Туган як

Себернең истәлекле урыннарын күрәчәк

Шәһәрдәшебез Роберт Талипов «Жемчужина» яхтасында төньякка экспедициягә китеп барды. Китәр алдыннан аның белән очрашып әлеге сәфәр турында сөйләвен сорадык.

Ерак сәфәр Россиянең Арктиканы үзләштерү үзәге (Сале­хард) һәм «Архангельск өлкәсендә көймә төзелеше һәм диңгез техникасы җитештерү кластеры» ассоциациясе тарафыннан оештырылган. Маршруты Төньяк диңгез юлы буенча Архангельск өлкәсе, Ненец һәм Ямал-Ненец автоном округлары яры буйлап, Архангельск шәһәреннән Омскига кадәр дәвам итеп, 5 сентябрьдә тәмамланачак.

56 яшьлек Роберт Түбән Кама мәгълүмат үзәге директоры бу­лып эшли. Үзе әйтүенчә, яхтада ул 2009 елдан йөри, хәтта халы­кара йөртү таныклыгы да бар икән. Ел саен чираттагы ял ва­кытында диңгезгә бармыйча калмый.

– Дуслар белән беренче тап­кыр яхтада йөреп кайткач, үземнең йөртергә өйрәнәсем килде. Укыдым, таныклык ал­дым. Урта диңгездә йөргәнем бар, ә 2013 елда Атлантик океан буенча круиз яхталар узышын­да катнаштым. Инде бу юлы Рус география җәмгыяте сай­тында «экспедициягә медиа үзиреклеләре кирәк» дигән белдерүне укыгач, гаризаны җибәрергә булдым. Әмма 500 кеше арасында мине сайлап алырлар дип, һич кенә дә уй­ламадым, – ди Роберт Талипов.

Ул сәфәргә бүген, 7 августта китте. Эскпедициягә Нарьян-мар (Ненец автоном окру­гы) шәһәрендә кушылып, Са­лехард шәһәренә кадәр ба­рачак. Алга таба аны башка үзиреклеләр алыштырачак. Ро­берт Талипов әйтүенчә, һәр ир төньяк диңгезләрен, гомумән, Себернең гүзәл урыннарын күрергә теләр иде. Дөрес, сәфәр җиңелләрдән булмаячак, чөнки диңгезләр анда тыныч түгел, өстәвенә, суык та. Аның төп эше – күргәннәре турында язу, фотога төшерү. Моның өчен Роберт сый­фатлы җиһазлар юнәткән, чөнки сурәтләре соңыннан төрле бас­маларда чыгачак, күргәзмәләрдә урын алачак. Әле яхта штур­валы артына басу теләге дә бар.

Экспедиция максатларының бер­се, булып узган урыннарда шун­нан үтәчәк сәяхәтчеләр өчен, уңайлы бухталар барлау тора. Ә сәфәр Бөек Җиңүнең 75 еллы­гына багышлана.

– Без Бөек Ватан сугышы вакы­тында совет кораблары баткан урыннарда тукталып, һәлак бул­ганнарны искә алып, суга таҗлар салачакбыз. Бу диңгезләрдә хәрби кораблар да, траллар да, конвой кораблары да узган, – дип дәвам итә Роберт Талипов.

Бер тукталыш Карск диңгезенең Белый утравында, 1944 елда һәлак булган БД-5 арктик кон­вой туганнар каберлегендә бу­лачак. Дүрт корабтан торган конвой 1944 елның 8 августын­нан Молотовск (хәзер Северодвинск) шәһәреннән чыккан. «Марина Раскова» корабын­да 417 кеше: шулар арасын­да экипаж, котыпчылар смена­сы, хатын-кызлар, балалар, Дик­сон бистәсендә эшләүчеләрнең гаиләләре булган. Ул 12-13 ав­густта Карск диңгезендә немец су асты көймәсе тарафыннан ба­тырылган. Гомуми конвойдагы 752 кешедән 378е һәлак булган, 51 кеше язмышы билгесез.

– Якыннарыгыз еракка китүегезгә каршы түгелме? – дип сорадым.

– Бәлки каршыдыр... Ләкин алар минем белән килештеләр, чөнки беләләр: яхтада йөрү миңа шатлык, рәхәтлек бүләк итә. Дөрес, давыл вакытында янымдагы кешеләр өчен кур­кам, җаваплылык тоям, тик, шуңа да карамастан, күңел барыбер диңгезгә тарта, – дип аңлата Ро­берт Талипов.

Беренче чиратта, ул үзе белән җылы киемнәр алган, яхтада йөрү өчен кирәк-яраклары да үзендә бар. Иң мөһиме – экс­педицияне узып, өйгә исән-сау әйләнеп кайтып керү.

Лилия Заһретдинова

фотолар Р.Талиповның шәхси архивыннан алынган

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: