Туган як

Онытылмаслык булып узды

Синоптиклар фаразы тормышка ашты: 8 сентябрьдә яӊгыр яуды, вакыт-вакыт хәтта койды да. Шулай да, Шәһәр көне һәм «Түбән Кама Нефтехим» гавами акционерлык җәмгыятенең 50 еллык юбилее уӊаеннан, алдан планлаштырылган барлык чаралар узды. Табигатьнеӊ көйсезләнүенә карамастан, халык бәйрәм итте. Флешмоб, күп балалы гаиләләр, мотоцикллар… Бәйрәм иртәнге сәгать 10да зур парад белән...

Синоптиклар фаразы тормышка ашты: 8 сентябрьдә яӊгыр яуды, вакыт-вакыт хәтта койды да. Шулай да, Шәһәр көне һәм «Түбән Кама Нефтехим» гавами акционерлык җәмгыятенең 50 еллык юбилее уӊаеннан, алдан планлаштырылган барлык чаралар узды. Табигатьнеӊ көйсезләнүенә карамастан, халык бәйрәм итте.

Флешмоб, күп балалы гаиләләр, мотоцикллар…

Бәйрәм иртәнге сәгать 10да зур парад белән башланды. Аның иң дәрәҗәле кунаклары - трибунада утыручы ветераннар, шәһәр төзелешенә зур өлешләрен керткән шәхесләр. Биредә Түбән Кама башлыгы Айдар Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һ.б. бар иде. Мәскәү өлкәсендәге Щелково шәһәре мэры Рушан Мәхмүтов шәһәребез белән танышу һәм дуслык элемтәләре ныгыту максаты белән килгән. Якын киләчәктә Түбән Кама һәм Щелково тугандаш шәһәрләр булачак.
Тынычлык урамы буенча иң беренче булып әләм тоткан кадетлар узды. Аннары юбилярлар - «Түбән Кама Нефтехим» җәмгыяте хезмәткәрләре горур атлады. Шәһәребезнеӊ иӊ зур предприятиеләренеӊ берсендә аларның тырыш хезмәте белән 120дән артык төр продукция җитештерелә: 50 ел эчендә 17 миллион тонна этилен, 14 миллион тонна каучук, 5 миллион тоннадан артык пластик җитештерелгән. Дистәләрчә миллион тонна углеводород фракцияләре эшкәртелә. Предприятие продукциясе 50 илгә озатыла. Анда 15 меӊ кеше хезмәт куя. Парадта шулай ук республикабыз һәм шәһәр үсешенә даими зур өлеш кертүче «Татнефть-Нефтехим» акционерлык, «Нижнекамская ТЭЦ» җәмгыятьләре һ.б.предприятиеләр хезмәткәрләре катнашты.
Тынычлык урамыннан шәһәр оешмалары вәкилләре дә узды: укытучылар, тәрбиячеләр, табиблар, спортчылар һ.б. Явып торучы яӊгыр да бәйрәм рухын сүндерә алмады. Шәһәребезнең киләчәге - бакча балалары, беренче һәм чыгарылыш сыйныфлары укучылары, студентлар бердәм сафта узды. Башка еллардан аермалы буларак, быел парадта барлык театр коллективлары да катнашты. Шәһәрнең җәмәгать туклану предприятиеләре хезмәткәрләре оригиналь киемнәре белән аерылып торды.
Шәһәрнеӊ «Нардуган», «Второе дыхание» һ.б. популляр иҗат коллективлары биючеләре, трибуна алдында флешмоб күрсәтеп, парад күрке һәм бизәге булып үттеләр. Халыклар дуслыгы йортында бердәм гаилә булып аралашучы һәм иҗат итүче төрли милләт җәмәгать оешмалары да үз халыкларының милли костюмнарыннан чыкты. Шәһәрдәшләр колоннада баручы күп балалы гаиләләрне дә, 8 сентябрьдә кавышкан парларны да күреп сокланды. Тантаналы чара ахырында тамашачылар җирле мотоклуб мотоциклларын һәм джипларын күрде. Гомумән, якынча бер сәгатькә сузылган бәйрәм парадында шәһәребезнең һәр оешмасы, һәр предприятиесе, һәр уку йортыннан 4 меӊгә якын кеше катнашты.
«Нефтехим»да
яӊа җайланма җибәрелде
Бу көн «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ тарихында яӊа вакыйга белән истә калыр. Изопрен-мономер заводында елына 100 меӊ тонна куәтле формальдегид җитештерү җайланмасы җибәрелде. Сүз уӊаеннан, 50 ел элек химкомбинат нәкъ менә әлеге заводтан башлап төзелә башлый.
Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миӊнеханов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин, «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ директорлар Советы рәисе Владимир Бусыгин һ.б. катнашты.
Яӊа җиһаз - СКИ-3 изопрен каучук күләмен елына 330 меӊ тоннага кадәр җитештерү буенча программа кысаларында башкарылган өч проектныӊ берсе. Хәзерге вакытта заводта елына 160 меӊ тонна формальдегид эшләп чыгарыла, якын киләчәктә аныӊ күләме 40 процентка артыр дип планлаштырыла. Җитештерү Johnson Matthey Formox (Швеция) технологиясе нигезендә бара. Шунысы да бар: яӊа программаны проектлаштыру барышында төп максат итеп экологиягә мөмкин кадәр азрак зыян салу куелган.
«Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ юбилееныӊ төп тантанасы «Нефтехим Арена» мәдәни-спорт комплексында узды. Кичә предприятиенеӊ тарихына һәм аӊа нигез салучыларга багышланды. Алып баручылар вакытны артка чигереп, тамашачыларны шәһәр һәм заводлар төзелә башлаган елларга алып китте. Җырлар, биюләр, сәхнәләштерелгән тамаша - барысы химикларга багышланган иде.
Шәһәребез предприятиесе коллективы белән ТР Президенты Рөстәм Миӊнеханов һ.б. дәрәҗәле кунаклар очрашты. Республика башлыгы предприятиегә «ТР алдындагы казанышлары өчен»
ордены, «Түбән Кама Нефтехим» җәмгыяте белән идарә итү һәм стратегик үсеш буенча «ТАИФ» ААҖнеӊ генераль директоры урынбасары Владимир Бусыгинга «Почет ордены» тапшырды.
Бүләкләргә хезмәт ветераннары һәм хезмәткәрләр дә ия булды. Бәйрәм уӊаеннан, «Нефтехим»ныӊ 1402 хезмәткәренә төрле бүләкләр һәм акчалата премияләр биреләчәк.
«Ярты гасыр эчендә «Түбән Кама Нефтехим» Россия нефть-химия промышленностенеӊ әйдәп баручы предприятиесенә һәм Европадагы югары технологияле химия комбинатларыныӊ берсенә әйләнде», - диде Рөстәм Миӊнеханов.
«Без бергә төзелдек, үстек - завод корпуслары белән беррәттән торак йортлар, балалар бакчалары, мәктәпләр, дәваханәләр, мәдәният һәм спорт корылмалары торгызылды, - дип ассызыклады Айдар Метшин. - Аларныӊ күбесе «Түбән Кама Нефтехим» катнашында төзелде. Әлеге традиция бүгенге көнгә кадәр дәвам итә». Бәйрәм белән котлау өчен Боз сараена «Нефтехим»ныӊ күптәнге дусты - РСФСРның халык артисты Лев Лещенко да килде. Ул тамашачыларга берничә җырын бүләк итте.
Лемаев мәйданы:
заманча һәм күӊелгә ятышлы
8 сентябрьдә тулысынча төзекләндерелгән Лемаев мәйданы тантаналы рәвештә ачылды. Николай Лемаев - СССРныӊ нефть-химия промышленносте министры, химкомбинатныӊ беренче генераль директоры, предприятие һәм Түбән Кама шәһәре төзелешенә зур өлеш керткән шәхес. Аныӊ һәйкәленә чәчәкләрне ТР Президенты, шәһәр башлыгы, хемәттәшләре, кызы белән кияве һ.б. салды.
Аннан мәйдан буенча экскурсия узды. Шәһәр уртасындагы алты гектар мәйдан нибары дүрт айда танымаслык булып үзгәрде. Татарстан Президенты Рөстәм Миӊнехановка һәм республика делегациясенә шәһәр мэры Айдар Метшин һәм Президент ярдәмчесе Наталия Фишман яӊа автобус тукталышларын да күрсәтте. Шундыйлар узган ел «Гаилә» паркы янында да урнаштырылды: заманча бизәлеш, кондиционер, телеэкран... Бу юлы аларны җирле предприятиеләр җитештергән.
Әле кайчан гына соры, ямансу торган Лемаев мәйданын танырлык түгел. Коеп яӊгыр явуга карамастан, Рөстәм Миӊнеханов андагы күренешләрне телефонына төшереп алды. Чыннан да, горурланырлык нигез бар. 3D-фонтан бигрәк тә кичен күз явын алып тора: көзгедәй тигез киӊлеккә коелып төшкән су пәрдәсендә лазерлы рәсемнәр чагыла. Мәйдан тирәсендә баганаларда урнаштырылган 22 экраннан шәһәр һәм республика яӊалыкларын, төрле чаралар анонсларын, презентацияләрне карап була.
Биредә күӊелле итеп ял итүчеләргә дә, ашыкмыйча гына саф һава сулап йөрергә яратучыларга да урын җитәрлек. Халык иҗаты йортына таба төшкәндә - уӊ якта кайчандыр фонтаннар каскады ясау планлаштырылган, әмма эшләр тәмамланмыйча калган. Хәзер исә биредә «балачак баскычлары»: аларда акбур белән рәсем ясарга, музыка уен коралларында көчләрне сынап карарга, шахмат уйнарга да мөмкин… Якында гына сәхнәсе булган амфитеатр урнашкан. Автоматлаштырылган су сибү системасы белән яшел газоннар, 200 урам фонаре, төрле формадагы эскәмияләр...
Лемаев мәйданын төзекләндерү 151 миллион сумга төшкән. Акча республика программасы кысаларында бүлеп бирелгән, шулай ук «ТАИФ» компанияләре төркеме тарафыннан зур ярдәм күрсәтелгән.
Бик тәмле булды
Ә Халык иҗаты йорты мәйданчыгында шәһәр һәм район иҗат коллективлары катнашында концерт барды. Иӊ кечкенә катнашучыга 3 яшь кенә иде. Бераз читтәрәк - аш-су фестивале гөрләде. Түбән Каманыӊ 15 кафесы һәм рестораныныӊ иӊ яхшы пешекчеләре кунакларны төрле тәм-томнар белән сыйлады. Чәй янына камыр ризыклары, шашлык, пылау, кыздырылган балык, ролллар һ.б. кебек халыкка тәкъдим ителгән ашлар күптөрле булды. Сатудан тыш, дегустация дә оештырылды. Янәшәдә генә «Медовик» кондитер кибете прәннекләр бизәү буенча мастер-класс уздырды, балалар үзләре бизәгән тәм-томны өйләренә алып кайтып китте. Ачык һавада урнашкан зур ресторан кичке сәгать 6лар тирәсендә генә ябылды.
Әлеге фестиваль шәһәр җитәкчелеге тарафыннан беренче мәртәбә оештырылды. Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радмир Беляев әйтүенчә, мондый бәйрәмне киләчәктә ел саен уздыру планлаштырыла. Алга таба төрле темаларга багышланган сату-алу көннәре ай саен узачак: мәсәлән, Бакчачы, Балыкчы, Аучы көне һ.б.
Мәйдан гөрләде
Кызганычка, планлаштырылган күп кенә чаралар һава торышы бозылу аркасында я кыскартылды, я бөтенләй узмыйча калды. «Гаилә» паркында Самара һәм Казан хәрби частьларыннан килгән кунаклар контракт буенча хәрби хезмәткә барырга теләүчеләрне барлады. Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында уеннар һәм бәйгеләрне үткәрмәскә булдылар, ә республикакүләм гармунчылар фестивален Тукай китапханәсенә күчерделәр. Әлеге чара турында алдагы саннарда тәфсилләбрәк язарбыз.
Яӊгырныӊ кичен дә туктамавына карамастан, кичке сәгать 5-6лар тирәсендә «Мәйдан» мәдәни-спорт комплексына таба агылучы машиналардан һәм автобуслардан бөке хасил булды. Россия эстрада йолдызларын күрергә дип, бирегә шактый кеше җыелды. Халык күӊелен башта җирле артистлар ачты. Аннан, алдан вәгъдә ителгәнчә, җырларын БИ-2 рок төркеме, Глюк'Oza һәм Елена Темникова бүләк итте. Бәйрәм 21.00 сәгатьтә салют белән тәмамланды.
Явып торган яӊгыр бәйрәм рухын киметмәде, киресенчә, елмаюлардан, алкышлардан, матурлыктан көн ямьләнә генә барды. Бу көндәге чараларда 30 мең тирәсе кеше катнашты. Моныӊ өчен Түбән Кама җитәкчелегенә зур рәхмәт белдерәсе килә. Һәм, әлбәттә, киләсе елны көтеп калабыз - 2018 ел Шәһәр көне безгә ниләр бүләк итәр?!
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: