Туган як

Пространство һәм вакыт аша

Әгәр түбәнкамалылар пространство һәм вакыт аша күрә алу кебек сирәк очрый торган сәләткә ия булмаса, бик кыска вакыт эчендә, искиткеч гүзәл шәһәр төзи алырлар идеме икән? Түбәндәге әңгәмәдә шәһәр мэры Айдар МЕТШИН шәһәребезнең киләчәге турындагы уйлары белән уртаклашты. - Айдар Рәисович, килешәсездер, бүгенге Түбән Кама - беренче төзүчеләр хыялындагы киләчәкнең...

Әгәр түбәнкамалылар пространство һәм вакыт аша күрә алу кебек сирәк очрый торган сәләткә ия булмаса, бик кыска вакыт эчендә, искиткеч гүзәл шәһәр төзи алырлар идеме икән? Түбәндәге әңгәмәдә шәһәр мэры Айдар МЕТШИН шәһәребезнең киләчәге турындагы уйлары белән уртаклашты.
 
- Айдар Рәисович, килешәсездер, бүгенге Түбән Кама - беренче төзүчеләр хыялындагы киләчәкнең тормышка ашуы. Бу хакта уйласак та, сулыш туктап калган кебек була. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен Түбән Кама төзелеше шулай ышанычлы рәвештә тормышка ашты?
- Сез хаклы, үзеңнең тарихка кереп калырлык эшләр башкаруың хакында уйлаганда, хис-кичерешләрдән качып булмый. Чынбарлыкта монда бик уңышлы туры килү дә булган. Беренче чиратта, карар кабул итәргә һәм үз эшләрен башкарырга сәләтле кешеләрнең кирәкле вакытта, кирәкле урында туры килүләре. Күз алдыгызга китерегез, ул чакта хисләр омтылышы һәм гражданлык бурычыңны тою шулкадәр көчле булган ки, мәктәпләрнең чыгарылыш класс укучылары, бөтенесе бергә күтәрелеп, әлеге төзелешкә килгән. Күптән түгел ул ке-шеләр, инде олыгайгач, хатирәләрен яңарту өчен бергә җыелды. Ул зур эшләрнең башлангычында торган Николай Васильевич Лемаев, Евгений Никифорович Королев кебек бүгенге көндә Түбән Каманың горурлыгына әверелгән легендар шәхесләр, меңнәрчә кешеләр белән җитәкчелек итеп кенә калмадылар, аларны эшкә дәртләндерә, бөтенсоюз төзелешнең статусын әлегә кадәр күрелмәгән югарылыкка күтәрә алдылар. Ә бит үзләре эшләгән тармакларда - сәламәтлек саклауда, төзекләндерүдә, мәгарифтә, спортта һ.б. - беренчеләр булучылар тагын күпме әле?! Нәкъ менә шулар үз тармакларын югары дәрәҗәгә күтәрде дә инде. Боларның барысы да үз эшеңне фидакарьләрчә башкаруга нигезләнде.
- Хәзерге вакытта муниципаль район үсешенең озак вакытлы стратегиясе киң җәмәгатьчелек арасында тикшерүгә куелды. Ләкин шәһәрнең киләчәген түбәнкамалылар үзләре генә хәл итми. Ә җитәкчелекнең киләчәккә планнары нинди?
- Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бурыч куелды. 2015 елда республиканы 2030 елга кадәр социаль-икътисади үстерү стратегиясе кабул ителде. Ә аңа кадәр барлык территорияләрдә урта һәм озак вакытлы перспектив үсеш планы булдыру кебек күләмле эшләр башкарылды. Нигездә, бу «паззл»лардан Татарстанның гомуми үсеш стратегиясе оешырга тиеш иде. Түбән Кама муниципаль районының стратегиясе нефть химиясе, нефть эшкәртү тармаклары һәм энергетика үсеше белән бәйле. Һичшиксез, болар әле барысы да түгел: үсеш стратегиясе турында сүз барганда, башка факторларны да исәпкә алмыйча мөмкин түгел. Һөнәргә өйрәтү, шуңа бәйле рәвештә һөнәри юнәлеш бирү, әһәмиятен әлегә без ныклап төшенеп һәм бәяләп бетермәгән Worldskills проектында катнашуны исәпкә алмыйча булдыра алмыйбыз. 2019 елда без республика җыелма командасына керергә һәм Казанда узачак Чемпионатта катнашырга ниятлибез. Россия һәм дөнья күләмендә уңышларыбыз да байтак. Шулай булгач, ниятебез мөмкинлекләребез белән дә ныгытыла, дигән сүз. Барыннан да бигрәк, безгә җәмгатьчелек алдында эшче һөнәрләренең дәрәҗәсен күтәрүгә ирешергә кирәк. Кешеләр белән эшләү - һәрчак иң авыры. Һәм бу уртача вакытка исәпләнгән стратегиянең мөһим өлеше.
- Түбән Кама чагыштырмача зур шәһәр түгел. Шулай булса да, аны миллионлы шәһәр белән тиңләштерергә була. Провинция шә-һәре өчен бу артык күпертү түгелме?
- Ә нәрсә соң ул провинция шәһәре? Бәлки инфраструктура ягыннан тулы булмау күзлегеннән чыгып караганда, аны провинция шәһәре дип атарга буладыр... Мине мәсәлән, бездә рус драматик театры һәм кешеләрнең мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерә, шә-һәрне кешеләрнең күңелләрен җәлеп итәрлек, анда яшәргә теләк тудырырлык шартлар белән тулыландыра торган кайбер фундаменталь нәрсәләр булмау борчый. Ул яктан караганда, Түбән Кама - провинция шәһәре. Ләкин сан ягыннан дип әйтмәс идем. Минем уемча, 300 мең - шәһәр өчен иң уңайлы зурлык. Әйе «миллионлы»лар билгеле бер өстенлекләргә ия. Ләкин Түбән Камада яшәүче буларак, миңа аның халык саны уңайлы. Тагын шунысын да, онытмыйк - безгә нибары 50 ел. Хәтта кеше яше белән чагыштырганда да, бу күп түгел. Ә инде шәһәр «гомере» белән исәпләгәндә, бөтенләй сабый яше. Ләкин шул вакыт эчендә генә дә күп нәрсәләргә ирешелгән. Өстәвенә, барлык өлкәдә дә провинция
шәһәрендәге кебек кенә түгел. Бездә төзелгән предпри-ятиеләр республикада җитештерелгән промышленность продукциясенең 23 процентын эшләп чыгарырга мөмкинлек бирде! Дөнья күләмендә җитештерелүче синтетик каучукның 40 проценты безнең өлешкә туры килә. Иманым камил, уртача вакытка исәпләнгән перспективада ук Түбән Кама Идел буеның иң гүзәл шәһәренә әвереләчәк, ә Кама аръягы тер-риториясендә шулай булчагы берсүзсез. Моның өчен бөтен шартлар да бар. Социаль мөмкинлекләр бирүче, динамик үсешкә ия югары дәрәҗәдәге промышленность предприятиеләрен генә алыйк. Әйтегез әле, кайсы провинция шәһәрендә бер елга җиде балалар бакчасы төзеп тапшырыла? Ышанам, ун ел узар һәм без торак-коммуналь хезмәтләргә кагылышлы проблемалар хакында да онытырбыз. Чөнки хәзерге вакытта бу юнәлештә зур эшләр башкарыла.
- Хәзер Сез сөйлә-гәннәр яшьләрдә үзләренең шәһәрләреннән китү теләге булмасын өчен эшлә-нәдер, мөгаен. Кайда тудың, шунда төплән, дигән халык әйтемен әлегә беркем дә гамәлдән чыгармаган...
- Әйе, кайчандыр Түбән Кама төзелешенә килү һәркемнең намус эше иде. Ә менә туган урыныңда яшәү өчен, образлы итеп әйтсәк, билгеле бер пульс ешлыгы кирәк. Ул һәркемдә бертөрле була алмый. Ләкин без кешеләрне үз шәһәренә бәйли торган шартлар гына түгел, теләсә кайсы өлкәдә эшли алу мөмкинлеге дә тудырырга тиешбез. Әгәр кемдер космонавт булырга тели икән, аның хыялын тормышка ашыру өчен генә биредә космодром төземәячәкләр, әлбәттә. «Шартлар тудыру» дигән сүзләр нәрсәне аңлатуы хакында мин күп уйланам. Минемчә, һәркемнең дә теләген канәгатьләндерү мөмкин түгел. Ләкин күп-челек тормыш шартларыннан канәгать. «Комфортлы тормыш» дигән төшенчәдә яхшы белем алу, эш, торак, ял итү, теләгән әйбереңне сатып алу мөмкинлеге күздә тотыла. Нигездә, боларның барысы да бездә бар. Түбән Кама промышленносте кешеләрне эшче көче буларак кына файдаланмый, аларның яшәеше өчен күп уңайлыклар да тудыра. Шулай булса да, сер түгел, соңгы өч ел эчендә кешеләрнең шәһәрдән күченеп китү проблемасы күзәтелә. Моның сәбәпләрен ачыклыйбыз. Ләкин нәтиҗәләр ясарга иртәрәк. Бу хәлнең асылын аңлау өчен озак вакыт кирәк. Киләчәктә хәлнең уңай якка үзгәрәчәгенә, кешеләр кабат шә-һәребезгә күпләп күченеп киләчәгенә ышанычым зур. Эшләү һәм яшәү өчен Түбән Камага килү кабат намус эшенә әверелер һәм абруйлы булыр. Ә туган җирендә яшәүче кеше бөтенләй үзгә хис кичерә. Ышаныгыз, бу шәхеснең сүлпәнлеге түгел! Әгәр торагы һәм эше булмаса, дөньяның бер генә иң яхшы шәһәрендә дә кеше, мин тормышта уңышка ирештем, дип әйтә алмый. Без түбәнкамалыларның үз мөмкинлекләрен файдалану сферасын даими рәвештә киңәйтергә һәм яхшыртырга телибез. Гади генә әйткәндә, шәһәребездә яшәүне тагын да кызыклырак итү өчен тырышачакбыз. Моңа республика җитәкчелеге дә зур ярдәм күрсәтә. Түбән Кама әлегә үсешнең иң югары ноктасына күтәрелеп җитмәгән, безгә бит нибары 50 ел! Хәзерге буын кешеләренең дә үзләрен «беренче төзүчеләр» дип әйтергә тулы хокуклары бар. Чөнки алар да әлегә кадәр булмаган нәрсәләрне эшлиләр. Илдә хәл катлаулы булуга карамастан, республика киләчәкне кайгырту мөмкинлеге дә таба: парклар төзи, сусаклагыч зоналарны төзекләндерә - бу бит киләчәк өчен кирәкле эшләрнең мөһимлеген аңлап башкарыла.
- Соңгы елда Түбән Кама күзгә күренеп үзгәрде. Бу аны тышкы яктан бизәү, йөзен ялтырату гына түгел, ә нәкъ менә сез әйткәнчә, яшәү өчен уңай шартлар тудыру. Ләкин күз чите белән булса да киләчәкне күрәсе килү теләге дә бар: ә алга таба нәрсә булыр?
- «Конфетлы-букетлы» чордан соң, гадәттә, иң катлаулысы - көндәлек тормыш башлана. Шулай булса да, «түгәрәк дата»ларга хәзерлек кеше-ләргә яшәү дәрте өсти, бергә туплый, мөмкинлекләрне ача. Әйе, бүген промышленность предприятиеләре юбилейга эзерлек эшләренә зур матди өлеш кертәләр. Ләкин көндәлек тормышны дәвам итү өчен яңа «драйвер»лар һәм үз мөмкинлекләреңне ачыклау кирәк. Без боларны аңлап эш итәбез. Хәзер кече һәм урта бизнесны үстерү һәм, шулай ук, аерым алганда, үзебезнең нефть эшкәртү пред-приятиеләрендә җитеш-
терелә торган чималларны эшкәртү, хезмәт күрсәтү һәм башка сфераларда ныклап шөгыльләнү зарур. Моның өчен яхшы мохит булдырырга кирәк. Шәһәрне төзекләндерү мәсьәләсендә без кешеләргә иң якын торган тирәлеккә - йорт ишегалларына йөз белән борылдык. Капиталь ремонт үткәрү турында да нәкъ шуны әйтергә мөмкин. Барлык йортларның 70 проценты ремонтланды инде. Ләкин әлегә тулысынча канәгатьләнү хисе юк. Чөнки подъездларны ремонт-
лау - бу мәсәләнең аерым өлеше генә, аңа тирә-як территорияне төзекләндерү дә керә. Яшәгән квартирыннан чыкканда, кеше өй шартларында булган тойгыны да югалтмас-ка, үзен әйләндереп алган тирәлекнең гүзәллеген дә тоярга тиеш. Нигездә, мин гомуми кабул ителгән стандартлар турында сөйлим. Әмма аларга ирешү өчен яңача эшли белергә кирәк. Моның өчен бездә база бар дип, ышанып әйтә алам. Алдагы этап - коммуналь сфераны яхшырту. Сүз дә юк, без федераль нормативларны үзгәртә алмыйбыз. Ләкин үз кулыбыздан килерлекләрен үзгәртергә була һәм, әлбәттә, үзгәртәчәкбез. Яңа төзелешләргә килгәндә, аларда да хәл итәсе мәсьәләләр күп. Мөһиме, яңа йортларга күчүчеләр өчен уңай шартлар комплексы булдыру. Шул исәптән, аларга җәмәгать транспортында йөрү мөмкинлеге тудыру. Җәмәгать транспортында төгәл оештырылган эш системасын саклап калдык, дип горурланып әйтә алам. Әле без аны камилләштерергә дә омтылабыз. Болар барысы да көндәлек тормышыбыз мәсьәләләре, икенче төрле әйткәндә - тормыш үзе. Иң мөһиме, алар уңай нәтиҗәләр бирә. Республика рейтингында Түбән Кама муниципаль берәмлеге икенче урынны били. Менә алар кешеләрнең социаль хәлен яхшыртучы һәм шушы шәһәрдә яшәргә теләкне ныгытучы төп «драйвер»лар.
- Шәһәребез картасында Төзүчеләр, Химиклар, Шинчылар проспектлары, Нефтехимиклар паркы бар, ләкин әлегә тагын бер төп һөнәр - энергетик-лар билгеләнмәгән. Бу кимчелекне төзәтү мөмкинлеге юкмы?
- Чыннан да, шәһәребезне куркынычсыз һәм ышанычлы энергия белән тәэмин итүче бу һөнәр ияләренә әлегә тиешле игътибар бирелмәде. Бездәгедәй эре промышленность предприятиеләрен энергия белән тәэмин итү - катлаулы мәсьәлә. Татарстанда җитештерелә торган электр энергиясенең дүрттән бер өлеше диярлек Түбән Кама энергетиклары өлешенә туры килә. Шәһәрдәшләребезнең бу һөнәр ияләрен зурлауга булган теләкләрен депутатлар исәпкә алыр, дип уйлыйм.
- Тормыш кыйм-мәтләренә һәр буынның үз карашы була. Бүгенге кыйммәтләр элекке тарихи кыйммәтләрдән аерыламы?
- Аерым алганда, аерыла, нигездә, юк. Кайдадыр векторларның юнәлеше генә алмашына кебек. Ләкин буыннарның төп юнәлеше шул ук кала: максат - уңышка. Иң мөһиме, хәзерге вакытта үзеңне шәхес буларак күрсәтү һәм сәламәт амбицияләр булдыру өчен шартлар күбрәк.
- Ни өчен бер җирдә булмаганча нәкъ менә монда тормышта үз урыннарын тапкан кешеләр күбрәк?
- Чөнки нәкъ менә шушындый гүзәл шәһәр булачагына ышаныч безнең геннарда. «Мин беләм - шәһәр булачак, Мин беләм бакча чәчәк атачак!» Киләчәккә ышаныч - бу безнең турыда!
Әңгәмәне Галина Суздальцева
язып алды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: