Туган як

Сагынабыз сине, дустыбыз

Исән булса, Фатыйх Кашаф улы Котдусовка 24 гыйнварда 70 яшь тулган булыр иде. Без - аның дуслары, якыннары, туган-тумачасы Түбән Камага җыелып, бу көнне зурлап бәйрәм итәр идек. Ә аның дуслары, аны хөрмәт иткән, аның ярдәмен тоеп яшәгән кешеләр шәһәребездә дә, районыбызда да бихисап. Дистәләгән еллар буе җитәкче урыннарында эшләп...

Исән булса, Фатыйх Кашаф улы Котдусовка 24 гыйнварда 70 яшь тулган булыр иде. Без - аның дуслары, якыннары, туган-тумачасы Түбән Камага җыелып, бу көнне зурлап бәйрәм итәр идек. Ә аның дуслары, аны хөрмәт иткән, аның ярдәмен тоеп яшәгән кешеләр шәһәребездә дә, районыбызда да бихисап. Дистәләгән еллар буе җитәкче урыннарында эшләп тә, үзенең кешелек сыйфатларына хилафлык китермичә, шәһәр халкы белән һәрчак тыгыз элемтәдә торган ачык йөзле, киң күңелле, олы җанлы дустыбызның бакыйлыкка күчүеннән соң да өч ел вакыт узган икән. Дөресен әйтим, мин аның вафат булган көнен кайчакта онытып та җибәрәм, ә туган елы хәтер түрендә гомерлеккә уелып калган. Чөнки минем өчен ул әле бүген дә исән кебек. Әгәр кешеләр сине сагынып искә алалар икән, димәк, син әле бу дөньядан китмәгән, син аларның хәтерендә яшисең, дигән сүз.
Фатыйх дустымның кырыгын билгеләп үткән көнне мин сагышлы хисләремне шигъри юлларга салган идем. Хәзер шул шигыремне сезнең игътибарга тәкъдим итәм.
Разил ВӘЛИЕВ,
Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге
Дәүләт премиясе лауреаты.
Соңгы җыр
Дустым Фатыйх Котдусовның
якты рухына багышлыйм.
Син беренче,
син башлаучы идең,
Ялындырып-нитеп
тормадың,
Мәҗлесләрдә,
безне моңландырып,
Саубуллашу җырын
җырладың.
Колагымда һаман
соңгы җырың...
Син җырлаган саен
яшәрдең.
Син җырлыйсың,
кемдер җылый кебек,
Эчкә йотып
тозлы яшьләрен.
Гомер буе
түрә булып та син
Чабатаңны
түргә элмәдең.
«Мин - шәһәрнең
дворнигы», - дидең,
Син башкача
яши белмәдең.
Урам иңләп
төнлә җырлап уздың,
Чит-ятлардан
өркеп тормадың,
Бу дөньяда чөнки
беркемгә дә
Этлек теләп,
тозак кормадың.
Уйга чумсам,
кулга Коръән алам,
Иң беренче сурә -
Фатиха...
Иң беренче булып,
күңел тулып,
Бара идем сиңа -
Фатыйхка.
Фатыйх идең,
син җиңүче идең,
Күрке идең илнең,
табынның...
Киткәнеңә бары
кырык тәүлек,
Мин өзелеп инде
сагындым.
Бер мин генә түгел,
сине бүген
Бар дусларың
шулай сагына.
Каршы ала идең
колач җәеп,
Кайткан чакта
туган ягыма.
Соңгы җырың
һаман колагымда,
Кабатлыйм мин
аның сүзләрен.
Үзем җырлыйм,
үзем җылыйм кебек,
Күз алдымда
моңсу күзләрең.
Синең дәртең,
моңсу елмаюың
Тирә-юньгә калды
бөркелеп.
Үзең киттең.
Моңлы җырың калды...
Синең язмыш моңлы
җыр кебек.
Разил ВӘЛИЕВ.
6 декабрь, 2014 ел.
Фотода: Ф. Котдусов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: