Туган як

Һәр минутының кадерен белә иде

ТАССР һәм РСФСРның атказанган укытучысы, Татарстан язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, Түбән Камада яшәп иҗат иткән, 17 китап авторы Галимҗан Вәлиев арабыздан бакыйлыкка күчте. Әйе, кеше китә, җыры кала... Кылган гамәлләре ярылып кала... Хәер, гомер ничек яшәсәң дә уза ул. Кирәкле, мәгънәле кеше булып яшәве җиңел түгел, әлбәттә. Ләкин башкарган изге...

ТАССР һәм РСФСРның атказанган укытучысы, Татарстан язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, Түбән Камада яшәп иҗат иткән, 17 китап авторы Галимҗан Вәлиев арабыздан бакыйлыкка күчте. Әйе, кеше китә, җыры кала... Кылган гамәлләре ярылып кала... Хәер, гомер ничек яшәсәң дә уза ул. Кирәкле, мәгънәле кеше булып яшәве җиңел түгел, әлбәттә. Ләкин башкарган изге гамәлләрең, биргән саллы киңәшләрең үзеңә дә яхшылык белән кайта...
Белүебезчә, Галимҗан ага Вәлиев - бу дөньяның михнәтләрен дә, гыйбрәт-ләрен дә күп күргән үзенчәлекле, зыялы шәхес. Лаеклы ялга чыккач та яшьлегендә сайлаган һөнәренә тугры калды. Тәрбия-укыту эшен дәвам итте.
Быел аңа 95 яшь тулган иде. Әле күптән түгел генә юбилеен билгеләп уздык. Шәһәребезнең 19 нчы мәктәбендә, гомер бәйрәменә багышланган тантаналы кичәдә, Галимҗан агага кунак булып утырудан тыш, имтихан тотарга да туры килде: ул андагы чыгышында озын-озак яшәү серләрен дә чишкән иде...
Мин аны яратып, үземчә якын итеп, «аяклы тарих» дип йөртә идем. Чөнки олы яшьтә булуына карамастан үзеннән алда яшәгәннәрне дә, үз дәверенең күпчелек вакыйгаларын да хәтерендә саклап кына калмый, аларны түкми-чәчми яшь буынга биреп-тапшырып калдырган олуг хөрмәткә ия кеше иде.
Ул гомере буе диярлек (гомеренең соңгы көненә кадәр!), көндәлекләр алып барды. Язу-сызуга яшьли хирыс булган Галимҗан абый лаеклы ялга чыккач та, көндәлекләрен барлау-эшкәртү эшенә кереште. Шул чыганакларга таянып, 17 китап язды, аларны үз шәкертләре ярдәме белән бастыру бәхетенә иреште. 2008 елда Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле (почетлы) әгъзасы таныклыгына ия булды. Әлеге таныклыкны укытучы-язучыга педагогия көллиятендә якташыбыз Разил Исмәгыйль улы Вәлиев зурлап тапшырган иде. Шул ук көнне күчермәсен ясатып, кош тоткандай мин эшли торган 39нчы балалар бакчасына керде Галимҗан абый. Шатлыкны да вакытында уртаклашасы килә бит. Таныклыкта «Татар әдәбиятын үстерүгә керткән хезмәте өчен»... дигән сүзләр язылган. Чыннан да, аның һәрбер китабы (ул вакытта 10 китап авторы иде) тәрбияви, «Яшьлегебез сәхифәләре», «Сугыш еллары көндәлекләре» дип исемләнгән китаплары тулысынча үзе турындагы язмалардан тора. «Математик хикәяләр дә татар әдәбиятында беренче китап дияр идем...
...Гадәттә, кеше олыгая, хәле, мөмкин-лекләре кими барган саен, аңа башкалар белән аралашу кыйммәтрәк була бара. Аралашу, сөйләшеп утыру, эчен бушату чын мәгънәсендә рухи азыкка әверелә. Шуңа да ул язу-сызудан тыш, буш вакытларында аралашырга яратты. Авылдашлары, шәкертләре белән телефоннан хәбәрләшсә, безнең белән очрашып гәп куерта иде. Тик бу сөйләшү аның өчен генә түгел, безнең өчен дә кыйммәтле иде. Аның олы йөрәгендә һәркемгә дә урын җитәрлек, сабыйларга да, өлкәннәргә дә әйтер сүзе бар. Галимҗан Вәлиев - бакчабызның көтеп алган кадерле кунагы, микрорайоныбызның горурлыгы булды. Шуңа да балалар бакчасында нинди генә чара уздырсак та, ике-өч көн алдан әйтеп куя торган идек. Чөнки аны шул ук көнне тагын каядыр чакырулары бик мөмкин иде.
Кирәкле кеше булып яшәде ул... Тормыш мәшәкатьләре белән озаграк күрешми торсак, телефон номерын җыеп эшкә яисә өйгә шалтырата торган булды үзе. Тиз-тиз йомышын әйтә дә, ! «сез эш кешесе, вакытыгызны әрәм итмим» дип, шунда ук трубканы куя иде.
Әңгәмәләребез күбрәк мәктәп темасына булгандыр, мөгаен. «Тапкырлау таблицасын 1-2 нче сыйныфларда яттан белә идек. Күңелдән исәпләү дәресләре дә үткәрелде. Мәйдан, күләм табарга, катлаулы исәпләүләрне чишәргә дә өйрәттеләр», - дип сөйли иде ул. Шуңа да дүртенчедә укыган чакта кечкенә Галимҗанны төзү бригадасына хисапчы итеп билгелиләр. Урта мәктәпне тәмамлаганчы һәм укыту елларында да ул шул эшне башкарган. Төрле исәпләүләргә әтисен дә өйрәткән. Үзе физика, математика, астрономия укыткан.
- Ул чорда мәктәпләрдә олимпиада, түгәрәк дигән нәрсәләр бар идеме? - дип кызыксынуыма:
- Уку елы дәвамында ике тапкыр сәнгать олимпиадасы үткәрелә иде. Шигырьләр уку, гармунда уйнау, җырлау-бию буенча ярыштылар. Рәсемнәр, кул эшләре буенча күргәзмәләр оештырылды. Бу чарага ата-аналар да чакырылды. Мактау кәгазе, кием-салым, уку әсбаплары белән бүләклиләр иде. Драмтүгәрәк эшләп торды. Мәктәп, авыл клубы сәхнәләрендә спектакль-концертлар еш күрсәтелде. Әдәбият, математика, физика, химия буенча түгәрәкләр эшләде. Аларда, теләгән укучыларны югары уку йортларына керү өчен әзерлиләр иде. Мәктәбебезне тәмамлаучылардан техникумнарга, институтларга керүчеләр саны буенча районда алдынгы идек. Ораторлар түгәрәге дә эшләде, - диде әңгәмәдәшем.
Урта мәктәпләрдә башлангыч хәрби хәзерлек дәресләре укытылуы; аны армия хезмәтен үткән, хәрби чины да булган яшь кеше алып барганлыгын; барлык укучыларны (кызларны да) төз атарга өйрәтүләрен; көзге караңгы төннәрдә хәрби тревогалар үткәрелүе; противогаз киеп походлар оештырылуы; көндез агачларның үсешенә һәм кояшка карап, төнлә йолдызлар буенча урман эчендә хәрәкәт итәргә өйрәткәннәрен дә яратып сөйли торган иде.
Галимҗан ага мәктәбен тәмамлаган укучыларыннан Рәшит Гәрәй, Салисә Гәрәева, Габделхәй Сабитов, Фәннур Сафиннарның танылган язучылар дәрә-җәсенә күтәрелүе белән һәрчак горурланырлык. Ә атаклы шәхесләрне дә саный китсәң, чыннан да, Галимҗан абыйның гомере заяга узмавын аңлыйсың. Теге яки бу фән өлкәсендә гыйльми дәрәҗәгә ия булганнары да дистәләп бардыр?!
...Туган авылын һәрчак сагынып яшәде Галимҗан абый. 2007 елда нәшер ителгән туган авылына дан җырлаучы «Күзкәем» дип исемләнгән китабының беренче битендә урын алган җырның сүзләреннән дә бу ачык чагыла.
Тәүге мәхәббәтем бөреләнеп,
Чәчәк атты синдә, Күзкәем.
Туып үскән җирем Күзкәемдә
Җуелмаса иде эзкәем.
Күзкәй туфрагы үзенчә сөенәдер мө-гаен, ни әйтсәң дә, куенына газиз баласын алды... Ә, ул яшәгән микрорайон зур югалту кичерә. Үз итеп өлгергән Аксакалын, киңәшчесен соңгы юлга озатты. Аның белән мәңгегә хушлашты...
Бүгенге көндә, нәшрияттә шәрәфле язучының 95 яшьлек юбилеена багышланган җыентыгы үз чиратын көтеп ята. Бәлки Галимҗан аганың соңгы әманәтен тормышка ашыруда ярдәм кулы сузучы игелекле җаннар да табылыр, иншалла.
Нурзия МИРХАЗОВА
 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: