Туган як

Шәҗәрә – нәсел агачы

Архив документлары аша ата-бабаларыбызның исемнәрен барлау, нәсел шәҗәрәсен төзү - бик зур хезмәт һәм чыгымнар сорый торган ялыктыргыч эш. Шуңадыр ул өлкәдә тикшерү эшләре алып баручылар бармак белән генә санарлык. Шәһәребездә яшәүче һәвәскәр тарихчы Мансур Ганиев - әнә шул сирәкләрнең берсе. Ул күп еллар дәвамында Казан, Уфа һәм Мәскәү архивларына...

Архив документлары аша ата-бабаларыбызның исемнәрен барлау, нәсел шәҗәрәсен төзү - бик зур хезмәт һәм чыгымнар сорый торган ялыктыргыч эш. Шуңадыр ул өлкәдә тикшерү эшләре алып баручылар бармак белән генә санарлык. Шәһәребездә яшәүче һәвәскәр тарихчы Мансур Ганиев - әнә шул сирәкләрнең берсе. Ул күп еллар дәвамында Казан, Уфа һәм Мәскәү архивларына барып, тарихи документлар аша үзенең нәсел агачын төзүгә ирешкән. Әле алай гына да түгел, күпләрнең үтенече белән, аларга да шәҗәрәләрен төзергә ярдәм иткән. Бу язмасында ул архивларда борынгы документларны өйрә-нүдәге үзенчәлекләр, хәтта кыенлыклар турында бәян итә.
Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: «Үзегезнең кан карендәшләрегезне белеп, аларга бәйләнеш кылыр дәрәҗәдә үз нәсел-нәсәбәгезне өйрәнегез!» - дигән. Балачакта әтием сөйләгәннәр буенча, дүртенче буынга кадәр бабайларымның, өченче буынга кадәр әбиләремнең исемнәрен белә идем. Әтием ягы - морзалар нәселеннән. Әнием ягыннан да шулай ук: дүрт буын бабам һәм өч буын әбиләрем билгеле иде. Болар әти-әни, әби-бабайлар сөйләп калдырган чыганаклар гына, бик сай. Морзалар нәселеннән булган бабайларыбыз, әбиләребез укый-яза белгән, ләкин алар язып калдырган язма мираслар, күп сәбәпләр аркасында сакланмаган. Күпсанлы янгыннар, көчләп чукындыру чорында «морза» титулын югалту, революция, динсезлек чоры... Хәтта XVI гасырдан билгеле булган фамилиябез дә кулланыштан төшеп калып, онытылган иде. Әтием ятим калып, кеше кулында үскән, укый-яза белмәгән, ата-бабалары сөйләгәнне үз колагы белән ишетеп калмаган.
Авылыбызда 1880 елда туган, барыбыз да «Дәү бабай» дип йөртә торган Фәсахетдин бабай бар иде. Чыннан да, озын, төз буйлы мулла күпне белә торган оста сөйләүче иде. Авылыбыз һәм күрше авыллар турында күп риваятъләр сөйләгәне хәтеремдә. Тик риваятъләрдә күп мөһим мәгьлүмат төшеп калганлыгы, төгәл булмаганнары да архив документлары буенча 60 еллар узгач кына ачыкланды. «Авылыбызга инде 200 ел, ике нәселдән тора» - дигәне хәтеремдә. Уртак фамилиябез нинди булган? Авылыбыз атамасы - Абдул Салман (Әлки районы) нәрсәгә нигезләнгән? Аларын бабай белмәгәндер. Сөйләгән булса, хәтеремдә калган булыр иде. Әтиемә ияреп баргач, авылның яңа зиратында җирләнгән күренекле кешеләр, муллалар каберләрен күрсәтеп йөргәне хәтеремдә. Шул вакытта - 10-12 яшьлек малай чагымда, үткәннәргә кызыксыну уянып калды. 50 ел вакыт узгач кына күп нәрсәне ачыкларга, өйрәнергә мөмкинлек туды. Ул чорда авылыбызга 200 ел түгел, 160 ел булган. Атамасы Габделваһаб Даутов исемле хәрби хезмәттә булган кардәшебезгә бәйле булган. Метрика кәгазьләре тутырганда, муллалар авылыбызны «Габделваһаб Салман» дип язганнар. Руслар кыскартып «Абдул Салман» дип теркәгәннәр.
Тирә-юньдәге татар авыллары «Морзалар Салманы», чуваш авыллары халкы «Мурза» диеп атыйлар. Югарыда риваятътә әйтелгән «ике нәсел» бөтенләй үк дөрес булмаган. Чынында исә авылыбызга 1797елда, Даут белән Хөсәен атлы бабаларыбызның уллары, оныклары, 36 ир-аттан торган 9 гаилә килеп нигез салган (Быел авылыбызның 220 еллыгын зурлап уздырдык. Беренче килеп урнашучыларның исемлеген, туган һәм вафат булган елларын язып, һәйкәл төзеп ачтык). Даут белән Хөсәен бертуганнар - Габделкадыйр (1656-1723) бабабызның уллары булып чыкты. Архив материаллары буенча, онытылып калган уртак фамилиябез Чепкенеев икәнлеге ачыкланды.
Фәсахетдин бабай әтиемә Япон сугышында, беренче Герман һәм гражданнар сугышларында катнашып үлеп калган авыл яшьләре турында кабат-кабат сөйли иде. Кем уллары икәнлеге, исемнәре истә калмаган. Балачакта уйлап бетерелмәгән, дәфтәр алып язып куярга кирәк булган. Күңелгә бу бабай һәм башкалар да мәңге яшәрләр кебек тоелган. Юк икән шул. Шуңа күрә газета укучыларга бар ишеткән хәлләрне кәгазьгә теркәп барырга киңәш итәр идем. Мәктәп балаларына һәр очрашуда: «Әти-әниләрегез, әби-бабайларыгыз һәм аларның туганнары исән чакта бүгеннән үк сораштырып язып алыгыз, иртәгә соң булуы мөмкин», - дип кабатлыйм.
2005 елда безнең тирәдә Болгар чорындагы тарихи урыннарда казу-тикшерү эшләре алып бардылар. Шунда җитәкчеләре Альберт Борһанов белән таныштым. Тора-бара ул мине булачак тарих галимнәре - аспирантлар белән, аларның җитәкчесе Рәшит Галләмов белән таныштырды. Аспирант Рафыйк Насыйров миңа бик теләп беренче адымнарны өйрәтте. Хәзер дә миңа зур ярдәм күрсәтә. Мәскәүдәге РГАДАдан (архив древних актов) һәрдаим безнең нәселебез турындагы документларны табып, өстәп тора. Үзе фәнни эшен дәвам итә, докторлык диссертациясе өстендә эшли.
2005 елда Казан Милли архивына күп мәртәбә хатлар язып заказлар бирдем. Күбесенә җаваплар алдым, әлбәттә, түләүле. Шулай итеп, Милли архивта «үз» кеше булып киттем. 2006 елда, ялга чыккач, миңа уку залына пропуск бирделәр.
Уку залында өйрәнү өчен, заказ ясап, кирәкле документларны китерттерәсе бар. Иң мөһиме - картотекадан кирәкле чыганакларның атамаларын таба белү, нинди фондта, тасвирламада, берәмлектә саклануын ачыклау.
Шәҗәрәләр төзү өчен «Ревизские сказки» дип атала торган документларда мәгълүматлар бар. Казан Милли архивында 1811, 1816, 1834, 1850, 1858 еллар документлары саклана. Кызганыч, Татарстанның барлык районнарының да архив документлары Казанда сакланмый. Төньяк, төньяк-көнчыгыш ягындагы авылларныкы Киров, Ижевск шәһәрләрендә саклана, көнчыгыш (Чишмә елгасыннан башлап), көньяк-көнчыгыш өлеше Уфада, Оренбургта саклана. Нигә «Ревизские сказки» дип атала соң? Бу төшенчә Петр I заманыннан башлана. Аңа кадәр халыкны салым түләү, рекрутка алу өчен исәпкә алып торганнар. Элекке язып алган мәгълүматның төгәллеген ачыклау һәм яңарту өчен үткәрә торган чара документларын «Ревизия белешмәләре» яки «Ревизские сказки» дип атаганнар.
Шундый ревизияләр (халыкны исәпкә алу) 1716 елдан башлап 1858 елда унынчысы - соңгысы булган. Бу документларны дьяконнар махсус бланкларда тутырганнар. Һәр дьяконның язу үзенчәлеге аерым, аңа башта күнегергә кирәк. Хәрефләрне төрлечә язганнар. Укырга җиңел түгел, кайвакыт бик озак утырырга туры килә. Кайберләрен архив хезмәткәрләре дә укып бирә алмый. Архивларда утырганда вакыт бик кадерле, узганын сизмисең, ашау-эчү онытыла. Уфа Милли архивындагыча, Казанда да фотога төшереп алу рөхсәт ителми.
1678, 1716, 1745, 1762, 1782, 1795 елларның исәпкә алу документлары Мәскәүдә саклана. РГАДА дип атала торган архивка юллама нигезендә, аспирантлар, галимнәр генә керә ала. 2015елдан башлап, Казан Милли архивында ул «сказка»ларны кулга бирми башладылар. Күп еллар дәверендә алар бик нык таушалган. Шуннан бирле минем эшләрем туктап калды. Дөресен әйтергә кирәк, җитәрлек вакыт таба алсаң да, пенсионер өчен бу гамәл бик кыйммәткә төшә. 8 Март исемендәге урамда урнашкан архивта пленкага төшереп алынган документ күчермәләрен диоскоп аша карап кына язып алырга була. Барысы өч диоскоп. Аларга чират. Алдан язылып барырга кирәк. Чират зур булганда, куллану вакыты чикләнә. Алга китеп әйтергә кирәк, 1865-1917 елларда муллалар алып барган ЗАГС документларын да шулай гына укырга була.
1865 елдан башлап, муллаларга, бүгенгечә әйткәндә, ЗАГС эшләрен алып барырга йөкләгәннәр. Бала туганда исеме, датасы, атасының исеме һәм кем улы булуы, анасының исеме, кем кызы булуы язылган. Өйләнешкәндә егетнең һәм кәләшнең исемнәре, кем улы һәм кем кызы булуы, кайсы авылдан булуы, яшьләре, вәли вәкилләре (шаһитләре), мәһәр күләме язылган. Вәли вәкилләре тик ир затыннан булган, күбесенчә аталары яки ир туганнары, ата-аналарының ир туганнары, асрауга алган гаилә башлыгы һ.б. язылган. Аерылышканда хатын һәм ирнең исемнәре, кем кызы һәм улы, кайсы авылныкылар булуы, ике шаһитнең (ирләр) исемнәре һәм кем уллары икәнлеге язылган. Аерылышу ике төрле булган: берсе «талак» - ир затының теләге белән аерылышу. Ничә тапкыр «талак» сүзе әйтелгәнне язганнар. Өч тапкырдан да ким булмаска тиеш булган; икенчесе - «хулг» (кайбер авыл документларында «хәлегъ» дип язылган). Бусы хатынның таләбе буенча аерылышу. Мондый аерылышу азрак. Сәбәбе - ире ризалык бирмәсә, аерылып китү канунга сыймаган. «Талак» һәм «хулг» - гарәп сүзләре, ислам динендәге халыкларда таралган һәм кулланылган.
Кеше вафат булганда мәрхүмнең исеме, атасының (иренең) исеме, яше, үлү сәбәбе язылган. Үлү сәбәпләре арасында бүген куллануда булмаган, безгә аңлашылмый торганнары да бар: туҗи зәхмәте, тир зәхмәте, тилче зәхмәте, тучы зәхмәте, фалич, зәяндәш (менингит булырга тиеш) һ.б.
Муллалар гарәп графикасын татар теленә яраклаштырылган вариантта язганнар. Хәзерге чорда Коръәнне укый белә торган дин әһелләре иркенләп, белеп укый алмыйлар. Бу - үзешчән тарихчылар өчен бик авыр киртә.
Кайбер авылларның метрикә язулары 1829 елдан ук тутырыла башлаган. 1918 елда бу эш муллалардан алынган. Шул чордан соң туган кешеләрнең эзләрен табу мөмкин түгел диярлек. Кайбер елларныкы район ЗАГСларында сакланган. Яңалифкә күчү сәбәпле, 1926 елдан метрикәләр латин хәрефләре белән язылган. Кайбер авыл советларында кадимчә (гарәп графикасында) дәвам иткәннәр. 1939 елда хәзерге кириллицага күчкәннәр.
Бүгенге көндә авыл җирлеге советларында, сугыштан соңгы чорлардан башлап, «Похозяйственная книга»лар саклана. Шуннан бик иркенләп мәгълүмат алырга була. Ләкин ул документлар бар җирдә дә сакланмаган. Авыл советлары йә кушылган, йә аерылган, йә күченгәннәр. Документлар кирәкмәс дип юк ителгән.
Православие динендәгеләрнең документлары чиркәүләрдә, губерния статистика идарәсендә сакланган. Бик пөхтә, матур язу белән бу эшләрне дьяконнар алып барган. Кириллицада язылгач, укырга җиңел.
Чынлап торып, хәзергечә анкеталар тутырып, халыкны исәпкә алу Россиядә беренче тапкыр 1897елдан гына үткәрелә башлаган. Һәр чордагы халык исәбен алган нәтиҗәләр сер булып кала биргән. Кызганычка, хәзер дә шулай. Халыкка тиешлесен генә җиткереп киләләр. 1897ел материалларының бик азы гына Казан архивында сакланган. Күбесе Мәскәү архивларында булырга тиеш. Мәсәлән, Спас өязе буенча 250 авылның 6сы турында гына мәгълүмат сакланган.
Үземнең авылым турында анкета кәгазьләрен табып язып алдым. Анкеталарда 22 сорау. Мәсәлән: дине, һөнәре, шөгыле, яшәү чыганагы, сыйныфы, укый белүе, кайда укыганы, хәрби хезмәттә булуы, хәрби хезмәткә яраклылыгы, физик халәте (күрүе, ишетүе, акылы һ. б.), кайда туганлыгы һ.б.
Шунысы игътибарга лаек: 7-8 яшьтән башлап, 25 яшькә кадәр булганнар барысы да укый белгәннәр (гарипләр - өлешчә). Малайлар мәдрәсәләрдә, кызлар остабикәләр өендә укыган. Анкетада яза белү турында сорау юк.
Өлкән кешеләр арасында укый белүчеләр санаулы гына. Димәк, XIX гасыр ахырында татар халкы мәгърифәтле булуга ирешеп килгән чор дияргә була.
«Ревизские сказки»ларда хаталар да очрый. Бигрәк тә хатын-кыз исемнәрен бозып язганнар, чөнки руслар өчен гарәп, фарсыдан кергән исемнәр бик катлаулы. Икенчедән, хатын-кызлар хөкүмәт өчен әһәмиятле булмаган. Алар «подушный налог» өчен генә кирәк булган. Ә менә ирләрнең исәбе рекрутка алырга һәм җирләр бүлгәндә кирәк булган. Хатыннарны 1678, 1782, 1795, 1811 елларда бөтенләй исәпкә алмаганнар.
Исәпкә алган елларда исемнәрне бозып язганнар. Мәсәлән, Бабейка, Шаряпка, Рязапка, Канкачка. Муллалар тутырган метрикәләрдә кешенең исемен бозып, кушаматка әйләндереп язулар да очрый.
Мондый күренешләр бигрәк тә мишәр авылларында күп. Бу муллаларның игътибарсызлыгы, әзерлекләре түбән дәрәҗәдә булуы белән бәйле. Бигрәк тә ир-ат исемнәрен бозып язганнар. Мәсәлән, Әлпәй, Шәлдүк, Җәлүш (Габделҗәлил), Моканай, Якуш (Якуб), Хусай, Тумай, Минкә, Мәнди, Шаһи, Җәлүс, Мәләй, Мамай, Мити, Кәси, Чакый һ.б. Боларның очына чыгып, исемнәрен мулла кушканча язар өчен антропонимия фәне ярдәме кирәк. Моның белән кызыксынып, берничә ел шөгыльләнгән идем. Салым инспекциясендә эшләгәндә үземне кызыксындырган исем-фамилияләрне җыеп бардым, мәгънәләрен, килеп чыгышларын өйрәндем. Сәер һәм безнеке булмаганнардан зур исемлек туплаган идем. «Мәдәни җомга»да, район газеталарында мәкаләләрем чыгып барды. 2007 елда «Татарстан яшьләре» бу темага конкурс игълан иткән иде. Шул бәйгедә катнашып, җиңүче булдым. Өч төрле махсус бүләк алдым һәм мәкаләм өчен акчалата гонорар түләделәр.
XVIII, XIX гасырларда борынгы төрки-татар исемнәре шактый кулланышта булган. Мәсәлән, миңа очраганнарының кайберләре: Туктар, Туктамыш, Бикбау, Баубик, Ходайбирде, Биккенә, Иксан, Аксан, Акман, Арслан, Бохарай, Уразай, Корманай, Атнагол, Ишбулды, Ишморза, Имангол һ.б. Бүгенге көндә бу исемнәр кайбер фамилияләрдә генә сакланып калган.
Өч авыл халкының шәҗәрәләрен ясаганда, муллалар нәселендәге исемнәргә игътибар иттем. Балаларына гади халыкта кулланылмый торган исемнәр кушканнар. Мәсәлән, кыз бала исемнәре: Дөррелсабиха, Дөррелраика (гарәптә - энҗе), Мөгаширә, Дөлфарузә, Зөляфкяр; ир бала исемнәре: Фәтхеләбрар, Зәйнелгабидин, Зәйнелгарифин, Казыйзадә, Хабибзадә, Нуризадә, Сахибзадә, Сәетзадә һ.б. Бүгенге Гарифиновлар, Задаевлар фамилияләренең кайдан килеп чыкканын әлегә кадәр белмиләр иде.
Р.Фәхретдиннең «Асар» китабында телгә алынган, Уфада мөфти урынбасары булган Габделнасыйр мулланың нәселенә юлыктым һәм шәҗәрәләрен төзедем. Ул нәсел бүгенге көндә зур гына авыл булырлык. Габделнасыйрның 1824 елда улы тугач, Казыйзадә дип ат куша. Задә кушымтасы фарсыча «улы» дигәнне аңлата. Р.Фәхретдин язганча, Габделнасыйрның бу гамәлен «улына масаеп кушкан» дип саныйлар һәм эшеннән азат итәләр. Ул авылы Иске Баллыкүлгә кайтып муллалык итә һәм 1843 елда вафат була дип яза автор. Мин боларның дөреслеген архивтан таптым.
Бүгенге буыннан-буынга күчеп баручы кайбер фамилияләрнең тамыры нинди исемнән чыкканын белмәүчеләр бар. Үземнең архивтан кайберләре: Гимадиев яки Гыйматов - Гыймадетдиннән, Зиятдинов - Зыяэтдиннан, Шабанов - Шәгъбаннан, Биккенин - Биккенәдән, Сагдиев - Сәгъдәтдиннән, Шайхатдаров - Шәехгаттардан, Аитов - Гает дигән исемнән, Абсалямов - Габдессәламнан һ.б.
Үзеңнең нәселеңнең бер чорында яшәп, бакыйлыктагы кан кардәшләреңне белү, өйрәнү - бик кирәкле, мөһим эш. Ул киләчәк буыннар өчен бик кыйммәтле хәзинә булачак.
Тирән уйла, сорау туар:«Нәрсә соң ул - шәҗәрә?»
Буыннардан чылбыр ясар өчен
Үткәннәргә якты тәрәзә.
Мансур ГАНИЕВ.
Лилия Заһретдинова фотосы
Түбәндәге фотокүчермәдә: «Архив документлары арасында төрлесе бар.
Әйтик, менә мондагы язуларның кайберсен архив хезмәткәрләре үзләре дә укый алмады», - ди М. Ганиев.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: