Туган як

Равис Шакиров: «Һөнәребез белән горурланырга тиешбез»

Газетабызда кунакта - унбиш ел дәвамында Түбән Кама мәгарифен җитәкләгән мәгариф ветераны Равис Мөҗәһит улы Шакиров. Әле күптән түгел генә шәһәрнең иң күренекле чиновникларыннан берсе булган Равис Мөҗәһит улы берничә ел элек мәктәп тормышына кабат әйләнеп кайтты. Ул хәзерге вакыттагы эшчәнлеген күңеле өчен иң якыны дип исәпли. Атказанган педагог белән...

Газетабызда кунакта - унбиш ел дәвамында Түбән Кама мәгарифен җитәкләгән мәгариф ветераны Равис Мөҗәһит улы Шакиров. Әле күптән түгел генә шәһәрнең иң күренекле чиновникларыннан берсе булган Равис Мөҗәһит улы берничә ел элек мәктәп тормышына кабат әйләнеп кайтты. Ул хәзерге вакыттагы эшчәнлеген күңеле өчен иң якыны дип исәпли. Атказанган педагог белән без һөнәри бәйрәме, шулай ук хәзерге вакытта үзе җитәкли торган 29нчы мәктәпнең 25 еллыгы уңаеннан котлау өчен очраштык.
- Равис Мөҗәһитович, сез кайда туып үстегез? Укытучы һөнәрен сайларга нәрсә этәргеч бирде?
- Татарстанның Сарман районы Югары Чыршылы авылында туганмын. Гаиләбездә алты бала булып, мин өлкәне идем. Кече яшьтән үк әти-әниемә булыша башладым, әти белән комбайнда эшләдем. Шуңа күрә, мәктәпне тәмамлагач, механик белгечлегенә уку өчен документларымны Чистай авыл хуҗалыгы техникумына җибәрергә ниятләдем. Ләкин үзе дә балачагыннан укытучы булырга хыялланган әнием (хыялын тормышка ашырырга Бөек Ватан сугышы комачаулаган) минем Минзәлә педагогия училищесына керүемне теләде. Безнең гаиләдә өлкәннәр сүзенә каршы килү гадәте юк. Хәер, үзем дә бу һөнәр буенча көчемне сынап карарга каршы түгел идем.
1968 елда училищены уңышлы тәмамлагач, беренче эш урыныма - Сарман районы авылларының берсендәге мәктәпкә җибәрделәр. Шулай туры килде - мине анда директор итеп тә куйдылар. Мәктәп ташландык хәлдә иде. Авыл кешеләренең ярдәме белән без аны тәртипкә китердек һәм тиздән укуны башлап җибәрдек. Тик шул елның ноябрь аенда мине армиягә алдылар. Хәрби хезмәтне үтеп бетергәч, Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетына укырыга кердем һәм аны 1976 елда тәмамладым.
- Уку еллары нинди хатирәләре белән истә калды?
- Студент чаклар гомеремнең иң күңелле вакыты булды, дип исәплим. Дусларым бик күп иде. Укудан тыш вакытларда спорт белән шөгыльләндем, үзешчән сәнгатьтә һәм җәмәгать эшләрендә актив катнаштым... Кыскасы, кайчакларда йокларга да вакыт калмый иде (көлә). Институтта төп бурычыбыз булган укуга һәрчак җаваплы карарга тырыштым - укытучылар вакытларын һәм көчләрен кызганмыйча безгә белем бирә икән, без дә аларга рәхмәтле булып, ышанычларын акларга, тырышырга тиешбез, дип уйлый идем.
- Хезмәт юлыгыз турында да сөйләсәгез иде?
- 1970 елда армиядән туган авылыма кайтып, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башладым. Ә өч елдан яшь һәм киләчәге бик өметле Түбән Кама шәһәренә күчәргә карар кылдым. 44нче һөнәр училищесына производствога өйрәтү мастеры булып эшкә урнаштым. Соңрак шушы уку йорты директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшли башладым. 9 елдан соң мине 63нче һөнәр училищесына җитәкче итеп билгеләделәр. Аннан соң ун ел дәвамында 26нчы мәктәптә директор булдым.
- Мәгариф өлкәсендә тәҗри-бәгез арту белән берлектә, сездә нинди төп педагогик принциплар формалашты?
- Принципларга килгәндә, миңа совет мәгарифе системасындагы әле Антон Семенович Макаренконың үзе тарафыннан кертелгән коллективизм принцибы бик ошый иде. Аны «Бер кеше бөтенесе өчен, бөтенесе бер кеше өчен» дип тә аңларга була. Балаларга да шулай өйрәттек, шул ук кагыйдәләр укытучыларга да ят түгел иде - бу көндәшлек түгел, ә гомуми эшне бергәләп башкару. Ул чакта укытучының уңышлары хәзерге шикелле акчалата түләүләр белән бәяләнмәде. Эшкә рухландыруның да идея һәм мораль ягына күбрәк игътибар бирелде: әгәр син укытучы икәнсең, шул горур исемне лаеклы йөртү өчен барлык көчеңне куярга тиешсең. Эшемдә мин нәкъ менә шушы принципларга нигезләнергә һәм коллегаларыма да шуны бирергә тырыштым.
- Чагыштырмача еракта калган ул елларда мәктәп укучылары ниндирәк иде? Чыннан да, аларның күпчелеге белем алырга омтылдымы, хәзерге яшьтәшләренә караганда укуга җаваплырак иделәрме?
- Әле моннан ике мең ел ярым элек үк Сократ киләчәге өметсез яшьләр үсеп килүеннән зарланган, аны алдагы буын нинди булыр дигән уй борчыган. Минемчә, һәр заманда да балалар бертөрле буладыр инде - кызыксынучан, белемгә омтылучан. Мөһиме, педагоглар аларда кызыксыну уятырга һәм аны үстерергә тиеш. Мин бүген дә укуга бик җаваплы карый торган балаларны күрәм. Шунысы да бар, безнең көннәрдә мәктәп укучыларының һәм аларның әти-әниләренең үзләрен канәгатьләндерерлек белем дәрәҗәсенә ирешү юлларын һәм юнәлешен сайлау мөмкинлекләре күпкә зур.
- 1998 елда мәгариф идарәсе начальнигы итеп билгеләнү сезнең өчен көтелмәгән тәкъдим булмадымы?
- Илсур Рәис улы Метшинның ул тәкъдиме миңа көтелмәгән булды, димәс идем. Шулай да, мин ул эшкә тулысынча әзер түгелмен кебек тоелды. Аннан соң, ияләнгән эш урынымнан китәсем дә килмәде: бер гаилә кебек тату, яхшы коллективтан кем китсен?! Ләкин, уйлана торгач, килештем - көчемне сынап карыйсым, үземнең уйларымны, фикерләремне тормышка ашырасым килде. Барысы да җиңел генә бирелде, дип әйтә алмыйм - һәр эшнең үз үзенчәлеге, катлаулылыгы була. Бу вазифадан китәргәме әллә, дип уйлаган чакларым да булгалады. Тик үзебезнең система өчен чыннан да файдалырак эш эшләмәгән көе ныклы карар кабул итәргә иртәрәк, дигән фикергә килдем. Вакыт узу белән кыенлыклар җиңүләр белән алмашынды һәм мин шул эшемдә калырга карар кылдым. Ул елларны искә төшергәндә, бәяләп бетермәслек ярдәмнәре өчен, беренче чиратта, Илсур Рәис улы Метшинга, Илсөя Хаммат кызы Мезиковага һәм барлык мәктәп директорларына зур рәхмәт әйтәсем килә. Безнең гомуми эшчәнлегебез нәтиҗәсендә, шәһәр мәгарифе системасы яңа үрләргә иреште - Түбән Кама барлык күрсәткечләр буенча республикада лидерлар рәтенә күтәрелде.
- Унбиш ел эчендә сезнең җитәкчелектә һәм сезнең команда тырышлыгы белән күп төрле проектлар эшләнде һәм тормышка ашырылды. Шуларның кайсылары сезнең үзегезгә иң якын булды?
- Белем бирү процессы дәрес-ләрдән һәм тәрбия чараларыннан гына тормый. Алардан тыш, кешеләрне берләштерә һәм аларга файда китерә торган идеяләр дә булырга тиеш. Мәктәп укучылары өчен язучы Разил Вәлиев премиясенә конкурс уздыру идеясе шулай туды, яшь укытучыларга остазлык итүче ветеран-педагоглар советы да шулай барлыкка килде. Шәһәрдә балаларның егерме проценттан артыгы әтисез үсә. Шуны уйлагач, «Әтиләр ассоциациясе» оештырдык. Сүз уңаеннан, шушындый инициативалар нәтиҗәсендә, башка шәһәрләрдән аермалы буларак, безнең мәктәпләрдә хезмәт укытуны саклап калу мөмкин булды, ә моның балаларны формалаштыруда әһәмияте бик зур.
Мин санап үткән бу проект-
лар ул елларда тормышка ашырыл-
ганнарның бер өлеше генә, чынлыкта, алар бик күп. Мин, ул про-ектларның барысы да үземә бик якын дип, курыкмыйча әйтә алам. Чөнки алар безнең укытучыларга да, ата-аналарга да һәм укучыларга да сизелерлек файда китерде.
- Лаеклы ялга чыгасы урында сез мәгариф системасында эшләвегезне дәвам итәргә карар кылгансыз. Ни өчен нәкъ менә 29нчы мәктәпне сайладыгыз?
- Академик Павлов: «Иң яхшы ял - эшчәнлек төрен алмаштыру», - дип әйткән. Мин яраткан һөнәремә - педагог, директор эшенә кайтырга карар кылдым. Мәктәп директоры вазифасын мин корабль капитаны һөнәре белән чагыштырыр идем - карарларны мизгел эчендә кабул итәргә, оешкан коллектив булдырырга, юнәлешне билгеләргә һәм үзеңнең судноңның иминлеген тәэмин итәргә тиешсең. 29нчы мәктәп һәрчак шәһәребезнең күренекле уку йортларыннан исәпләнде. Ул вакытта аның директоры Айдар Рафис улы Фәретдинов мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары итеп билгеләнгән иде. Айдар Рәис улы Метшин минем мәктәп эшенә кайтырга теләвем турындагы ниятемне хуплады. Безнең монда яхшы коллектив, искиткеч яхшы балалар һәм бернәрсәгә дә битараф кала белми торган ата-аналар - барыбыз да мәктәбебез тормышын кызыклырак итү өчен тырышабыз. Бүгенге көндә бездә тугыз дистәләп түгәрәк эшли, үзебезнең музыка һм спорт мәктәбебез бар. Киләчәктә өстәмә белем бирүне тагын да үстерәчәкбез.
- Быел сез «Иң яхшы мәктәп директоры» - Бөтенроссия конкурсының республикадагы
115 гомуми белем бирү учрежде-ниеләре җитәкчеләре катнашкан регионнар этабында җиңүче булдыгыз. Ул кайсы ягы белән исегездә калды?
- Әлеге конкурста мин күнек-мәләремне һәм белемемне тикшереп карау өчен катнаштым. Шулай ук һәнәрем турындагы күзаллауларымны да яңартасым килде. Унбиш ел чиновник булдым, шул вакыт эчендә нинди яңа тенденцияләр барлыкка килүен белү теләге көчле иде миндә. Республикадагы башка мәктәп директорлары белән тәҗрибә уртаклашу да үзем өчен әһәмиятле булды дип исәплим. Ә җиңү җиңел бирелде димәс идем. Мәсәлән, үземнең финал чыгышымны гына да мин унҗиде мәртәбә күчереп яздым. Бу тәҗрибә үзем өчен бик кыйммәтле, әлбәттә. Минемчә, коллективыбыз өчен дә бик кирәк иде бу җиңү!
- Ничек уйлыйсыз, нинди укытучының дәресләрен укучылар гомерләре буена хәтерләрендә саклыйлар? Яшь педагогларга нинди киңәшәләр бирер идегез?
- Укучылар кебек үк педагог-ларның да төрлесе була. Минем уемча, укытучы беркайчан да укучыга ярарга тырышырга тиеш түгел. Аның үз йөзе, үз карашлары һәм фикере булырга тиеш. Ләкин үз фәнен яратучы һәм аны тирәнтен белүче, укучыларын хөрмәт итүче һәм ныклы тәртип яратучы педагогны, кагыйдә буларак, укучылар бөтен гомерләре буена онытмый. Яңарак эшли башлаган укытучыларга киңәшем шул: дәресләргә ныклап әзерләнсеннәр, үз фәннәреннән төпле белемнәре булсын. Балалар - бик нечкә психологлар да әле, әгәр теге яки бу сәбәп белән укытучының үз-үзенә ышанычы юк икән, алар аны шунда ук сизәләр.
- Сез элегрәк үзегез укытып чыгарган укучыларыгыз белән очрашасызмы?
- Бөтен педагоглык эшчәнлегем дәвамында нибары бер классны гына укытып чыгарырга туры килде миңа. Алар - егерме алты кеше. Без хәзер дә бер-беребез белән аралашабыз, даими очрашып торабыз һәм күптән узган мәктәп еллары турында бик теләп искә алабыз
- Үз һөнәрегезне ни өчен яратасыз?
- Минем уемча, укытучы - иң хөрмәткә лаек һөнәрләрнең берсе. Чөнки җәмгыятьнең киләчәген без - укытучылар формалаштырабыз. Бу безгә зур җаваплылык та йөкли. Шушы ышанычны аклагансың икән, димәк, бу дөньяда юкка яшәмәгәнсең. Укытучыны күзләренә карап та танырга мөмкиндер, мөгаен: аларда бөек эш башкаруны тоюдан һәрчак тыныч шатлык бөркелә.
- Ялның нинди төрен өстен күрәсез? Яраткан шөгылегез бармы?
- Миңа актив ял, бигрәк тә табигатьтә ял итү ошый. Мәсәлән, саф һавада нәрсәдер эшләргә, авыл тормышын искә төшереп утын ярырга, печән чабарга яратам. Ә болай төп «хобби» дип, китап укуны әйтер идем. Танып белүгә ярдәм итә торган әдәбиятны, мәсәлән, мәдәният тормышын, дөнья халыкларының гасырлар буе тупланып килгән гореф-гадәтләрен чагылдырган әдәбиятне өстен күрәм. Алар бик кызыклы һәм уникаль, дип әйтер идем. Мисал өчен, кабатланмас, үзенчәлекле Кытай мәдәниятеннән үзебез өчен файдалы күп нәрсә алырга булыр иде. Үзебезнең күпмилләтле илдә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре турында да шуларны ук әйтергә була: аларның да һәрберсе үзләренчә бөек һәм искиткеч кызыклы. Минем уемча, теләсә кайсы укытучы яки гади кеше үзенең эчке дөньясын аерым бер милли яисә дини кысалар белән генә чикләргә тиеш түгел. Педагог, беренче чиратта, баланың күңелен аңларга, аның белән эшли белергә һәм теләсә нинди шартлылыктан качарга тиеш.
- Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан һәм мәктәбегезнең 25 еллыгы алдыннан коллегаларыгызга нинди теләкләрегез бар?
- Педагогларыбыз бу бәйрәм-нәрне үзләренең авыр, ләкин бик кирәкле эш башкаруларына сөенеп, һөнәрләренә карата зур горурлык хисе белән каршыласыннар. Коллективларыбыз һәрчак тату һәм бердәм булсын. Түбән Кама укытучылары алга таба да, республикада иң яхшылар, дигән исемне горур йөртсеннәр. Бәйрәм белән коллегалар! Бу уку елы барыбызга да уңышлар гына китерсен!
1 - «Тормышның үзенә әве-релгән һөнәр». Равис Мөҗәһит улы мәгариф системасында инде менә 50 еллап эшли.
2 - «Мәктәп» дигән кораб». Равис Мөҗәһит улы фикеренчә, уку йорты директорын үз корабына юл сайлаучы капитан эше белән чагыштырырга булыр иде.
3 - «Педагог һөнәрендә чикләр юк». Түбән Кама мәгарифе вете-ранының төп педагогик принципларыннан берсе - бары тик бала шәхесе белән эшләү һәм анда иң яхшы сыйфатларны ачу.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: