Туган як

Робот тикшерәчәк

Түбән Камада яңгыр сулары өчен канализация торбалары чистартылачак. Республика бюджеты хисабыннан әлеге эшләргә 100 миллион сум акча бүлеп бирелгән, дип хәбәр итә «БИЗНЕС Online» электрон газетасы.

Эш ике сменада – көндез һәм төнлә алып барыла. Чистарту эшенең сыйфатын һәм канализация челтәрендәге дефектларны робот ярдәмендә тикшерәләр. Ул суүткәргеч торбаларның чисталыгын гына түгел, кимчелекләрне дә ачыклаячак. Октябрьгә кадәр 30 километр озынлыктагы канализация челтәрен чистарту планлаштырыла. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: