Туган як

Саныбыз күпме, сыйфатыбыз нинди?

Кайсыбыз бу дөньяга үзе теләп, милләтен һәм динен сайлап килде? Ә кайсыбыз бу дөньядан китәр выкытын белә? Белмибез! Бер Аллаһы Тәгалә белә! Аллаһыга һәм ахирәт көненә ышанган кеше үлемнең һәр мизгелдә килергә мөмкин икәнлеген аңлап, васыятебезне әйтеп, аңа һәрвакыт әзер булырга тиеш. Тормыш рәвешебез Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алырга тырышып, барча...

Кайсыбыз бу дөньяга үзе теләп, милләтен һәм динен сайлап килде? Ә кайсыбыз бу дөньядан китәр выкытын белә? Белмибез! Бер Аллаһы Тәгалә белә! Аллаһыга һәм ахирәт көненә ышанган кеше үлемнең һәр мизгелдә килергә мөмкин икәнлеген аңлап, васыятебезне әйтеп, аңа һәрвакыт әзер булырга тиеш. Тормыш рәвешебез Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алырга тырышып, барча гамәл-гыйбадәтләребезне, тормыш рәвешебезне Коръән Кәримебез белән яраклаштырып, тикшереп яшәргә тиешбез.
 
Бер гөнаһсыз сабый бала кем арасында тәрбияләнеп үссә, шуның телен һәм динен ала. Анасы бала белән нинди телдә сөйләшсә, шул телне туган тел дип белә! Һәм нинди мохиттә, кемнәр арасында тәрбияләнсә, шуның йолаларын, гореф-гадәтләрен кабул итеп ала.
 
Инде бүгенге көн халәтебезгә күз төшерик. Кайда, кем белән һәм ничек яшибез, саныбыз, сыйфатыбыз нинди хәлдә?
Халкыбыз азатлыгы өчен көрәшкән, утка салсалар да, динен сатмаган шәхесләребезне - Кол Шәрифне, Бәхтияр Канкаевны, Яркәй Кадермәтовны, Гадел Бигашевны, Акай батырларыбызны һәм алар белән шаһит киткәннәре онытмыйк, аларга догада торыйк! Безгә алардан үрнәк алып яшәргә кирәк. Шулар йогынтысы белән Россиядә динебезне тотарга, мәчет, мәдрәсәләр ачарга рөхсәт иткәннәр. Диния нәзарәте ачыл-ган, иманлы татар байлары мәчет мәдрәсәләрне, мулла, мөгаллимнәребезне тәэмин итеп торганнар. Әле хәзер дә алар (урыннары җәнәттә булсын!) төзеткән мәчет-мәдрәсәләр исән. Бүгенге байларыбыз, алардан үрнәк алып, мәчет-мәдрәсәләрне яшәтергә ярдәм итсәләр, яхшы булыр иде.
 
СССР таркалгач, узган гасырның 80-90нчы елларында, халкыбызның милли үзаңы күтәрелде. Сайлауларда халык актив булды. Түбән Кама шәһәр Советына бер төркем милли депутатлар сайланды, аларның тырышлыгы белән шәһәр Советында татар теле кулланыла башлады. Татар балалар бакчалары ачылды, 1нче, 2нче гимназия, 5нче татар мәктәбе, татар-төрек лицее ачылды. Мәхәлләләр ачыла, мәдрәсәләребез эшли башлады.
 
Инде хәзер дин ирегенә 30 еллап вакыт узды. Күпме халык дингә килде, дип уйлыйсыз? Күп булса, 1 проценттыр. Аллага шөкер, Татарстанда 1500ләп мәчетебез бар.
Тулымы соң алар? Ярый, җомгада һәм Гает көннәрендә тула. Андый көннәрне күпчелегендә 5 вакыт намаз укылмый, булса да 2-3 рәт була.
Совет заманында, динне бетергәч, аракыны аз эчмәдек. Хәзер дә күпчелек татарларыбыз, төрле сәбәп табып, аракы чөмерә. Хәрамны - дуңгыз итен ашый. Аракы эчеп, наркотиклар кулланып, тәмәке тартып, зина кылып, урлашып, сугышып, тәртип бозып йөрү килешәме безгә? Татарлар - әдәпле, әхлаклы, тырыш халык. Илгә шундый гражданнар кирәк түгелмени? Ә бездә телевизор ачсак, ничек кенә үтерергә, зина кылырга, урлашырга өйрәтәләр. Татарстан телевидениесендә тәүлек буе шәрә артисткалар җырлый - шундый бәхетле диярсең!
 
Проблемаларыбызны, чиребезне белеп, аңлап, барыбызга да шуларны төзәтү өстендә эшләргә кирәк. Хәтеребезне яңартыйк: кем без, саныбыз, сыйфатыбыз ни хәлдә? Нәселебезне беләбезме - ничә буын әби-бабайларны беләбез? Гаиләдә яшәү рәвешебез дөресме? Динебез кушканча дөрес яшик, туган телебездә аралашыйк. Коръән бит ул Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән төп кануны. Анда кеше дигән затка яшәү рәвеше туганнан алып, үлгәнче һәм үлгәч тә, нәрсә күрәсе әйтелгән.
Һәрберебез: мин кем, ничек яшим, гаиләдә ничә бала, оныкларым нәселемне дәвам итүче булып үсәләрме дип, үз-үзебезгә сорау бирик?
Авылларда, шәһәребездә, Татарстаныбызда - татар яшәгән һәрбер мәхәлләдә - туган телебезнең кулланышы Дәүләт дәрәҗәсендәме? Гаилә-дә генә аны саклап калып булмый, аны бүгенге көнебез күрсәтә - саныбыз кими. Сыйфатыбыз да мактанырлык түгел! Әле һаман хәрамнан аерыла алмыйбыз.
 
Коръән канунарыннан тайпылмыйча яшәсәк, барлык проблемаларыбыз да чишелер! Намазга басып, Аллаһыга сыенып яшәргә, башкаларга үрнәк булырга кирәк. Ә дин әһелләренә, син кайсы милләттән булуга карап, шул телдә аңларлык итеп вәгазьләргә кирәк. Аллаһыга сыенып, әманәт итеп биргән телебезне саклап, бер беребезне яклап, бөтен мөмкинчелекләрне файдаланып, дәүләт дәрәҗәсендә РФ, Татарстан, дөньякүләм хокуклардан файдаланып яшик.
Раиф ГАЛИЕВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: