Туган як

Подъезд стенасы буявы купкан

Торак-коммуналь хуҗалыгы кемнәргәдер мәңге саекмас байлык чыганагы булса, гади халык өчен баш бәласе. Түләү кәгазьләренә әледән-әле яңа пунктлар өстәлеп, ут, су, газ һ.б. өчен бәя артканнан-арта бара. Шулай дәвам итсә, тагын берничә елдан гади кешеләр түли алмас санга менеп җитәр кебек тоела. Уйлап карагыз әле, хосусыйлаштырылган (димәк, үзеңнеке дигән сүз)...

Торак-коммуналь хуҗалыгы кемнәргәдер мәңге саекмас байлык чыганагы булса, гади халык өчен баш бәласе. Түләү кәгазьләренә әледән-әле яңа пунктлар өстәлеп, ут, су, газ һ.б. өчен бәя артканнан-арта бара. Шулай дәвам итсә, тагын берничә елдан гади кешеләр түли алмас санга менеп җитәр кебек тоела. Уйлап карагыз әле, хосусыйлаштырылган (димәк, үзеңнеке дигән сүз) бер бүлмәле квартир өчен ай саен 3 мең сум акча түләргә кирәк. Әле җәй аенда гына пенсиягә чыккан бер ханым сөйләп торды - моның пенсиясе 5600 сум икән. Менә сиңа лаеклы ял! "Квартлата"га булса да җитәр дип, әле дә эшләп йөргән көне.

"Квартплата" кәгазьләрендә ай саен "текущий һәм капиталь ремонт өчен" саллы гына күләмдә акча тотылып барыла. Тик ремонт дигәннәре генә сирәк ясала, кайбер очракларда сыйфат дәрәҗәсе мактанырлык булмый.

Тыл ветераны белән очрашу ниятеннән, Химиклар урамындагы 4нче йортка кергән идем. Подъезд ишегеннән керүгә, ярым җимерек почта әрҗәләренә күз төште. Баксаң, шул әрҗәләр өчен квартирлардан 360ар сум акча җыйганнар. Тик, нигәдер, бик тиз ватыла торганнарын куйганнар...

Коридордагы буяу, урыны-урыны белән, кубып төшкән. Җәяүләп кенә өске катларга күтәрелдем - анда да шул ук хәл. Югыйсә, бу йортта яшәүчеләр әйтүенчә, моннан ике ел элек кенә капиталь ремонт ясалган булган. Ике ел эчендә шундый ташландык хәлгә килерлек булгач, нигә ремонт ясап тордылар икән?!

"Вокзальная» идарәче компаниясенә шалтыратып, мастер Гөлнара Сафина белән сөйләштем. Аның сүзләренчә, йортка 2010 елда капиталь ремонт ясалган. Ә буяуның кубуына һава торышының кискен үзгәрүе (подъезд эчендәге һаваның әле эссе, әле салкын булуы) сәбәпче икән. Моңа квартирда яшәүчеләр гаепле, кышкы салкыннарда ишекләрне ачык калдыралар, дип аңлатты мастер.

Стена буявының тиз кубып төшүенә йортта яшәүчеләрнең үз аңлатмасы бар. Ремонт барышында экономия максатыннанмы, әллә башка сәбәп беләнме, олифлап тормыйча, акшар өстенә турыдан-туры буяу сылаганнар да, шунлыктан буяу тигез ятмый, диләр алары.

Дөрес, квартирларда яшәүчеләрнең күпчелеге сансыз һәм мәгънәсез. Андыйлар монда да бар. Чит кешеләр кереп йөрмәсен өчен кодлы ишекләр куйганда, берничә квартир домофон өчен акча түләп тормаган. Хәзер шул адәмнәр я запас ишекне ачып калдырып йөриләр, я кодлы ишекнең йозагын ваталар. Ачык ишектән җыен әтрәк-әләм кереп йөри, хәтта "йомыш"ын коридорда үтәүчеләр дә табылып тора икән.

Ныклап тәртип урнашсын өчен, биредә яшәүчеләрнең, йорт өчен җаваплы "старший"ларның һәм йортлар идарәсе җитәкчелегенең кулга-кул тотынып эшләве кирәк. Шулай булганда, подъезд ишеге төбенә үк терәп машина да куймаслар, домофоннарны да ватмаслар иде. Әлегә "старший"лар бурычлылардан акча җыя, квартир хуҗалары "уртак малны эт ашаган" принцибы белән яши, йортлар идарәсе дә ничек булдыра ала (бәлки ничек тели), шулай эшли.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: