен белеп, күз карасыдай саклап тотсыннар иде. Бик озак еллар шушы матур һәм төзек килеш халыкка хезмәт итсен иде бу парк. Аны төзү өчен, «Татнефть» - 160 миллион, Татарстан хөкүмәте 86 миллион сум бирә, шәһәр спонсорлары да читтә калмас дип өметләнәбез.
- Тукай паркы проекты халыкара конкурста югары бәягә лаек булган дип ишеттек.
- Парклар һәм скверлар елы буларак билгеләп үтелгән 2015 елдагы конкурста Татарстанда беренче урынны алган иде. Шул күтәренкелек белән, Россия күләмендәге конкурста да катнашып, зур гына баллар җыя алдык. Әмма ул конкурста сәяси йогынты сизелеп, күңелдә юшкын калдырды. Шуңа күрә дә бөтен ландшафт архитектурасы тармагында халыкара конкурс игълан ителгәнен ишеткәч, Тукай паркы проектын шул конкурска җибәрсәм дә, бармадым да, кызыксынмадым да... Май-июнь айларында булды ул. Конкурс Россия архитекторлар берлеге тарафыннан оештырылды һәм анда профессионаллар гына катнашты. Тукай паркы проекты «Ландшафтная архитектура и дизайн архитектурной среды» номинациясендә икенче дәрәҗә дипломга ия булды. Муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин матурлык, сыйфат, күмәк эш һәм дисциплина турында сүз чыкканда, Тукай паркында эшләгән вакытны искә төшереп, шундый сыйфат булсын дип, гел әйтеп тора безгә. Тукай паркы барлык яктан да яхшы эшләрнең нигезе булып тора. «Тукай паркында, хәтта, тәмәке тарткан кеше дә күрмим», ди башлык. Баштарак, Тукай паркында вату-җимерү булгалады, хәзер инде халык үзен әйбәт тота. Яхшылык дөньяны үзгәртә дигәннәре дөрес, моңа мисал итеп Тукай паркын китерергә була.
- Кама елгасы буенда да зур төзелеш җәелдерелде бит. Анда бүгенге көнгә ниләр эшләнде әле?
- Кама буе турында аерым сөйләшербез.
Әңгәмәне Фирая
Моратова язып алды.
 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: