Туган як

Шинчылар «генерал»ы

Замананың күз иярмәс тизлектәге үзгәрешләренә һич күнегеп җитеп булмый. Әле менә хәзер дә «Татнефть-Нефтехим» идарәче компаниясенең бер тармагы булган дип яза башладым да, ярты юлда туктап калдым. Түбәнкамалылар ияләнгәнчә гади генә итеп әйткәндә, шин заводының элекке директоры, шушы көннәрдә сиксән яшен тутырган Николай Александрович Зеленов турында язам әле бу юлы....

Замананың күз иярмәс тизлектәге үзгәрешләренә һич күнегеп җитеп булмый. Әле менә хәзер дә «Татнефть-Нефтехим» идарәче компаниясенең бер тармагы булган дип яза башладым да, ярты юлда туктап калдым. Түбәнкамалылар ияләнгәнчә гади генә итеп әйткәндә, шин заводының элекке директоры, шушы көннәрдә сиксән яшен тутырган Николай Александрович Зеленов турында язам әле бу юлы. Бер караганда, рус кешесе хакында татар газетасына язсаң ни дә, язмасаң ни - барыбер, үзе укый алмаячак. Әмма язарлык сәбәпләре күп. Иң беренчесе, Зеленов заманында шин заводында эшләгән унҗиде мең шинчының күбесе шушы шәһәрдә яши, татар газетасын укучылары да аз түгелдер. Икенче сәбәпкә килгәндә, Түбән Кама татарларына Зеленов кебек булышкан берәр җитәкче булдымы икән?! Шул исәптән, безнең «Туган як»ка да.

Татар картлары аңа дога кылды
Гадәттә, берәр танылган кеше турында сүз барганда, кем дә булса үзен китереп кыстырса, ат аягын дагалаганда, бака ботын кыстыра дип әйтергә яратабыз. Мин дә шулайрак башлыйм әле. «Туган як» чыга башлаганга әле дүрт еллап кына иде. Редакция йомышы белән (ул, әлбәттә инде, финанс ярдәме сорау), шин заводының генераль директоры Зеленов янына барырга туры килде. Хәлне аңлатуга, берсүзсез, хатка имзасын куйды, газетада кемнәр эшләве, ниләр язуыбыз белән кызыксынды. Һәм шуннан соң кайчан гына нинди генә йомыш белән барсак та, Николай Александрович безне кире бормады. Акча кәгазьдә генә йөргән еллар иде: шәһәр финанс бүлегеннән үзебезгә тиешле акчаны шин заводына күчереп, газета бастырыр өчен типографиягә тонналап кәгазь ташулар да, «УАЗ» тәгәрмәчләре тәгәрәтүләр дә калмады. Күрше редакциядәгеләр берничә ай хезмәт хакы күрмәгән вакытта да, газетабызда шин заводы турында басылган язмалар өчен, Зеленов ярдәме белән, «тере» акча алдык.
Бу югарыдагы җитәкчеләрнең илне тарката, халыкларны бер-берсенә каршы куеп бүлгәли башлаган, бердәм идеология юкка чыккан еллар иде. Шул агымда күтәрелеш алган дин йогынтысы Түбән Камага да килеп җиткән, иманлы картларның шәһәр үзәгендә мәчет төзү өчен акча юллап җәфа чиккән чаклары. Җитәкчеләргә аталган хатларын, редактор В.Шадриннан төзәттерү өчен, «Туган як»ка да килгәлиләр. Зур-зур предприятиеләр башында торучы татар җитәкчеләренең күбесеннән тиеннәр дә таммавыннан кереп зарлана картлар. Нәкъ шул вакытта Зеленов, шәһәр үзәк мәчете өчен, ярты миллион сум акча бирә! Бөтен халык гөж килде. Иманга тартылучылар сөенде, җомга намазларыннан соң, Фатыйх бабай һ.б. картлар рус Зеленовка Аллаһыдан сәламәтлек сорап, дога кылдылар. Ә менә кемнәрнеңдер көенече «Полмиллиона - Всевышнему» дигән исем астында рус газетасы аша ургылды.
Ул вакыйгалар, якынча, әнә шулайрак булды. Гади халык үтенеченә колак салуын аңларга да була, чөнки сабый чагы сугыш елларына туры килгән, җитмәсә, унбер айлык чакта ук әтисез калган малай гади халык кичергән барлык кыенлыкларны үз җилкәсендә татып үсә.
Хезмәт юлын искә төшерсәк...
Горький өлкәсендә туган Зеленов Мәскәүдә институт тәмамлаганнан соң, Воронеждагы шин заводында җыю цехы мастеры буларак эшли башлый. 26 яшендә инде аңа 1450 кеше эшли торган цех белән җитәкчелек итүне ышанып тапшыралар. Ә 1971 елда аны -производство начальнигы дәрәҗәсенә күтәрелгән тәҗрибәле белгечне -Түбән Камада төзеләчәк шин заводына җибәрәләр. Шулай итеп, СССРдагы 17нче, әле төзелергә генә тиешле иң яшь шин заводына иң яшь директор булып билгеләнә ул.
Хәзер инде Россия дигән ил тарихыннан совет чоры казанышлары сызып ташланса да, Түбән Камадагы шин заводы проекты В.И.Ленинның тууына 100 ел тулган көнгә эшләнеп беткәнен искәртү урынлы булыр. Хәзерге «ТАНЕКО»ны гасыр төзелеше дип атаган кебек, ул чагында да төзеләчәк шин производствосын «киләчәк заводы» дип йөртәләр, шунлыктан җиһазларны чит илләрдән сатып алырга ниятлиләр.
Төзеләчәк шин заводы урынында ул елларда «зэк»лар зонасы урнашкан була. Заводсыз директорга шунда тотылучылар белән 6 ел бергә эшләргә туры килә. Нибары 36 кешелек шинчылар коллективы булачак янгын сагы часте бинасына урнаша. Шин производствосы өчен инженер-техниклар һәм башка төр белгечләр туплау өчен, кешеләрне Воронеж, Мәскәү, Ярославль, Ереван шәһәрләренә һөнәр үзләштерергә, эшкә өйрәнергә җибәрәләр. Яңа предприятиене төзү махсус график буенча тизләтелгән темп белән бара. Бу исә заводны кыска вакыт эчендә сафка бастыру һәм, нәтиҗәдә, өстәмә рәвештә, автомобильләр өчен йөзләрчә мең данә шин җитештерү мөмкинлеге бирә. 1973 елның язында шин заводында беренче продукция алына.
Волжск автозаводы өчен җиңел автомобильләргә һәм автобусларга шиннар җитештерергә тиеш булалар. 1976 елда инде «КамАЗ»га яраклы шиннар җитештерә торган завод төзүгә керешәләр. Биредә «ВАЗ», «УАЗ», «ИжАвто» һ.б. автомобиль һәм авыл хуҗалыгы техникасы предприятиеләре өчен күпләп продукция чыгарыла. Соңрак, механика заводы да өстәлгәч, өч заводны үз эченә алган шин берләшмәсе итеп үзгәртелә.
Сиксәненче еллар уртасында җиңел автомобильләр өчен яңа радиаль конструкцияле шиннар җитештерү производствосы сафка баса. Ун-унбиш ел эчендә, Түбән Кама шин берләшмәсе ил буенча үз тармагының иң алдынгы предприятиесе булып таныла. 1992 елда биредә 11 миллион данәдән артыг-рак тәгәрмәч җитештерелә һәм сатыла. Бу - Россиядә җитештерелә торган шиннарның 42 процентын тәшкил итә.
Шин производствосында физик яктан нык һәм чыдам кешеләр генә эшли. Барысы да уртак максат - шин берләшмәсен ил күләмендә бу тармакның иң яхшы предприятиесе итеп таныту өчен тырышучы унҗиде мең кешелек коллективның социаль-көнкүреш хәлен яхшыртуга да җитәкчелек зур әһәмият бирә. Шәһәрнең үзендә шинчылар профилакторие ачыла, балалар өчен «Чайка» ял лагере төзелә. Тулай торак, йортлар төзүгә дә аерым игътибар бирелә. Барысын да санап тормыйбыз, шулай да бер санга тукталып үтәбез. Икътисадый яктан үтә дә авыр булган 1996 елда, «Шин» акционерлык җәмгыяте бер мең эшчесен квартирлы итте. Бу бит шул ук «КамАЗ»ны комплектлаштырган өчен акча урынына машина белән (анысын шинчылар үзләре чималга алмаштыра) түләнгән «товар бартеры» еллары!..
Әнә шул финанс тотрыксызлыгы елларында да үзләренең шинчылар коллективын һәм производство куәтен саклап кала алган, түбәнкамалылар үзара «генерал» дип атаучы Николай Александрович Зеленовның эшчәнлеге, әлбәттә, мактауга гына лаек. Шуңа да аның хезмәте хөкүмәт тарафыннан тиешенчә бәяләнә: ул Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь революциясе орденнары, «Фидакарь хезмәт өчен» һ.б. медальләр белән бүләкләнә, «СССР промышленностеның атказанган хезмәткәре», «РСФСРның атказанган химигы», «ТАССРның атказанган химигы», «Россия Федерациясенең атказанган химигы» дигән мактаулы исемнәргә ия була. Түбән Каманың мактаулы гражданины Николай Зеленов берничә чакырылышта шәһәр советы депутаты, шулай ук Татарстанның дәүләт советы депутаты булып сайлана.
Ә инде Николай Алексан-дровичның халыкара бүләклә- ре - үзе җитәкли торган «Нижнекамскшина» акционерлык җәмгыятенең дөнья күләмендә танылуына дәлил. Ул бүләкләр арасыннан - Халык-ара партнерлык проектының Европа ассоциациясе координацион комитетының Франциядә Зеленовка тапшырган «Алтын Меркурий»ны, шулай ук, технология һәм сыйфат өчен Германиядә тапшырылган халыкара призны, яхшы сыйфат өчен Мексикада бирелгән халыкара призны һ.б. әйтеп үтәргә була.
Николай Зеленов 1997 ел- дан - «Нижнекамскшина» акционерлык җәмгыяте директорлар советы рәисе, ә 1998 елдан алып әле хәзерге вакытта да «Нижнекамскшина» акционерлык җәмгыяте директорлар советы рәисенең киңәшчесе булып эшли. «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директорының нефтехимия производствосы буенча урынбасары, «Татнефть-Нефтехим» идарәче компаниясе директоры Заһит Шәрәфиев, гади халыкча әйткәндә, шин заводын беренче казыгыннан башлап төзегән Николай Зеленовны, «уртак максатка ирешү өчен зур коллектив туплый алган зирәк акыллы һәм бик тә сәләтле, заманча итеп әйткәндә, интерактив җитәкче» буларак бәяли.
Николай Зеленов бүген дә сафта
Зеленовның сиксән яше уңаеннан элекке шин заводында уздырылган очрашуда катнашучылар - озак еллар дәвамында аның кулы астында эшләгән М.Әюпов, Л.Нуриев, Р.Маликов, В.Балдин, В.Лобов, Н.Гончаренко һ.б. үз хезмәт юллары белән бәйле вакыйгаларны хәтерләрендә яңарттылар. 1976 елда заводка килеп, лаеклы ялга чыкканчы җыючы булып эшләгән Н.Моисеев исә «генерал»ның эшчеләр белән үзен бик гади тотуын искә төшерде: «Иртәнге сәгать җиде, ә директор инде заводта йөри. Безнең янга туктала, хәл сораша. Кабинетына кергәч, өстәл артыннан чыга һәм каршыга килеп кул биреп күрешә. Һәр заводта буфет бар иде ул чагында. Смена башланыр алдыннан Николай Александрович үзе дә буфетка сугылып чыга. Ә буфетта каймак та, сөт тә һәм, хәтта, ул заманда дефицит булган бавырга кадәр бар иде. Мине, гап-гади бер җыючыны, Мәскәүгә кадәр җибәрделәр...»
Замана үзгәрешләренә бәйле рәвештә, эшчәнлекләре бер төр продукция җитештерүгә корылган тармак предприятиеләренең эзлекле чылбыры өзелгәнлектән, «Шин» җәмгыяте дә чимал һ.б. кытлыгы кичерә, анысы инде җитештерү күләме кимүгә китерә. Әнә шул һ.б. кыенлыклар аркасында, 2002 ел башына бу җәмгыятьнең финанс хәле бик авыр була. Республика җитәкчелеге, кыен хәлдән чыгу өчен, «Шин» җәмгыятен «Татнефть» карамагына тапшыра. Ун ел вакыт эчендә «Татнефть» шин комплексы үсешенә 30 миллиард сумнан күбрәк акча тота, технологияләрне яңарта, реконструкция һәм модернизация үткәрә. 2009 елда биредә тоташ металл кордлы шин заводы ачыла. Елына 1,2 миллион данә тәгәрмәч җитештерү куәтенә ия булган бу заводка гына да «Татнефть» 17 миллиард сум акча тота. Бу яңа заводта бүгенге көн өчен иң яңа технологияләр кулланыла, заманча җиһаз-җайланмалар көйләнгән һәм Германиянең «Continental» компаниясе производствосында өйрәнү үткән персонал эшли. Узган елның язында әлеге завод конвейерыннан 200 меңенче тоташ металл кордлы шин төшә.
Әле проектта гына булган шин заводына Зеленов директор итеп билгеләнгән 1971 елның 15 июненнән соң күпме гомер үткән, шинчылар коллективы да инде яңарган. Ә шулай да буш урында бар дөньяга танылган шин заводы төзегән Зеленов кебек фидакарьләрнең тормышка ашкан хыяллары булып, җир йөзендәге юлларда үзебезнең шин заводында җитештерелгән «КАМА», «КАМА EURO» кебек маркалы (барлыгы 120 тип төрдә) тәгәрмәчләр көйләнгән «Chevrolet Niva», «Fiat», «Volkswagen», «Skoda» автомобильләре, төрле модельле «жигули»лар җилдерә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: