Туган як

Сагынуга дәва юк икән...

Уку йортын тәмамлап, диплом аласы көннәрдә Илгизә, иптәш кызларына ияреп, багучы хатынга барды. Яшь чак - юләр чак, кызык эзләп, ул да кечкенә генә авыл йортының ишеген шакыды. Кәрт ачучы хатын алар күз алдына китергән сәләмә киемле, картаеп бөкрәйгән тешсез әби түгел, ә үзләре белән бер чамадагы мөлаем гына ханым...

Уку йортын тәмамлап, диплом аласы көннәрдә Илгизә, иптәш кызларына ияреп, багучы хатынга барды. Яшь чак - юләр чак, кызык эзләп, ул да кечкенә генә авыл йортының ишеген шакыды. Кәрт ачучы хатын алар күз алдына китергән сәләмә киемле, картаеп бөкрәйгән тешсез әби түгел, ә үзләре белән бер чамадагы мөлаем гына ханым иде. Ә менә өе кинолардагы урман эчендәге өй кебек, бар җирдә хәерчелек хөкем сөрә: иске диван, иске савыт-саба, кайчандыр акка буялып, хәзер инде шактый саргайган түшәмдә шәрә лампочка.

Хуҗабикә бик уңганнардан түгел, күрәсең. Идән дә күптәннән су күрмәгәнгә охшап тора. Җыелмаган урын-җирнең нинди төстә икәнен дә ачыклап булмый. Бу йорттан әйберсен югалткан, нинди дә булса проблемасы булган, сәламәтлеге какшаган яки кызык эзләп килгән кеше өзелеп тормаганга, хатын акчасыз түгелдер. Кызык, кая куя икән ул клиентлар биргән акчаларны? Әллә иреннән яшереп җыеп барамы икән?..

Хатын үзе ачык йөзле булса да, ире аларны сукранып каршы алды. Менә анысы инде бик куркыныч бәндә: йөзен сакалмыек баскан, үзе утырып чыккан адәмгә дә охшаган. Хатынына кергән акчага эчеп ятучы бу иргә бераз шикләнеп карасалар да, хатын чакыргач, өйгә уздылар. Алдан ук сөйләшенеп куйганча, берсенә сөйләгәнне икенчесе тыңлап торырга тиеш түгел иде. Белмәссең, багучы әллә ниләр әйтеп ташлар... Шуңа күрә, исәнләшкәч, башкалар урамга чыгып торды.

Чиратлап багучыдан чыккан кызлар шаккатты. Илгизәгә дә ул яңалык ачты. «Алдагы тормышыңны үзеңнән шактый олы кеше белән бәйлисең. Кияүдән уңмыйсың, көнләп җаныңа тиячәк», - дип, бер-бер артлы кәртләрен ача башлады ханым. Балачактан ук үзенең авылдашы, чордашы, күршесе белән очрашып йөргән кызның гаҗәпләнүен күреп, «аның тормыш юлы кара кыз белән бара. Син туган ягыңнан шактый еракта гомер итәчәксең. Туган авылыңны күрә алмый саргаясың», - дип дәвам итте. Моны ишетсәләр, авылдашлары да гаҗәпләнеп, телсез калырлар иде. Әйтәм бит, алар егете белән бишектән төшүгә гел бергә иде, авылда да аларны кияүкәләш дип кенә йөртәләр.

Башка кызларга ниләр әйткәндер, шактый яңалык җиткерде Илгизәгә бу җимерек өй хуҗабикәсе. Кыз ышанса - ышанды, ышанмаса - юк. Килгәндә чыпчыклар кебек чыркылдашкан кызлар, кайтканда авызларына су капкандай булдылар. Аларның һәркайсы әле яңа гына ишеткән сүзләр хак ында уйлый, бизмәнгә салып үлчи иде булса кирәк.

Егете очрашуга килгәч, кыз: «Син мине алдап йөрисең икән. Мин укып йөргәндә башка кызлар янына чабасыңдыр әле. Ми-ңа багучы барын да әйтте», - дип дулады. Егетнең аклануын да тыңлап торырга исәбе булмады, өенә кереп качты. Янәсе, араларны үзе алдан өзә, егете ташлады дип, авылдашлары көлмәсеннәр әле.

Иң яхшы укучыларның берсе буларак, кулына диплом алгач, аңа үзе теләгән урынга барырга була иде. «Свободное распределение» дип атала иде совет заманында мондый алым. «Математика укытучысы» дипломы булган кыз Рәсәй уртасына, чиста рус шәһәренә барып урнашты. Татарлар монда бармак белән генә санарлык, егетләр турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Тәртипле, эшчән татар егетләрен марҗа кызлары тиз «кармакка каптыра».

Илгизә, олыгаеп кына, үзенең мәктәп директорына кияүгә чыкты. Яшь аермалары 20 ел. Әйе, ир хатыннан көнләшеп җанына тиде. Кибеткә дә ялгызын чыгармады, дуслары белән дә аралар өзелде. Карт ирдән бала да таба алмады ул. Моңа көенмәде, баланы үзе табасы килмәде. Бик теләсә, нинди дә булса чарасын, хәй-ләсен тапкан булыр иде.

Совет власте таралгач, фәнни дәрәҗәсе булган ир күптәнге хыялын чынга ашырды - чит илгә чыгып китте. «Талантымны дөрес бәяләмиләр» дип тузына иде, үз көнен үзе күрә башлады. Башта бераз Европада яшәделәр, аннан Канадага киттеләр. Ир берничә чит телдә җиңел аралаша, акчаны да таба белә. Илгизә дә тик утырмады: инглиз, испан телләрен өйрәнде, бала караучы булып эшләде. Баштарак туган ягы белән элемтә өзелмәде, элекке Союздан килгән кешене күрсә, сөенеченнән күзләренә яшь тула иде. Аны өенә алып кайтып, чәй эчермичә, бүләк бирмичә җибәрмәде.

Хәзер инде менә ничә ел Көньяк Американың бер илендә гомер итәләр. Быел ире вафат булды. Картаеп, яшәсен яшәп үлде ир заты. Үзеннән соң затлы йорт, бизнес, шактый мирас калдырды. Илгизә ят илдә үзе генә каңгыраеп калды. Дуслары юк, дошманнары да. Үлсә, татар зираты да юк монда, ирен дә поп килеп, җырлап күмде.

Элегрәк уйланылмаган шул, намаз да укый белми, догалар да исендә түгел. Туган авылының челтерәп аккан чишмәләрен дә төшендә генә күрә ул. Чиста салкын суны күпме эчсә дә сусавын баса алмый, Төшендә генә җиләк җыя, төшендә генә балан бәлеше ашый.

Чынга ашты бит теге багучы сүзләре. Чил илдә каңгырып үтте гомере. Бер файдасызга, заяга... Үлсә, каберен белүче дә, дини бәйрәмнәрдә рухына дога кылучы да табылмас...

Әгәр кайтырга уйласа, юл ябык түгел, ул бит ике ил гражданы. Туган якларына ук кайтып җитә алмасалар да, Мәскәүгә кайткан чаклары булды аларның. Тик кем көтә аны анда?.. Туганнарының туганнары бай ханымны кире какмаслар иде дә... Күпме гомере калгандыр - әллә тәвәккәллисе инде. Чит җирдә солтан булганчы, үз илендә олтан булыр иде. Әле егәре бар, озын юлны күтәрә алыр, ашыгырга кирәк, ашыгырга... Күп нәрсәне җиңеп була. Тик картлыкны җиңәрлек, сагынуны басарлык дару юк икән шул.

Энҗе ГАЛИЕВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: