Туган як

Сездә халык һавалырак, баерак

Түбән Камага килеп төпләнүемә бер елдан артык вакыт узды. Инде шәһәргә тәмам ияләштем бугай, Алабугам да аның кадәр сагындырмый... Яшермим, беренче айларда читенрәк булды. Сулаулары да авыр, тыным кысыла иде кебек. Тора-бара һавасына да ияләшенде. Урамнарның урнашу тәртибен истә калдыра алмыйча озак изаландым. Инде бераз төшенә башлагач, Түбән Каманың да...

Түбән Камага килеп төпләнүемә бер елдан артык вакыт узды. Инде шәһәргә тәмам ияләштем бугай, Алабугам да аның кадәр сагындырмый... Яшермим, беренче айларда читенрәк булды. Сулаулары да авыр, тыным кысыла иде кебек. Тора-бара һавасына да ияләшенде.

Урамнарның урнашу тәртибен истә калдыра алмыйча озак изаландым. Инде бераз төшенә башлагач, Түбән Каманың да әллә ни зур шәһәр булмавы ачыкланды. Ни дисәң дә, мин кечкенә шәһәрләрдә яшәүне кулайрак күрәм. Гомерем буе провинциядә яшәгәннән соң, Казан кебек зур шәһәргә барып керүе авыр булыр иде.

Түбән Каманы ямьсез шәһәр диясем килми, монда яшеллекнең күп булуы ошый миңа. Алтын көзнең дә, ямьле яз һәм кояшлы җәйнең дә, ап-ак бәстән шәл бөркәнгән кышның да гүзәллеген күрергә насыйп булды - сокланып туймаслык. Шулай да меңъеллык тарихы булган борынгы Алабуганың үзенә генә хас нәфислеге, нуры, бөтен дөнья сәяхәтчеләрен җәлеп итәрдәй гүзәл һәйкәлләре, рәссам һәм шагыйрьләр мәдхия укыган табигате бар. Монда чагыштыру урынсыз булыр дип уйлыйм.

Табигый ки, төрле шәһәрләрдә яшәүчеләрнең фикер йөртүе төрлечә була, гадәтләре һәм тормыш рәвеше дә охшаш була алмый. Алабуга халкы күпкә гадирәк дияр идем, Түбән Камада исә халык баерак яши, һавалы. Бу аңлашыла да - никадәр завод, предприятие эшләп тора, эш урыннарына кытлык юк. Ә Алабугада яхшы хезмәт хакы алып эшләүчеләр күпкә аз. Түбән Кама урамнарында 3-5 миллионлык машиналар адым саен очрап тора, димәк, байлар күп. Кайчан карама, халык - кибеттә. «Эссен»га барган саен шаккатам: арба-арба әйбер сатып алалар. Аллаһ сакласын, безнең халыкка ачлык килә күрмәсен. Яңа ел алдыннан бәйдән ычкынгандай кыландылар.

Яңа елны телгә алгач, әйтеп узарга кирәк: шәһәрдә чыршыларны бик матур бизиләр (Алабугада, гадәттә, бер үзәк чыршы «эшли»), боздан искиткеч сыннар әмәллиләр. Хакыйкатьтә мөселманнарның бары ике зур бәйрәме бар - Ураза һәм Корбан гаетләре, әмма Яңа ел бәйрәмен уздыру да татарның канына сеңгән ахры. Ярар, руслар өчен «еще один повод выпить» булсын да ди, ә милләттәшләребез бу көнгә нинди мәгънә сала икән?.. Минемчә, бу заманында гади халыкка «өстәгеләр» тарафыннан көчләп тагылган бер бәйрәм. Рус халкы нәрсә дип әйтә әле? «Чем бы дитя ни тешилось, лишь бы не плакало». Кызык, ә кыш уртасында ун көн ял нәрсәгә? Гади халыкка, диюем. Түрәләрнеке аңлашыла, алар берәр җылы чит илгә барып, диңгез буенда ял итеп кайта. Ә гади кешеләргә эчеп, телевизор каршында аунаргамы? Монысы лирик чигенү булды.

Инде җиргә, төгәлрәге, автобус тукталышына төшик. Ай-һай, монда җәмәгать транспортында йөрү кыйммәткә төшә: 15-18 сум. Алабугада, нибары, 10 сум. Җитмәсә, автобуслар бик-бик сирәк йөри (кышкы суыкларда тагын да сирәгәядер кебек тоела). Дөресен әйткәндә, кайсы маршрутның нинди урамнар буенча үтүен түбәнкамалылар үзләре дә төгәл генә белми. Әгәр дә тукталышларда кайсы маршрут автобуслары йөрүе, вакыт аралыклары язылган махсус такта-игъланнар урнаштырылса, читтән килүчеләргә дә, шәһәр халкына да күпкә уңайлы булыр иде.

Гел тәнкыйтьли бу дисәгез дә, әйтим инде - китап кибетләре аз, аларында да кирәкле китапларны табу кыен. Мәсәлән, күптән түгел юридик әдәбият эзләп Түбән Каманың бөтен кибетләрен әйләнергә туры килде - нәтиҗәсез! Китап кибетләрендә, хәтта, федераль закон басмалары да юк. Карап торышка киштәләре тулы күренсә дә, күбесе - файдасыз, тузга язмаган китаплар...

Бу кечкенә кимчелекләргә карамастан, миңа Түбән Кама ошый. Аеруча - мәһабәт мәчете, дин өчен янып-көеп йөргән хәзрәтләре, мөгаллимнәре, мөселман халкы, саф татар телендә нәшер ителүче, милләттәшләребезне кызыклы мәкаләләре белән шатландыручы «Туган як» газетасы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: