Туган як

Руль артындагы исерекләр һәм кеше таптатулар турында..

Түбән Каманың ЮХИДИ бүлегендә узган матбугат конференциясендә юлтранспорт һәлакәтләренең сәбәбе һәм 9 ай дәва-мындагы эш нәтиҗәләре турында сөйләделәр. «Җәяүле һәрчак хаклы», - ди халык мәкале. Дөрес, соңгы вакытта бу гыйбарәгә «тик һәрвакытта да исән-имин генә түгел шул» дигән сүзләрне өстисе килә. Кызганычка каршы, бу чыннан да шулай. Саннарга күз салсак,...

Түбән Каманың ЮХИДИ бүлегендә узган матбугат конференциясендә юлтранспорт һәлакәтләренең сәбәбе һәм 9 ай дәва-мындагы эш нәтиҗәләре турында сөйләделәр.
«Җәяүле һәрчак хаклы», - ди халык мәкале. Дөрес, соңгы вакытта бу гыйбарәгә «тик һәрвакытта да исән-имин генә түгел шул» дигән сүзләрне өстисе килә. Кызганычка каршы, бу чыннан да шулай. Саннарга күз салсак, Түбән Кама шәһәрендә һәм районында 9 ай дәвамында җәяүлеләр катнашы белән 75 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән: алар нәтиҗәсендә 3 кеше һәлак булган, тагын 77се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Юл аша чыгу урыннарында булган 43 юл-транспорт һәлакәтендә 47 кеше имгәнгән. Җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен бозуы аркасында, 21 таптату очрагы теркәлгән, шулар нәтиҗәсендә 3 кеше үлеп, тагын 19ы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Юл аша чыгып өлгермәгәннәр
Аянычлы статистикага октя-брьдә теркәлгән һәлакәтләр дә өстәлде. Сүз уңаеннан, әлеге юл-транспорт һәлакәтләре турында бүгенге көндә дә Интернет челтәрендә актив рәвештә фикер алышу бара. Шулар арасында - октябрь башында «Эссен» сәүдә үзәге каршындагы юл аша чыгу урынында 16нчы мәктәпнең дүрт укучысын машина таптату очрагы да бар. 5 октябрь көнне, кичке сәгать дүртләр тирәсендә, Гагарин урамындагы 25нче йорт каршында «Лада» автомобиленең 49 яшьлек йөртүчесе, Урман урамыннан Вахитов проспектына таба хәрәкәт иткәндә, светофор белән көйләнә торган җәяүлеләр кичүендә дүрт укучыны бәрдерә. Юл чатына якынлашканда машина йөртүче өчен светофорның яшел уты яну-сүнү режимына күчкән була. Димәк, тиздән светофорның кызыл уты яначагын билгели. Бәлки, руль артында утырган ир, юл чатын һәм җәяүлеләр кичүен узарга өлгерермен әле, дип уйлагандыр, әмма шул вакыт светофор алдында туктаган автобус артыннан юлга дүрт мәктәп укучысы йөгереп чыгып, тәгәрмәч астына эләгә. Бәрдерү нәтиҗәсендә бер малайны - өскә таба, икенчесен читкәрәк «очырта», өченчесенең тәне бераз сыдырыла. Малайлар арасында булган бердәнбер кыз бала тагын да ныграк зыян күрә. Беренчел диагноз буенча, аның баш мие селкенгән, умырт-ка баганасының муен өлеше, уң яктагы кулбашы җәрәхәтләнгән. Ә бер малайның биле һәм сул кулының бармаклары яраланган, икенчесенең сул аягы имгәнгән. Кызны дәваханәгә салганнар, малайларны өйләренә кайтарып җибәргәннәр.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: бу хәл алдыннан бер-ике атна элек 16нчы мәктәптә узган ата-аналар җыелышында ЮХИДИ инспекторы чыгыш ясаган, юл кагыйдәләре турында сөйләгән, балаларга юл аша кайдан һәм ничек чыгарга кирәклеген аңлаткан
булган. Анда ата-аналарның кайберләре, ЮХИДИ инспек-торының җыелышка килеп, ел саен һаман бер үк юл йөрү кагый-
дәләре турында сөйләп, аларның вакытларын алганы өчен канә-гатьсезлек белдергән. Юл хәрәкәте кагыйдәләренә шундый
ваемсыз мөнәсәбәт аркасында, мәктәп укучылары юл фаҗига-сенә очраган. Монда ата-аналарның гаебе дә юк түгел.
Икенче юл-транспорт һәлакәте, ике көн узганнан соң, Вахитов урамындагы 12нче йорт каршында теркәлә. 34 яшьлек хатын-кыз светофорның яшел уты янганда юл аша чыга. Бордюрга кадәр метр ярым ара калып барганда, аны зур тизлек белән килүче «Тойота» автобусы таптата. Руль артында - 30 елдан артык машина йөртү стажы булган 53 яшьлек ир. Ул - Түбән Кама заводларының берсенә командировкага килгән ике чит ил кешесен кунакханәгә илткән була, шуннан алар туп-туры аэропортка, ә инде аннан Америкага очарга тиеш булганнар. Минутларга бүленгән көн тәртибенә юл фаҗигасе килеп «кысыла». Авария нәтиҗәсендә 34 яшьлек хатын-кызның баш мие селкенә, баш сөяге сына, ул аңын югалтып егыла һәм 5 көннән соң, аңына килә алмыйча, реанимация бүлегендә үлә. Әмма әлеге авариянең сәбәпчесе аннан бу турыда белмичә кала, чөнки берсе-берсенә өелгән проблемаларга түзә алмыйча, тәрәзәдән ташланып, үз-үзенә кул сала.
Аянычлы фаҗигаләрнең соңгысы шушы көннәрдә Түбән Кама районының Балчыклы авылына илтә торган юлда була.
«Лада» автомобиленең руленә утырган ир 50-55 яшьлек (кем икәнлеге әлегә билгеле түгел) җәяүлене бәрдерә. Тәүлекнең караңгы вакытында, киемнәрендә машина утын кире кайтара торган элементлары булмаган кеше, машиналар йөри торган юлдан каршы якка юнәлгән була. Нәтиҗәдә, әлеге җәяүле авария фаҗигасе урынында ук һәлак була. Шуны да ассызыклап үтик, әлеге машина йөртүче 2015-2016 елларда юл йөрү кагыйдәләрен бозганы өчен 30 мәртәбә административ җаваплылыкка тартылган булган.
ЮХИДИның Түбән Кама бү-леге начальнигы Александр Крайновның җәяүлеләрне таптату турындагы теманы тәмамлар алдыннан әйткән сүзләренә караганда, көз җитү белән көннәр кыскаргач, яки эңгер-меңгердә, аеруча яңгыр яуганда, күз күреме шактый начарланган вакытта җәяүлеләр беләй бәйле аварияләр саны аеруча арта икән. Моннан тыш, көз көнне юеш асфальт-та машинаның тормоз юлы да озыная. Җәяүлеләр белән бәйле аварияләр санын киметү максатыннан, ЮХИДИ инспекторлары тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләргә киемнәрендә машина утын кире кайтара торган элементлар (фликерлар, билгеләр, беләзекләр) кулланырга, һич югы караңгыда урамга чыкканда, ачык төстәге куртка, аксыл башлык кияргә яки шундый шарф урарга киңәш итә. Шулчакта, машина йөртүче җәяүлене алдан ук күреп, тизлеген киметеп, аңа юл бирәчәк.
Җәяүлеләрнең үзләренә кил-гәндә исә, алар юл аша махсус билгеләнгән урыннарда гына чыгарга һәм игътибарлы булырга тиеш. ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре, иң элек, ике якта да транспорт юклыгына яки машиналарның тулысынча туктаганына ышангач кына, юл аша чыгарга кирәклеген искәртә.
Эчсәң, рульгә утырма
Исерек килеш рульгә утырган машина йөртүчеләрнең артуын да ассызыклап үттеләр киңәшмә. Тугыз ай дәвамында шундыйлар гаебе белән Түбән Камада 16 юл-транспорт һәлакәте булган, аларның нәтиҗәсендә 4 кешенең гомере өзелгән, тагын 25е имгәнгән. ЮХИДИ инспекторлары шул вакыт эчендә исерек килеш руль артына утырган 768 йөртүчене тоткарлаганнар. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 16 кешегә күбрәк.
Билгеле булганча, хәмер игътибарны киметә һәм кешеләрнең үлеменә китергән күп кенә аварияләрнең төп сәбәпчесе була. Юлда исерек машина йөр-түчедән дә куркынычы юк. Алар юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозу өстенә, җәяүлеләрне, башка машиналарны да абайламыйлар. Бу кагыйдәне бозган өчен йөртүчеләрне шактый катгый җәза көтә. Аларны ел ярымнан алып ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итеп кенә калмыйлар, 30 мең сум күләмендә штраф та салына. Билгеле булганча, кайбер машина йөртүчеләрне җинаять җаваплылыгы да, кү-ләмле штраф та куркытмый, алар исерек килеш руль артына утыруларын дәвам итә. Киселгән икмәк кире ябышмаган кебек, өзелгән кеше гомеренең кире кайтарып булмаячагы турында онытмасыннар иде автомобиль йөртүчеләр.
Александр Крайнов түбәнка-малыларны битараф булмаска, исерек килеш руль артына утырган йөртүчеләр турында 39-20-00 һәм 39-15-92 номерлары белән, ЮХИДИнең дежур бүлегенә хәбәр итәргә кирәклеген белдерде.
Наталья Плотникова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: