Туган як

Сабантуйның асылын халыкка җиткерә алдылар

Түбән Камада Сабантуйны елдагыча зурлап уздырдылар. Халыкны синоптикларның «яңгыр яву ихтималы бар» дигән мәгълүматы да куркытмады. «Ильинка» күңел ачу комплексы мәйданына халык иртән үк агыла башлады. Бу көнне бәйрәмгә 37 мең кеше килгән иде. Оештыручылар кунаклар өчен яңалыклар да күп әзерләгән.

Сокланырлык итеп әзерләделәр

Кыр бәйрәме булгач, тракторлар парады да булырга тиеш. Елдагыча мәйданга керә торган урында узган гасыр урталарында кулланылган техникадан алып, иң соңгы модельләргә кадәр бар иде. Мәсәлән, берсе әле быел гына җитештерелгән. Андыйларда, кем әйтмешли, җырлап эшләргә була: кондиционеры да бар, «ГЛОНАСС» спутник системасы да урнаштырылган. 
Дәрәҗәле кунаклар да озак көттермәде. Алар арасында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Моратов, ТР Дәүләт Советы депутаты Илсөя Мезикова һ.б. бар иде.  Аларны чәк-чәк, ипи-тоз белән сыйлап, җырлап-биеп каршы алдылар. Аннары кунаклар өчен экскурсия оештырылды. Алар башта предприятиеләр мәйданчыкларында булдылар. Һәрберсе тырышкан, ниндидер яңалыклар кертеп, килгән кешеләрне сокландырырлык итеп ясаган. «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесе үз мәйданчыгына химия-технология институты һәм  Н.В.Лемаев исемендәге нефть-химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте студентларын чакырган. Егетләр һәм кызлар химия буенча тәҗрибәләр үткәреп, заманча җиһазларда, мәсәлән, нефть куу җайланмасында эшләү күнекмәләрен күрсәттеләр. «ТАИФ-НК» предприятиесе мәйданчыгындагы «җанлы» сыннар янында фотога төшәргә теләүчеләр байтак иде. Кунаклар исә үзләренә брелоклар ясадылар. Казаннан килгән җырчы үзенең чыгышлары белән бирегә килүчеләрнең күңелен күрде. Быел кунакларны үз эшләре белән кытайлар тарафыннан ачылган «Кама-сталь» предприятиесе вәкилләре дә таныштырды. 
Авыл җирлекләренә дә аерым зур мәйдан бирелгән. Һәр авыл җирлеге үз почмагын үзенчә бизәгән. Афанаслылар печән кибәнендә куыш ясап, милли киемдәге балаларны утыртып куйганнар. Яннарында кыр ризыгы – йомырка, икмәк, кыяр, бәрәңге. Сухрау авылы уңганнары табын корганнар, янәшәдә самавырлар кайный. Биредә алар пешергән тәм-томнар белән чәй эчәргә теләүчеләр күп булды. Аерым почмакта балыкның нинди генә төре юк! Мунча себеркесе бәйләп утыручы апалар белән фотога төшүчеләр дә байтак иде. Кунаклардан исә утын кистерделәр. 
Шәһәребезнең милли оешмалары вәкилләрен быел прологта катнаштырмадылар. Аларга шулай ук зур мәйдан биргәннәр. Шунда һәр оешманың чатыры урнаштырылып, бизәлеп, шуның уртасындагы зур сәхнәдә концерт куелды. 

«Түбән Кама – барыбызның да туган йорты»

Мәйданчыклар белән танышкач, кунаклар Сабантуйның иң матур тамашасын – прологны карарга юнәлделәр. Быел ул Гәрәй исемле егет белән Айбикә мәхәббәтенә багышланган иде. Татар халкының гореф-гадәтләрен күрсәткән, халык әкиятләре чагылыш тапкан, җыр-бию белән үрелеп барган бу тамашада 1200 мәктәп укучысы, 700 биюче, 300 артист һ.б. – барлыгы 3000 нән артык кеше катнашты. Сүз уңаеннан, быел артистлар өчен яңа киемнәр тектерелгән иде. Тамашачылар яңалыкларны бик хуплап каршы алдылар.
Прологтан соң котлау сүзе дәрәҗәле кунакларыбызга бирелде. Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин бәйрәм белән котлау сүзләрендә: «Шунысы куанычлы – бәйрәмгә ел саен матур нәтиҗәләр белән киләбез. Районда барлык программалар буенча зур эш алып барыла. Яңа йортлар, халык һәм яшьләр өчен социаль-мәдәни объектлар, яңа юллар салына. Түбән Кама – барыбызның да туган йорты. Менә шулай матур, мул тормышта яшәсәк иде. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомер телим, һәр йортта һәрбер гаиләдә тынычлык, иминлек, муллык булсын иде», – дигән теләкләрен җиткерде.
Марат Моратов исә Татарстан Президенты котлавын укып китте. Ул шулай ук: «Мин Түбән Каманың Сабантуенда беренче тапкыр гына катнашмыйм. Мондый дәрәҗәдә бәйрәм 1998 елдан бирле уздырыла. Һәм аның иң матур, сокландыргач мизгеле, әлбәттә, пролог. Быел да бик матур тамаша күрсәтелде. Анда балалар чыгышы гына да бик зур гүзәллек өсти. Бәйрәмнең асылын, матурлыгын мондагыча шулкадәр ярату белән җиткерә алучыларны белмим», – дип тәэсирләре белән уртаклашты һәм XX Федераль Сабантуй Мәскәүдә узачагы турында хәбәр итте.  
Сабантуй – авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен олылау, хөрмәтләү бәйрәме. Чөнки табыннарыбызның муллыгы – алар тырышлыгы-ның нәтиҗәсе. Бүген алар сәхнә түренә чакырылды. Шулай ук тантанада ТР Президенты исеменнән тугыз түбәнкамалыга дәүләт бүләкләре тапшырылды: шулар арасында мәдәният идарәсе начальнигы Гүзәл Мөбәракшина, балалар иҗаты үзәге директоры Ульяна Князева, «Нардуган» ансамбле директоры Наил Мосыйфуллин һ.б. Алты бала анасы Дарья Хуҗина «Ана даны» медаленә, «Союз-Агро» җәмгыяте кладовщигы Надежда Андрианова «ТР авыл хуҗалыгы атказанган хезмәткәре» исеменә, «Нефтехимик» спорт клубы директоры Сергей Клипачев «Данлыклы хезмәт өчен» медаленә лаек булды. 

Тугызынчы тапкыр җиңде

Бәйрәм татар халкының иң күркәм традициясе буенча, уеннар, ярышлар белән дәвам итте. Мәйданга көянтә-чиләк белән су ташырга, капчык белән сугышырга, гер күтәрергә һ.б. катнашырга теләүчеләр агылды. Бераз читтәрәк, батырлар көч сынашты. 
Узган ел батыр калган Марат Мөхәммәтҗановны егып салырга теләүчеләр күп булды. Әмма ул быел да, инде тугызынчы тапкыр абсолют батыр булып калып, тәкәгә һәм «Лада Гранта» автомобиленә ия булды.  Бу – аның откан өченче машинасы. Марат Мөхәммәтҗановны уникаль спортчы диләр. Ул ирекле, милли һәм билбау көрәшендә спорт мастеры исемен алган, озак еллар дәвамында спорт белән шөгыльләнә, бассейн, тренажер залларына йөри. 
Сабантуй – ат чабышларсыз буламы? Юк, әлбәттә! Менә быел да ат чабышларында 50 дән артык ат катнашты. Кинәт ява башлаган яңгыр да, кешеләрне куркытмады. Башта китеп барсалар да, чара башланыр алдыннан күп кеше кире әйләнеп килде. Ярыш нәтиҗәләре буенча, Түбән Кама районы атлары арасында Түбән Уратманың – Гордость 1600 метрга чабышта, Баулының – Десперадо ике километрга чабышта, Лениногорск районының Фандора кушаматлы атлары, беренче урыннарны алдылар.  
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: