Туган як

Пенсияң турында бүгеннән уйла

«Пенсиянең күләмен арттыру хәзерге вакытта кешенең үзеннән тора», - диде Түбән Кама пенсия фонды идарәсе начальнигы Руслан Зәй-нетдинов, күптән түгел Түбән Кама журналистлары белән үткәргән матбугат конференциясендә. Ул, шулай ук, пенсияне арттыру юлларын да аңлатты. Россиядә картлык пенсия-сен түләү тарихына күзәтү ясасак, пенсионерларның һәрчак эшләүче яшьләр тәэмин ителешендә булуларын күрәбез....

«Пенсиянең күләмен арттыру хәзерге вакытта кешенең үзеннән тора», - диде Түбән Кама пенсия фонды идарәсе начальнигы Руслан Зәй-нетдинов, күптән түгел Түбән Кама журналистлары белән үткәргән матбугат конференциясендә. Ул, шулай ук, пенсияне арттыру юлларын да аңлатты.
Россиядә картлык пенсия-сен түләү тарихына күзәтү ясасак, пенсионерларның һәрчак эшләүче яшьләр тәэмин ителешендә булуларын күрәбез. Элек кешенең кереме исәпкә алынмаган, акчалар тигез чагыштырмада бүленгән. Бу хәл 2002 елда пенсия реформасы башлангач кына үзгәрде. Хәзер пенсиянең күләме мәҗбүри пенсия страхование системасында страховать ителгән кешенең шәхси счетындагы җыелган взносларга бәйле. Пенсия яшенә җиткәндә, анда һәркайсыбызның да үз запасы була.
Өлкән кешеләрне хөкүмәт пенсиясе белән тәэмин итү бөтен дөньяда да иң актуаль проблемаларның берсе. Бу, беренче чиратта, демографик үзгәрешләр нәтиҗәсендә пенсия түләүләренең күләме артуга бәйле. Һәр ил бу проблеманы үзенчә хәл итә. Россиядә дә әлеге мәсьәләне хәл итү мөмкинлеге бар. Бу - өстәмә страховой взнослар ярдәмендә пенсиянең тупланма өлешен арттыру (софинансирование) программасы. Әлеге программа турында ишетмәгән кешеләр шактыйдыр әле. Монда киләчәктә алачак пенсия күләмен бүгеннән кайгырта башлау турында сүз бара. Хәзерге вакытта кешеләрнең лаеклы ялга нинди пенсия белән чыкканнарын күреп торабыз. Кызганыч, халыкның яртысы диярлек, үзенең булачак пенсиясен арттыру мөмкинлеге турында уйлап та карамый. Югыйсә, бу мөмкин эш һәм аның берничә юлы бар.
Беренчесе - эш бирүче белән рәсми хезмәт килешүе төзү зарур. Чөнки 2015 елдан страховой взнослардан тыш, база өлешенә коэффициент буларак, кабат хезмәт стажы исәпкә алына башлаячак. Әгәр стаж нормативтан күбрәк икән, һәр эшләнгән елга коэффициент арта бара. Әгәр азрак икән, киресенчә, кими.
Икенчесе - хезмәт хакын конвертта бирүгә юл куймау, эш бирүченең шәхси мәгълүматларны һәм страховой взносларны үз вакытында түләп баруына ирешү.
Өченчесе - хезмәт кенәгәсен дөрес тутырырга кирәк. Бу, бигрәк тә, вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен льготалы исемлектә торучыларга әһәмиятле.

Дүртенче - пенсия туп-ланмасын финанс эшчәнлеге белән шөгыльләнүче дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына һәм идарәче компанияләр карамагына тапшыру юлы белән, алар белән дөрес эш итүгә ирешү. Соңгы елларда мондый фондларның эшчәнлегенә ышаныч арта бара. Шуңа күрә, үзләренең пенсия тупланмаларын 2011 елның беренче яртысында шундый фондларга тапшыручылар саны 1 миллион 578 мең кешегә җиткән. Бу 2010 елгы күрсәткечтән 2,5 мәртәбә күбрәк. Дөрес, пенсиянең тупланма өлешен пенсия фондында да калдырырга мөмкин. Күпләр шулай эшлиләр дә. Ләкин монда алар белән, эшчәнлек нәтиҗәсе инфляция үсеше темпларыннан артмаучы «Внешэкономбанк» шө-гыльләнә.
Бишенче - Европаның күп кенә илләрендәге кебек, үз программаң буенча, дәүләтнеке булмаган өстәмә пенсия булдыру.
Алтынчы - «Софинансирование» дәүләт программасында (шул исәптән Россия милли муллык дәүләт фонды исәбеннән дә) катнашу, бүгенге көндә киләчәк пенсияңнең күләмен арттыру буенча иң дөрес юлдыр, мөгаен.
Әлеге программаның кайбер үзенчәлекләре турында әйтеп китәргә кирәктер. 2011 елның ноябрь ахырында «Пенсия тупланмалары исәбенә пенсия түләүләрен финанс-лау турында»гы 360нчы номерлы Федераль закон кабул ителгән иде. Элегрәк пенсиянең тупланма өлеше турындагы мәсьәлә тулысынча ачыкланмаган иде, хәзер исә, 2012 елның 1 июленнән башлап, закон нигезендә, пенсиянең тупланма өлешен алуга хокуклары булган Россия пенсионерлары, тиешле түләүләрне ала алалар. Бу эшне, кеше үзенең пенсия тупланмасын кайда җыюга бәйле рәвештә, Россия Федерациясе пенсия фонды аша да, шулай ук, дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары аша да башкара ала. Түләүләрне алуның өч төрле юлы бар.
1. Әгәр пенсиянең тупланма өлеше хезмәт пенсиясенең гомуми күләменнән 5 процентка ким икән (страховой һәм тупланма өлешләрен дә кертеп), пенсия яшенә җиткәч, аны берьюлы да алып булачак.
2. «Софинансирование» программасы буенча, шулай ук, өстәмә страховой взнослар хисабына пенсиянең туп-ланма өлешен арттырган; ана капиталын пенсиянең тупланма өлешенә күчергән кешеләргә сроклы пенсия түләүләре бирелә. Бу ысулның аермалы ягы шунда - андый түләүләрнең дәвамлылыгын кеше үзе билгели. Ул үлгән очракта, хәтта түләү билгеләнгәннән соң үлсә дә, калган акча аңа закон нигезендә хокуклы якынына бирелә.
3. Картлык пенсиясен туп-ланма өлеше рәвешендә түләү ысулы һәм аның күләме түләүне көтү вакытыннан чыгып исәпләнелә. Икенче һәм өченче түләү ысулларын үзара берләштерергә дә мөмкин.
Пенсиянең тупланма өлешен якыннарга мирас итеп калдыру да - әһәмиятле нәрсә. Законның бу өлешендә тагын бер яңалык бар. Моңарчы тупланма өлешне кеше пенсиягә чыкканчы үлеп китсә генә мирас итеп калдырып була иде. Коллективларда очрашулар вакытында нәкъ менә шул ягы кешеләрне әлеге программага кертүдә тоткарлык ясаганлыгы мәгълүм булды.
Хәзер исә, бу мәсьәлә уңай якка хәл ителде. Шулай булгач, киләчәктә үзеңнең пенсияңне арттыру турында уйларга бернәрсә дә комачауламый. Ә программада катнашу өчен инде елдан аз гына артык вакыт калып бара.
Пенсия фонды белгечләре-нең исәпләүләре, чыннан да, программада катнашучыларның пенсия күләмендә аерма зур икәнне күрсәтә. Чагыштырып карау өчен төрле яшьтәге ирләрне һәм хатыннарны алыйк. Аларның хезмәт хаклары - 10000 сум. Пенсия тупланмаларын инвестицияләүдән кергән керемнәре - шартлы 10 процент. Һәрберсе пенсиягә төрле вакытларда чыкканлыктан пенсиянең тупланма өлешенең үсеше дә барысының да төрлечә.
Ике генә мисалны алып карыйк. 45 яшьлек, пенсиягә чыкканда ирекле страховой взнослар түләмәгән ирләрнең пенсияләренең тупланма өлеше нибары 145 сум, хатыннарның 90 сум тәшкил иткән. Ә кем «софинансирование» программасы буенча 10 ел дәвамында айга 1әр мең сум взнос түләгән булса, пенсиянең тупланма өлеше шактый арта: бер айга ирләрнең - 4000, хатыннарның 3300 сум була.
Ә 25 яшьлек категориядә тагын да күбрәк аерма: пенсиягә чыгу вакытына взнос түләмәгән ирләрнең айлык тупланма өлешенең күләме - 13057 сум, хатыннарның - 8000 сум. Ә программада катнашучыларның тупланма өлеше ирләрнең - 39368 сум, хатыннарның - 24137 сум. Шулай итеп, кеше никадәр иртәрәк программада катнаша башласа, аның пенсиясе шулкадәр күбрәк була.
«Софинансирование» программасына (файда китерә башлаганчы) 10 ел элек кергән кеше дәүләттән 120 мең сум һәм аңа кушып 15 процентка кадәр инвестиция кереме алырга мөмкин. Әгәр бу программада катнашуны инвестиция буларак карасак, шуның аркасында һәр салынган бер сум бер елдан соң 2,3кә (елга 125 процент дигән сүз) җитә.
Программаның тагын бер уңай ягы бар: күчемсез милек сатып алгандагыча һәм балага укыган өчен түләгәндәгечә, дәүләт салым хезмәтләре аша 13 процент күләмендә НДФЛны кайтара. Мисал өчен, әгәр страховать ителгән кеше ел саен 12 мең сум түләсә, үткән вакытка керемнәр турында декларация тапшырганда аңа 1,5 мең сум акча кайтарыла.
«Хәзерге алдау заманында хөкүмәткә ышанырга ярыймы? Пенсиянең тупланма өлешенең киләчәктә ничек буласына гарантия бармы?» - дигән сорауга Руслан Мәхсутович түбәндәгечә җавап бирде.
Хөкүмәткә ышанырга кирәк. 2009 һәм 2010 еллардагы хөкүмәт про-граммаларының нәтижәсе моңа дәлил булып тора. Ул чакта гражданнарның лицевой счетына акчаны тулысы белән күчереп, хөкүмәт үзенең бурычларын төгәл үтәгән иде. Бу программага җитди тотынырга ышаныч бирә. Фондның 2012 елгы бюджетына «софинансирование» програмасы өчен инде 2,5 миллиард сум акча салынган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: