Туган як

Разил – бәхетле кеше

Аның турында аз да, күп тә язып була, кыскасы, берничә сүз белән генә әйтсәк, ул - талантлы шагыйрь, актив җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе. Ә инде тәфсилләп язсак, ул башкарган эшләрне бер-ике җөмләгә генә сыйдырып булмый. Чөнки ул - күпкырлы, халкыбыз, Татарстаныбыз өчен ничәмә-ничә еллар дәвамында зур һәм нәтиҗәле эшләр башкарган...

Аның турында аз да, күп тә язып була, кыскасы, берничә сүз белән генә әйтсәк, ул - талантлы шагыйрь, актив җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе. Ә инде тәфсилләп язсак, ул башкарган эшләрне бер-ике җөмләгә генә сыйдырып булмый. Чөнки ул - күпкырлы, халкыбыз, Татарстаныбыз өчен ничәмә-ничә еллар дәвамында зур һәм нәтиҗәле эшләр башкарган һәм хәзер дә уңышлы рәвештә эшләүче шәхес.
 
Аның үсеш юлы, Аллаһы Тәгалә биргән талантларының ачылышы һәм гамәлләшүе һәммәбезнең диярлек күз алдында булды. Ул эчке дөньясы романтик рух белән сугарылган рәвештә дөньяга килгән. Аның шигырьләренең күбесе юкка гына җырга әверелмәгән. Чөнки алар тирән хискә, бай һәм фаҗигале тарихыбызга нигезләнгән. Нәкъ менә шунлыктан алар онытылмас рәвештә җырлана торалар. «Таң җыры» ничәмә-ничә җырчы тарафыннан яратып башкарыла. Аның «Сөембикә»се генә дә ни тора! Ул ханбикәнең үз язмышы гына түгел, халкыбызның ачы язмышы, фаҗигасе рәвешендә кабул ителә.
 
Тарихка мөрәҗәть итү Разилнең әдәби иҗатында гына түгел, көндәлек тормышында да чагылыш таба. Китапка булган мәхәббәте ул - аның туган халкына, аның тарихына мөнәсәбәте.
 
Республика үзәк китапханәсе ул җитәкчелек иткән елларда милли рух белән сугарылды, халкыбызның яраткан мәдәни һәм фәнни үзәгенә әверелде. Китапханә дөньяның бик күп мәдәни үзәкләре, шул исәптән АКШ Конгресс китапханәсе белән тыгыз элемтәгә керде. Нәтиҗәдә, республикабызда чыккан бик күп китаплар анда барып ирешә. Ә китапханә исә үзе татар тарихына багышланган китаплар һәм кулъязмалар белән тулыландырыла. Төрле сәбәпләр аркасында чит илләрдә гомер кичерүче милләттәшләребезнең төрле вакытларда дөнья күргән китаплары, моңарчы билгеле булмаган кулъязмалары да анда туплана тора. Шуңа күрә бүген бу хәзинә йорты, лаеклы рәвештә, милли китапханә дип атала.
 
Разил Вәлиев башлаган эшне бүген, тулысы белән заман таләпләренә туры китереп, яңа буын җитәкчелек алып бара. Директорлыктан киткәч тә, Разил китапханә белән элемтәсен өзмәде, ул аның кайгыртучылар шурасы рәисе булып калды.
 
Разил Вәлиевнең исеме республикабызның мөстәкыйльлек өчен барган данлыклы тарихына да ныклап уелган. Ул - 1990 елда ук рес-публикабызның Югары Советы депутаты буларак, Татарстанның суверенлык Декларациясен кабул итүгә үз өлешен кертә алган шәхес. Шул вакыттагы стенограммаларда сакланган чыгышлары аның парламентта барган көрәшләрдә әзерлекле һәм тирән фикерле сәясәтче икәнлеген күрсәтә. Аларны укыганда, аның беркемгә дә дорфа бәрелмәстән, ләкин шул ук вакытта үз фикерен дәлилле рәвештә үткәрә белүче тәҗрибәле сәясәтче икәнлегенә инанасың.
 
1992 елның 21 мартында үткәрелгән референдумда да, республикабызның Конституциясен кабул итүдәге парламент бәрелешләрендә дә ул үзен батыр көрәшче итеп күрсәтә алды. Зур тизлек белән, чын мәгънәсендәге талантлы сәясәтчегә әверелде, Дәүләт Советының Президиум әгъзасы, мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе итеп сайланды. Ул бүген дә шул рәвештә армый-талмый милләтебезнең асылын саклап калу эшен алып бара.
 
Бу, аның гаделлек нигезенә таянып эшләнгән телләр турындагы законны әзерләп, аны парламент аша үткәреп, гамәлгә кертүдәге эшчәнлегендә бигрәк тә ачык чагылыш тапты. Анда республикадагы телләрнең тигез хокуклыгы, татар телен гамәлләштерү максаты беренче урынга куелган. Тик менә бу документ, никадәр тирән эчтәлекле булуына карамастан, хәрәкәтсез ятарга мөмкин иде. Шунлыктан, аны гамәлгә кертү буенча Разил Вәлиев җитәкләгән Комитет әзерләгән программа зур әһәмияткә ия. Программа әле дә баетыла һәм тулыландырыла тора.
 
Әлбәттә, бу һич кенә дә җиңел эш түгел. Татар теленең дәүләт теле статусына аяк чалырга омтылучылар артканнан-арта тора. Алар республиканың үзендә дә бар. Бигрәк тә «рус культурасы» дип аталган җәмгыять җитәкчеләре нык тырыша. Аларча, республикада татар теле берәүгә дә кирәкми, аны мәктәпләрдә укытуны тыярга кирәк. Шушы тарткалашулар кайвакыт мәхкәмә эшләренә дә әверелә. Бу гамәлләргә каршы торуда Разилдан, гомумән, Дәүләт Советы җитәкчелегеннән зур сабырлык һәм шул ук вакытта Россиянең үз законнарына, халыкара нормаларга таяна белү таләп ителә.
 
Разил Вәлиевнең эшчәнлеге - бүгенге милли яшәешебезнең нигез ташларына һөҗүмнәр артканнан-арта барган шартларда бигрәк тә зур әһәмияткә ия. Ул, хаклы рәвештә, милләтебезне, аның мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклап калуны дәүләтчелегебезнең мөстәкыйль рәвештә аякка ба-суының нигезе дип саный.
 
Россия Дәүләт Думасы милли мәдәнияткә һәм мәгарифкә каршы булган берсеннән-берсе яманрак документлар кабул итә тора. Шушы шартларда боларга һәрдаим ныклы дәлилләр белән каршылык күрсәтергә туры килә. Бу - парламент эчен-дәге эшчәнлек яисә ниндидер документлар әзерләү генә дә түгел. Разил Мәскәүгә барып, Думада, әнә шул карарларны кабул итүчеләр белән күзгә-күз карашып, алар белән бәхәскә керә белә. Алай гына да түгел, күп вакыт үзенең хаклыгын исбатлый да ала.
 
Ни кызганыч, парламент кәнәфиләрендә утыручыларның шактые бу эшләрдән читтә тора. Алар кайчакта әлеге пробле-маларның бар икәнлеген дә белмиләр. Шунлыктан аларга рәсми трибунадан да, комитет утырышында да эшнең ни кадәр әһәмиятле икәнлеген исбатлау таләп ителә. Разил бу эшне җиренә җиткереп башкара белә.
 
Ул моның белән генә чикләнми, даими рәвештә халыкның үзе белән аралаша. Аның һәм ул җитәкләгән комитет әгъзаларының булмый калган районнары юктыр. Бу - рәсми очрашулар гына түгел, ә халыкның үзе белән турыдан-туры аралашулар да. Разил өчен болары бигрәк тә әһәмиятле. Чөнки аның өчен гади кешеләрнең моңзарлары, аларның яшәү шартлары һәрвакыт беренче урында. Бу - аның тормыш кагыйдәсе. Ул үз фикерләрен газета - журналлардагы мәкаләләре, радио һәм телевидениедәге чыгышлары аша да дәлилле рәвештә җиткерә белә.
 
Мин Разил белән аралашып яшим. Без аның белән бергә шактый күп эшләр башкардык. Мин Бөтендөнья татарлары Конгрессы җитәкчесе булып эшләгән елларда Россиянең татарлар күпләп яшәгән төбәкләрендә һәм, шулай ук, Төркиядәге, Америкадагы, Финляндиядәге милләттәшләребез белән бергәләшеп аралаша, уртак гамәлләр кыла идек.
 
Шунысы игътибарга лаек, аны белмәгән татар бик сирәк. Татарлар аның әдәби иҗаты белән яхшы танышлар. Разилның шигырьләрен яттан белүчеләр, җырларын башкаручылар, хәтта, чит илләрдә дә аз түгел. Мәсәлән, Төркиядә яшәүче Гөлтән Ураллы тарафыннан безнең өчен Стамбул каласында оештырылган концертта аның «Сөембикә»се яңгырады. Аның җырларын Венера Ганиева башкаруында Франция, Кытай, Төркия, Австралия тамашачылары да яратып тыңлады.
 
Разил - бәхетле кеше. Чөнки ул - Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән күпкырлы сәләтен бөтен тулылыгы белән халкыбызга хезмәт итүгә багышлый алган шәхес.
 
Алты чакырылыш рәттән Татарстан парламентына депутат булып сайлануы, сәясәтче буларак, аның халык ышанычын тулаем аклавын күрсәтсә, хаклы рәвештә республикабызның Габдулла Тукай бүләгенә һәм Татарстан халык шагыйре исеменә лаек булуы әдәбияттагы казанышлары турында сөйли.
Индус ТАҺИРОВ,
тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр Академиясе академигы.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: