Туган як

Полициягә эшкә

Түбән Кама эчке эшләр идарәсе югары яки урта һөнәри белемле гражданнарны эшкә чакыра.

Шәһәрдәшләргә участок инспекторы, тикшерүче, дознаватель, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәре, юл-транспорт хезмәте инспекторы, патруль-пост хезмәтенең аерым батальоны полицейские вазифалары тәкъдим ителә. Бу эш Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында бушлай укырга мөмкинлек бирә. Өстәвенә дәүләт тарафыннан гомер һәм сәламәтлек иминиятләштерелә, ә 20 ел эшләгәч, пенсия түләнә башлый. Хезмәткәрләргә шулай ук торак бирелә.
Сорауларыгыз булса, 49-24-69, 49-24-65 номерларына шалтыратырга яки Яшьлек урамындагы 27 нче йортка килеп (кадрлар тәрбияләү комплексы) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: